Чыгарылыш бәйрәме: Матурлыкмы? Җүләрлекме?

Имтихан бирәсе барын онытып, кызлар күлмәк сайлый. Чыгарылыш бәйрәме җитә. Истәлекле матур бәйрәм бүген мода күрсәтү ярышына әйләнде. Матурлыкмы, әллә җүләрлекме бу?

Мәктәпне тәмамлап китүче укучыларның ата-анасы бу “бәйрәм”гә кесәсеннән күпме акчасын чыгарып сала?

Район җирендәге уртача бәяләр түбәндәгечә булды. “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә укытучыларга бирәсе чәчәк бәйләмнәренең иң очсызы 200 сум тора булып чыкты. 1000 сумга төшкән шарлар күккә очтылар. Мәктәп, укытучыларына, хезмәткәрләренә бүләкләр һәм башка төрле вак-төякләрне санаганда, 15 000лек бәйрәм оештырылды. Алга таба. Аттестатны, ни өчендер, 50 000 торган ресторанда алу кирәк. Һәм шушы мизгелләрне тасмага яздырыр өчен, 10 000 сум сораучы видео төшерүче чакырылды. Әлбәттә, тамаданы онытырга ярамый. Алып баручының 3 сәгать сөйләве 10 000 сум тора икән. Бу исә очсыз санала торганы. Һәр укучының фотоальбомын фотограф 1 600 гә ясап бирде. Аның тарафыннан иң түбән бәя дип тәкъдим ителде. Ресторан белән генә чикләнергә ярамагач, кичәне табигатьтә дәвам итү гадәте бар. Табигать шулай ук 20 000 калдырырга мәҗбүр итте.

Башкаларныкы кебек булмаган, кызларның заказ белән тектерелгән 10 000 лек күлмәкләре, шулай ук бик түбән бәядә йөрмәгән тырнак (1000), чәч ясату (1500), йөз буятуны (1000) да санасак, уртача алганда, “бәйрәм ясау” өчен, 130 000 сум акча тотылды.

Максаты нидә: балаларга бәйрәм ясаумы? Акча күп булумы? Башкалардан арттыру теләгеме? Ләкин һәр ата-ананың да мондый зур чыгымнарны каплау мөмкинлеге юк, баласы башкалар янында ким булмасын өчен, нишләсен, эзли-таба, бурычка керә.

DSC_3686-tekst

Комментарий язарга