Визиткадан башланган музей

Безнең республикада Космонавтлар музее эшли дигәнне ишеткәнем бар иде. Ниһаять, аны барып күрергә насыйп булды. Музей урнашкан районны — Әлкинең үзен исә без космонавтлар төбәге дип атадык. Бер дә юкка түгел.

Җәйге матур көннәрнең берсендә «Татмедиа» акционерлар җәмгыятенең журналлар төркеме баш мөхәррирләре белән Базарлы Матакка баргач, мин дә, коллегаларым да әлеге музейдан гаять тәэсирләнеп чыктык. Космоста булып җиргә кайткан экспонатларны күрү, чыннан да, ниндидер могҗизага тиң, чөнки моңарчы Татарстанның космонавтикага бәйле икәнен күз алдына да китерү мөмкин түгел иде. Бәйләнеш бик көчле икән бит. Әлкинең үзен исә без космонавтлар төбәге дип атадык. Әлбәттә, Сергей Лисенков исемендәге «Туган як тарихын өйрәнү музее» директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Йосыф Заһидулла улы Зарипов белән аралашып алу мөмкинлеген дә кулдан ычкындырмадык.

– Чыннан да, гаҗәеп һәм уникаль музей бу, – дип башлады сүзен әңгәмәдәшем. – Аны оештырып җибәрү тарихы да бик кызыклы булды. Берзаман ул вакыттагы район хакимияте башлыгы Фердинанд Дәүләтшин бөтен районнарда да шушы төбәк тарихына, яки мәшһүр шәхесләренә багышланган музейлары барлыгы, Әлкидә генә юклыгы турында искәртеп, үзебездә дә музей оештыру турында сүз кузгатты һәм әлеге җаваплы эшне миңа тапшырды. Музей кадәр музейга күпләрне җәлеп итәрлек бина кирәклеген аңладым. Озак еллар «Актай» совхозы конторасы булып хезмәт иткән иске, әмма әйбәт кенә сакланган йорт барлыгын да, заманында аның хуҗалары – Сергей Лисенков гаиләсенең Спас ягына киткәннәрен дә белә идем. Ә аның оныгы Анатолий Михеев, баксаң, бабаларының туган якларында, тарихи нигезләрендә булып киткән икән. Һәм шушы нигезнең күршеләрендә яшәүчеләргә үзенең визиткасын да калдырган. Асылда, закон нигезендә йорт әле дә аныкы бит. Мин тоттым да, визиткада күрсәтелгән номер буенча Мәскәүгә шылтыраттым. Алды бит, сөйләште! Аның гадилегенә, эчкерсезлегенә беренче сүзләреннән соң ук инандым. «Шундый-шундый идея бар иде» дигәч тә, ризалашып кына калмыйча, музей оештыруда ярдәм итәчәген дә җиткерде. Гаҗәеп бит: Анатолий Михеев – космонавтика өлкәсендә танылган шәхес булып чыкты, ул чакта «Аэроджет» компаниясенең (АКШ) Русия һәм БДБ илләрендә вәкиллек директоры, «Союз-Аполлон», «Таурес-2» космик ракета двигательләре конструкторы, физика-математика фәннәре докторы! Нинди кеше белән сөйләшергә алынганмын икән…

– Мәсьәлә шулай тиз чишелдеме?

– Анатолий Яковлевич мине Мәскәүгә үк чакырып алды. Каушый-каушый чыгып киттем, ул мине вокзалда колач җәеп каршылады. Башкалага төшүгә, мин – гап-гади район кешесе – иң дәрәҗәле кунакка әверелдем! Хуҗа кеше өенә алып кайтып чәй эчерүгә «Визиткаң бармы синең?» дип сорап куйды. Каян булсын инде бездә визитка! Шунда ук кемгәдер визитка ясатырга кушты. Ярты сәгатьтән Санкт-Петербургтагы Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский белән таныштырды, мәдәният министры белән очраштырды. Нәтиҗәдә, әле сүздә һәм хыялда гына булган, яңа башланып килгән музей федераль бюджетка кертелде! Гаҗәп бит! Әлкигә кайтып төшкәч, тагын бер гаҗәпләндем: мин Мәскәүдән киткәч тә, Базарлы Матакта Космонавтика музее оештырырга телибез дип, дүрт космонавт исеменнән ул чакта Татарстан Премьер-министры булып эшләгән Рөстәм Миңнехановка хат та юллаган булып чыкты. Шөкер, Рөстәм Нургали улы Космонавтлар музеен оештыруны хуплады, әгәр дә баштагы проект 5-6 млн сум белән бәяләнсә, аның ярдәме белән финанслау 18 млн сумга җиткерелде. Шулай итеп, Базарлы Матакта «Туган як тарихын өйрәнү музее» һәм шуның бер өлеше булган Космонавтлар музее барлыкка килде. Сүз уңаенда, мәсьәләнең уңай чишелешендә Рөстәм Миңнехановка Әлки халкы гына түгел, күпсанлы космонавтлар армиясе дә рәхмәтен җиткерә.

– Михеев алга таба да ярдәм иткәндер инде?

– Әйе, без һәрчак аның ярдәмен тоеп яшибез. Музей ачылганнан соң да берничә тапкыр үзе шәхсән кайтып та килде, район башлыгы белән очрашты, АКШта яшәүче кызын да алып кайтты. Алай гына да түгел, ул безне космонавтика өлкәсендә танылган башка кешеләр белән дә таныштырды. Ни гаҗәп, нәсел-нәсәбе Әлки районына барып тоташкан космонавтларыбыз да, шул өлкәдәге галимнәребез дә барлыгы ачыкланды! Әйтик, Урал Закиров. Егерме ел Сергей Королев белән иңгә-иң куеп эшләгән атказанган космик техника төзүчесенең әти-әниләре Нури һәм Әминә Закировлар безнең якларга сугыш вакытында килеп эшли башлый. Базарлы Матак авылына яшәргә кайтканда Уралга тугыз яшь була. Үз яшьтәшләре кебек үк мәктәптә укый, арба тартып урманга утынга йөри, бердәнбер кәҗәләрен карый. Көзләрен яшьтәшләре белән басудан коелган башак та җыя. Урал Нури улы югары хәрби авиация училищесына укырга керә. Соңыннан Мәскәү университетының физика-математика факультетын тәмамлый. Ул да безнең музейда булды, экспонатлар туплауда ярдәм күрсәте, китабын бүләк итеп калдырды.

Илнең хәрби космик оборонасы Фәннәр Академиясе җитәкчесе урынбасары Михаил Кольцов, «Буран» космик очкычын эшләүчеләрнең берсе, физика-математика фәннәре докторы Сәгыйт Латыйпов, ике мәртәбә Советлар Союзы Герое космонавт Владислав Волков, 1990 елда «Союз ТМ-9» корабында һәм «Мир» комплексында җиде ай космоста булган Советлар Союзы Герое Александр Баландин һәм башкаларны да без, авыз тутырып, Әлки кешеләре дип әйтә алабыз. Алар безгә Космонавтлар музеен булдыруда, баетуда гына ярдәм итеп калмыйча, башка проектларда да булышып тора. Әйтик, Александр Баландин Әлки үзәгендәге мәчет төзелешен финанслауда катнашты.

Аларның күбесе инде үз кешеләребезгә әйләнде. Әйтик, Советлар Союзы Геройлары Александр Баландин һәм ике тапкыр космик очыш ясаган, совет-япон экипажы составында катнашкан Муса Манаров, Русия Герое исеменә шулай ук космоска очканы өчен лаек Сәлихҗан Шәриповлар бездә берничә тапкыр кунак булып китте.

– Әлбәттә, музейны экспонатлар белән баетуда да нәкъ менә алар булышадыр?

музей 1– Әйе, нәкъ шулай. Бер караганда, музей бүлмәсе бик кечкенә дә кебек, әмма анда, минемчә, уникаль экспонатлар булдырылды. Биредә Баландин, Манаров һәм тагын бер космонавт – Русия герое Николай Бударинның (космоста өч тапкыр булып кайткан!) галәмгә очканда кигән махсус киемнәре бар. Баландинның гидрокостюмы бүген дә эш хәлендә: әгәр космонавтика океан йә диңгез өстенә «төшеп утырырга» туры килсә, костюмга «җан керә»: ул һава белән кабартыла, космонавтның күкрәк турысында лампочка яна башлый, тиешле җиргә сигнал тапшырыла. Ложемент дип аталган кызыклы экспонатыбыз бар, һәр космонавтка шәхсән әзерләнә торган утыргыч аркасы. Ул очучыны галәмдә вакытта организмына ясалган куркыныч басымнардан саклый. Космонавтның төшке ашы – итле тәбәдән, мүк җиләге джемыннан, коры сөт һәм эремчектән, сөтле какаодан торган җыелма.

Музейдагы экспонатларның һәрберсе үзенчәлекле: космостан төшерелгән фоторәсемнәр – дискта барлыгы 2500 кадр саклана, космонавтларның кесә «талисманы» – Александр Галичның “Возвращение» китабы, сыек ягулыклы ракета двигателенең яну камерасы, С. Королев музее җибәргән сувенирлар (мәсәлән, космоста булып кайткан ручка, эмблема, конвертлар), төрле китап-журналлар, фотодокументлар… Бер сүз белән әйткәндә, кечерәк кенә бу залга бик күп кыйммәтле экспонат җыелган. Зур байлык бу, район гына түгел, республикабыз өчен дә әһәмиятле байлык.

Тагын бер уникаль вакыйга моннан ике ел элек булды. Анатолий Михеев ярдәме белән 2013 елда Американың «Таурус-2» ракета-иярчене бортында космоска Әлки районының гербы һәм флагы күтәрелде. Шулай итеп, Әлки үзе дә галәм киңлекләренә чыкты дип әйтергә мөмкин!..

Әнә шундый ул Базарлы Матактагы Космонавтлар музее. Космонавтлар Федерациясе Президиумы Бюро карары нигезендә ТР С.М. Лисенков исемен йөрткән туган якны өйрәнү музее космонавтлар Федерациясе составына да кабул ителә. Шулай ук әлеге хәзинә учагы тәүге Космонавтика музее оештырган Феодор фон Кармен медале белән дә бүләкләнә. Директор фикеренчә, рәсми рәвештә 2008 ел ахырында ачылган музейга килүчеләр аз түгел. Аларны, билгеле, беренче чиратта космонавтика залы игътибарны аеруча җәлеп итә. Кунаклар китабында да бары соклану һәм рәхмәт сүзләре. Иманым камил, ошбу музейга килүчеләр саны арта гына барыр әле.

музей

Комментарий язарга