Вувия кофтасы

«СССР чорында яшәү бигрәк рәхәт булган. Ипотека, кредит ише  мәшәкатьләр дә адәм башын катырмаган. Әй, кайтасы иде шул чорга», — дип уфтанучылар очрый арабызда.

Әмма, баракта тараканнар, кандалалар белән көрәшеп, талонга ипи ашап, пружин тимер караватта йоклыйсы килгәннәр сирәктер. Өскә дә «искусственный», кешедән калган төссез тун, алабай колакчынлы шнурлы бүрек белән аяк астына салган кара зур киез итек киясе килми.

…Күңел хатирәләре мине балачакка алып кайта. Без, авыл баласына әллә ни кием сайлап тору булмады. Ни бирсәләр, шуны кия идек.

Бервакыт шулай Казаннан бер сумка киелгән киемнәр кайтып төште. Кара кучкыллы, зур кесәле, зәңгәр төймәле фуфайканы мина кидереп тә куйдылар.  Дәү әни әйтә: «Кызым, бигрәк килешә бу сина, Вувия җибәргән кофта», — ди. Ничектер үземә дә ошап китте, озак кидем әле мин аны. Терсәкләре тишелгәч, дәү әни матур гына ямау да салып бирде әле. Инде үсеп, буйга җиткәч кенә, өйдәгеләр миңа серне ачты. Баксан, ул Вувия бөтенләй кыз кеше тугел, ә Вова исемле малай икән!

Вувия киемнәре өйдә, хуҗалыкта, бакча эшләренә булышканда бик ярап куйды әле. Яңа киемнәрне бик саклап кына «рәешкә» кия идек. Аларын да әтием белән әнием, апа-җизниләрем ерактан, башка шәһәрләрдән юнәтә иделәр.

Ярый ла мин беренче бала, яшьтәшләрем арасында күп балалы гаиләдә төпчек бала булучылар да юк түгел иде. Апа-абыйларыннан калган, юа-юа төсе уңган, берничә җирдән тегеп-ямалган кием киеп үсүчеләр, авыррак тормышлылар да бар иде. Үсмер чорга җиткән сыйныфташ егетләремнең берничәсе бәйләү машинасында кич буе шәл уртасы бәйләгәннәре искә төште. Шәл саткан акчага әниләре аларга ул чакның иң модалы «Бойс» свитеры белэн «вареная» джинса алып кидергән иде.

Юк, җәмәгать, бер дә кайтасы килми СССРга. Бүгенге тормышыбыз Аллага шөкер. Табыннарыбыз сый-нигъмәттән сыгылып тора. Шкафларыбыз кием күплегеннән «бүселеп» чыга. Дөньялар имин, үзебез исән-сау булыйк. Ипотекасы гына түләнер.

вувия

Комментарийлар

  1. Нәзирә Гыйззәтуллина
    Фев 20, 2018 @ 14:15:03

    Бик- бик тәмле һәм аз. Чәй янына бирелгән десерт кебек. Миләүшә ханымнан ашказаны, әй күңел, күбрәкне — тулы порцияне таләп итә. Потенциалы зур, уңышлар телим.

  2. Әлфия Мостафина
    Фев 20, 2018 @ 19:14:19

    Күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә язма. Самими гамьсез балачак, серле үсмерчак хатирәләрен яңарта.Бүгенге буынга тормышның тәмен тоярга, кадерен белергә өнди.Теле гади, аңлаешлы.

  3. Эльмира Г.Т
    Фев 20, 2018 @ 19:15:33

    Бик шэп язма. Укыйсы килеп тора.Сездэн тагын язмалар кетеп калабыз.

Комментарий язарга