WorldSkills Competition Казанда узачак!

2019 елда Казанда тагын бер дөнья чемпионаты узачак: Татарстан башкаласы үзендә WorldSkills Competition һөнәри осталык беренчелеген уздыру хокукына ия булды.

Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә үткән тавыш бирү процессында Казанның төп көндәшләре булып Бельгиянең Шарлеруа һәм Франциянең Париж шәһәрләре торды.Тавыш бирүнең беренче турында ук Казан 28 тавыш җыйды (Париж – 24, Шарлеруа – 5). Икенче турда Татарстан башкаласы өчен 31 ил вәкиле тавыш бирде.

Сан-Паулуда узган Казанны тәкъдим итү чараларында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һ.б. башка рәсми затлар катнашты.

Комментарий язарга