WorldSkills Kazan — 2017 катнашучысы Зәлия Әхмәтшина: “Бу — зур тәҗрибә!

Зәлия Әхмәтшинага 17 яшь,  ул Саба районы Шекше авылыннан. Казанның төзелеш көллиятендә Ландшафт дизайнеры һөнәрен үзләштерә.

0pa2igeJRQA

WorldSkills турында Зәлия Казанга укырга килгәч белә. Ләкин бу ярышка җитди ниятләр белән карамый. Ә менә икенче курста ул WorldSkills турында ныграк кызыксына башлый. Ләкин анда катнашыр өчен әүвәл көллияттә уздырылган сайлап алу турын да үтәргә кирәк була аңа.

“Мин флористика компетенциясе буенча катнаштым. Шунысыкызык: мин үземнең катнашуымны бер атна алдан гына белдем. Ләкин шулай да әзерлекләр һәм тырышлык белән күп нәрсәләрне үзләштердем һәм 2 урынга лаек булдым”,-ди Зәлия. Нәтиҗәләр аны бик сөендерә, һәм аның уенда “алдагы карьерамны әллә флорист буларак дәвам итәргәме икән” дигән фикер дә бар.

CLN_zKJmjLQ

Бу ярышлар нервыларны да какшатырга сәләтле булып чыккан. Экспертларның бөтен нечкәлекләренә кадәр тикшереп йөрүләре, бер дә таныш булмаган яткешеләрнең карап торуы игътибарны читкә юнәлттерә һәм каушаттыра икән.

Зәлия сүзләренчә, хәзер аны илкүләм этапка запас катнашучы буларак әзерлиләр. Әгәр дә төп катнашучы кайсыбер сәбәпләр аркасында катнаша алмаса. Ул мондый ярышларның бик зур плюсын яшьләрнең тормышында үз урынын табарга һәм карьера булдырырга булышуда күрә.

Зәлия Әхмәтшина: “WorldSkills та катнашканыма бик шат. Башкаларның, бигрәк тә студентларның читтә калмавын телим. Бу — һәркем өчен зур тәҗрибә”.

VZdG7fhIbns

Комментарий язарга