WorldSkills Kazan — 2017 катнашучысыАлмаз Гайфуллин: “Бу ярышлар-үзеңне сынап карау.”

Алмаз Гайфуллинга 18 яшь. Ул Зәй районы, Сармаш баш авылыннан. Әлмәт политехника техникумында белем ала.

_Z2uDKn59WkАлмаз WorldSkills турында техникумга укырга кергәч ишетеп белә. Аның бу ярышларда үз көчен сынап карау теләге туа. “WorldSkills та мин кирпеч салу һөнәре буенча катнаштым, беренче елны җиңәргә насыйп булмады, әзерләнү җитеп бетмәгәндер мөгаен, ә бу елны инде 2 нче урынны яуладым”, — ди Алмаз. Артык авырлыкларның юклыгын әйтә, ләкин экспертлар һәр миллиметрга кадәр тикшереп, кимчелекләр эзли икән. Шуңа күрә һәр эштә тырышлык һәм, әлбәттә, осталык таләп ителә. Алмаз сүзләренчә, үз модулеңне ясаганда, сызымга карап, төгәл һәм дөрес итеп эшләү кирәк, аз гына ялгышлык китсә дә, “кадерле” балларны алып аталар. Ә бу ярышта бер генә бал да әһәмияткә ия икән.

grY13tRjsrs

Кирпеч салу остасы Алмаз: “Бу ярышлар — үзләштергән һөнәреңне гамәлдә сынап карау мөмкинлеге һәм үзеңне эшкә әзерләү”.

YZfLrjtwRec

Комментарий язарга