Worldskills үзебезне күрсәтергә ярдәм итә

П.В.Дементьев исемендәге Казан авиа-техник көллиятеннән Worldskills чемпионатында берьюлы өч егет катнаша. Салават Җамалиев ярымфиналда Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә, Илсур Кыяметдинов белән Раиф Мортазин финалда Краснодарда ярышачаклар. Өчесе өч төрле компетенциядән булсалар да, егетләрнең бердәмлеген беренче сөйләшүдән үк сизеп алдым.

Спас районының Йолдыз авылы егете Салават Җамалиев киләчәген техника өлкәсендә күрә башлагач, 10нчы сыйныфтан соң шәһәргә китеп бара:

— Мин үземне эш кешесе дип саныйм. Мәктәптә тагын бер елга каласы килмәде. Мин мотоцикллар белән кызыксынам. Үзем ватам, төзәтәм, ясыйм дигәндәй, куллар да шул эшкә тартты. Мәктәптә уку дәверендә техник ягымны күрсәтә алмадым. Ә көллияттә мин үземне таптым. Паралар вакытында укытучылар кереп, бәйгедә катнашырга теләүчеләр бармы, дип сорадылар. Шәһәр балалары бик талпынмадылар. Укытучылар минем мотоцикллар белән шөгыльләнгәнемне беләләр иде. Шуңа нәкъ миңа катнашырга тәкъдим ясаганнардыр. Әйе, мәктәптә уку елларында үземне күрсәтә алмасам да, көллияттә алган һөнәремне нәкъ менә бу бәйгедә күрсәттем. Юнәлешем — металл битләрен эшкәртү (обработка листового металла). Ярышта металл битләреннән инструментлар өчен тартма ясарга туры килде. Хәзерге заман кешеләре аның эшләнелешен дә, хәтта кем ясаганын да белми. Аның өчен бармы бар ул. Ә бәйге менә шул юнәлештә эшләүче яшьләрне, аларның сәләтен күрсәтә. Кемдер үзен белем дөньясында ача ала, ә кемдер эшче һөнәрдә. Менә мин дә үземне шул эшчеләр рәтенә кертәм.

Әтнә районының Таш-Чишмә авылы егете Раиф Мортазин яхшы укыса да, мәктәпне тугызеллыкка калдыргач, күрше авылларга күчеп йөрисе килмәгәнен белдерде:

— Кечкенәдән үк очкычлар белән кызыксына идем. Аларның ясалышын, ничек эшләвен өйрәнергә теләдем. Казан авиа-техник көллияте менә дигән вариант булды. Авиация двигательләре җитештерү белгечлеген сайладым. Мин җырлый да, рәсем дә ясый белмим, гомумән, иҗат кешесе түгелмен. Шуңа да карамастан, бик әйбәт итеп шигырь сөйлим. Worldskills бәйгесе белән кызыксынып, анда катнашырга булдым. Әлеге бәйге яшьләр арасында бигрәк тә кызыклы. Үзеңне һәм үзең сайлаган һөнәр иясенең эшләвен күзәтәсең, шунда ук эш барышын чагыштыра башлыйсың. Җентекләп караучы экспертлар алдында чыгыш ясау дулкынландыра. Минемчә, каушау, киресенчә, эшеңне тагын да сыйфатлырак башкарырга этәргеч кенә бирәдер. Яшьләр арасында эшче һөнәре популяр түгел дип университетларга баручылар күп. Бәйге, киресенчә, безне — эшче һөнәрен күрсәтергә булыша. Университетта күбрәк белем ягыннан үстерсәләр, көллияттә практика да, шул ук вакытта тулаем белем дә бирәләр.

Очу аппаратлары җитештерү юнәлешендә укучы Казан егете Илсур Кыяметдинов әтисе юлыннан киткән:

— Механика өлкәсен әтием ярдәме белән үзләштердем. 13 яшемнән бирле мотоцикллар белән кызыксынам. Салават белән бер-беребезне яхшы аңлыйбыз. Җәй көне дә мотоцикллар белән, хәтта кыш көннәрендә дә йөрим. Өйдә эшсез утыра алмыйм. Әгәр гаражда эшләргә эш тапмасам, үземне кая куярга белмим. Мотоциклларны төзәтәм, җыям, яраклы ясыйм. Мин аларга шуның хәтле бәйле, аерыла алмасмын кебек.Шулай ук машиналар белән. Машина йөртүче дусларым киңәш, ярдәм сорап киләләр. Хәзерге укуга килгәндә, мин үзем мәктәптән 9нчы сыйныфтан соң киттем. Тагын ике елымны әрәм итеп, БДИ бирәсе килмәде. Механика өлкәсен үзләштергәч, очкычны да якын иттем. Укуны ошатам. Тирәнтен өйрәнер өчен 5 еллыкка кердем. 2 курсның практикасында укытучым сәләтемне ачыклады һәм бәйгедә катнашырга тәкъдим итте. Ярышу ошап китте һәм киләчәктә үзем теләк белдерә башладым. Өйдә үз диварларың да булыша дигәндәй, Татарстанда ярышу авыр түгел. Ә инде төрле регионнарга барганда дулкынлану хисе кичерәм. Ахырда аңа да ияләшеп бетәсең. Чемпионат кызлар һәм егетләр арасында үз һөнәрләренең остазларын ачыкларга булыша. Бәлки, дөньяда алар иң яхшыларыдыр…

ворлд

ворлд1

ворлд2

ворлд3

 

Комментарий язарга