Яңа буын драматургы

Мең еллык татар әдәбияты тарихын күзаллаганда шуңа игътибар итәсең: безнең бары тик драма жанрында гына эшләүче хатын-кызларыбыз юк икән!Раилэ Мохсинова-китап тышы

  Дөрес, бу очракта беренче татар драма әсәренең XIX гасыр ахырында гына язылуын, гүзәл затларыбызның XX йөз башында гына кулларына каләм алып, әдәби әсәрләр иҗат итә башлавын исәпкә алырга кирәк. Дөрес, ир-ат драматургларыбыз шактый, ләкин ике җенеснең дә тигезлеге, балансны саклау кирәклеге турында фикер йөрткәндә, уйга каласың. Күңелдә сорау арты сорау уяна. Нигә юк? Кайчан булыр? Сәбәп һәм хикмәт нәрсәдә?..

Уйларым яшь драматург Раилә Мөхсинова кандидатурасына тукталгач, күңелгә җылы йөгерде. Өстәвенә, әле яңа гына Татарстан китап нәшриятында аның «Кайнар токмачлы аш» дип аталган пьесалар китабы дөнья күрде.

Раилә мәктәп яшеннән үк шигырьләр, мәкаләләр язып, республика матбугаты белән актив элемтәдә торды. Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетына укырга кергәч, «Әллүки» әдәби-иҗат берләшмәсе тормышының үзәгендә кайный башлагач, игътибарын драма жанрына юнәлтте. Студент елларында Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры оештырган махсус укуларга йөрүе, Туфан Миңнуллин, Мансур Гыйләҗев кебек күренекле драматурглардан дәресләр алуы, 2004 елда «Яңа татар пьесасы» конкурсында беренче язылган «Кайнар токмачлы аш» әсәре белән лауреат исеменә лаек булуы аңа канат куйды. Раилә бер-бер артлы сәхнә әсәрләре иҗат итәргә тотынды. Һәм менә – беренче китап. Комедияләр һәм драмалар.

Алар авыл һәм район халык театрлары тарафыннан куелды. Г. Камал театрының кече сәхнәсендә диплом спектакльләре буларак тәкъдим ителде, күмәк җыентыкларда басылып чыкты. Кыскасы, апробацияне, ягъни беренче иң катлаулы сынауны узды.

Арада иң популяры, иң еш куелганы, әлбәттә, «Кайнар токмачлы аш» комедиясе. Ул 2011 елда Баулы халык театры тарафыннан сәхнәләштерелә. (Режиссеры – Миргалиян Фәхриев.) Халык театрларының «Идел-йорт» дип аталган XI Республика фестивалендә күрсәтелә. Әсәр шулай ук Лаеш, Балык Бистәсе, Апас, Арча районы яшьләре тарафыннан да куела. Комедиянең популярлыгы – авторның бүгенге көн яшьләре, студентлар тормышын сурәтләвендә. Ә кем яшьлекне яратмый да аңа сокланмый ди?..

Китапка кергән «Күрәзәче» Зөлфирә» комедиясендә ялган, җиңел юл белән акча эшләү фаш ителсә, «Йорт иясе»ндә татар авылының юкка чыга баруы һәм моның төп сәбәпчесе авыл кешеләре үзләре икәнлеге ачып салына. «Тәмуг газабы» драмасы катнаш никах проблемасын, бүгенге көндә ислам диненең кешелек тормышындагы ролен чагылдыра, «Яшьлек хатасы»нда яратмыйча гаилә кору, дусларга, якыннарга кешелекле мөнәсәбәт мәсьәләләре яктыртыла.

Күптән түгел Раилә Мөхсинованың үз заманының күренекле драматургы, «Сине ташлап китә алмыйм», «Кыз бирү» комедияләре, «Тормыш бусагасында», «Тол хатыннар, тол кызлар», «Уракчы кыз» драмалары, «Зөһрә йолдыз» трагедиясе авторы Сәет Шәкүровның якын туганы булуы ачыкланды. Бу вакыйга  – авторның үзе өчен дә зур яңалык. Димәк, талант һәм тырышлык янына нәселдәнлек күрсәткече булган геннар да килеп кушылса, бу каләм иясеннән киләчәктә күпне көтәргә мөмкин дигән сүз.

Яңа буын драматургы булып өлгергән Раилә Мөхсинова әсәрләрен зур сәхнәләрдә дә күрербез, премьераларга йөрербез әле без, Алла боерса!

Ленар Шәех, филология фәннәре кандидаты

Комментарий язарга