Ябыгу өчен шәп диета тәкъдим итәбез!

Редакция кызлары белән чәй эчәргә утырдык исә, еш кына сүзебез ябыгу, диета ише темага барып төртелә. Еш дип әйтү бик аз инде ул. Көн дә бер генә мәртәбә булса да, һәммәбез диярлек «миңа ябыгырга кирәк» дип кабатлый. Гәрчә редакциябездә артык гәүдә авырлыгыннан интегүчеләр дә, юан кешеләр дә юк. 

S7787DKqhHUШулай да диета мәсьәләсе һәрчак актуаль. Үзенең килеш-килбәтеннән канәгать хатын-кызлар сирәк бит ул. Иң кызыгы: ябыгырга кирәк дип попугай кебек кабатлап торсак та, үзебез тәм-томнар белән чәйләргә әй яратабыз соң. Укучыларыбыз да конфет-шоколадлар, торт-пирожныйлар белән даими  сыйлап, безне сөендереп тора. Бүген дә төшке аш вакытында тәм-томнар белән сыйланганда кем кайчан ничек ябыккан, нинди диетада утырганы бар, шулар хакында гапләштек әле. Ирләр яныннан узганда авыз суларын китереп, ымсындырып китә торган бик тә сылу хезмәттәшебез бик шәп диета уйлап табуын әйтте, рецепты белән уртаклашты. Узган ел ул шул тәртиптә сәламәтлегенә дә, психикасына да (үзегез беләсез, ач кешенең ачуы яман!!!) зыян китермичә генә, биш килога ябыккан!!! Моның өчен ул Италиядән кайтартылган бик тә югары сыйфатлы, брендлы күлмәк сатып алган. Тик бер үлчәмгә кечерәкне! Шуны киеп, урамнан узу теләге шултикле көчле булган, хезмәттәш кызыбыз ашау-эчүне дә киметкән, әнисенең бәлешен дә, мич коймагын да вакытлыча онытып торган. Туклануда өстенлекне яшелчәләр, җиләк-җимеш, майсыз ризыкларга биргән. Һәм… Вуаля! Җәй буе рәхәтләнеп «итальянский» күлмәктән йөргән.

 

Дуслар, яз җиткәч, сез дә диета, сәламәтлек турында уйлый башлыйсызмы?  Дөрес туклану ябыгырга гына ярдәм итеп калмый, иммунитетны да ныгыта бит. Нинди рецептлар кулланасыз? Әйдәгез, уртаклашыйк әле!

Комментарий язарга