Йөз еллык мәчеткә сәяхәт

Безнең Татарстанда соңгы тапкыр кайчан сәяхәт иттегез әле? Менә мин юлда барганда да, кызыклы берәр объект очраса, туктап, кызыксынырга яратам. Әле кичә генә Әтнә юлыннан кайтып барышлый, Мокшы авылы мәчетен күреп таң калдым. Дөресен әйтәм, беренче тапкыр күрәм! Үзем ул яклардан булмагач, мондый табышыма  гаҗәпләнмәгез инде, яме! Йөз еллап кына торгандыр инде ул анда. Кемнәр генә күз салмагандыр, кемнәр генә эченә үтмәгәндер…

Кызыксыну үзенекен итте, машинаны туктатып, каен агачлары белән уратып алынган агач мәчет ишегалдына үтәм. Кич. Борынгы мәчет урыны булгангамы, әллә нинди хисләр уратып ала. Кызым янда булса: “Вакыт машинасына утырып, йөз елга артка чигендек, хәзер инде сез мине бүгенгедән эзләмәгез”, — дип әйтер иде. Менә шул халәттә гасыр башына “күченәм”. Агач мәчетнең энергетикасы да серле. Монда күпме юлаучылар туктап, намазларын укыгандыр. Авыл халкы мәхәллә булып, гаеткә җыелгандыр. Муллалары вәгазьләрен тыңлагандыр. Бик үтемле булгандыр аның сүзе. Әнә бит иман йортларын шомлы 37нче еллар шаукымыннан да саклап кала алганнар! Нарат бүрәнәләре күпме вакыйгага шаһит булды микән? Мин исә ишегалдына узганчы, башта исәнләшәм, аннан дога укыйм. Мәчетнең эченә генә узып булмады, күгәреп беткән булса да, иске йозак эленеп тора. Тәрәзә пыялалары да күп нәрсәне хәтерли булыр, юллар гына түгел, еллар тузаны сарган. Тәрәзәдән саргаеп беткән татар газеталары да шәйләнә. Кайчандыр музей булып хезмәт иткән ахры, дигән фикер дә кала.

йозак

Шунысы шатландыра: бүген дә безнең үзебездә борынгы мәчетләребез бар! Аның манарасында ай балкый, диварларыннан иман нуры бөркелә.

Шунысы борчуга сала: тәрәзәләрендә ут сүнгән. 1910 елларда сафка баскан йөз гасырлык мәчетне төзекләндерергә безнең хәлдән килми микәнни? Бу бит агач төзелеш сәнгате архитектура үрнәге булырлык искиткеч бина! Мокшы мәчетен төзекләндерелгән хәлдә дә күрәсе килә.

мәчет

зак

Комментарий язарга