Яхинаның яңа романы кайчан сатуга чыгачак?

“Роман күптән әзер, беренче тиражы бастырылды. Беренче булып, 14 май көнне сатуга чыккач, ул Мәскәүдә тәкъдим ителәчәк, — диде Гүзәл Яхина. – “Дети мои” Роман узган гасыр башында Идел буенда яшәгән алманнар, 1918-1941 елларда Иделдә немец автономиясе хакында”.

Китап кибетләре киштәләрендә язучы Гүзәл Яхинаның яңа романы майның икенче яртысында пәйда булачак. Казан укучыларына үзенең китабын язучы шәхсән тәкъдим итәчәк – 5 июнь көнне Татарстан башкаласында берничә очрашу уза. — дип хәбәр итә Казан шәһәре Мэриясе.

“Романда мин күзгә ташланмый торган кеше турында сөйлим. Әмма 27 ел дәвамында ул чын, зур геройга әйләнә”, – дип сөйләгән иде язучы яңа әсәре турында.

Китапта Гнаденталь колониясендә укытучы руска әйләнгән алман кешесе тарихы сурәтләнә. Тормыштан күңеле кайтып, ул сөйләшмәскә сүз бирә һәм аулак хуторда урнашып, кызы өчен әкиятләр иҗат итә.

“Зөләйха күзләрен ача” романы буенча фильм төшереләчәкме?

Комментарий язарга