Ял ашы: балык шашлыгы өчен 3 иң яхшы маринад

Тавык шашлыгы да, бәрәннеке дә, сыер ите дә туйдырды, купатны инде күрәсе дә килми икән, димәк балык кыздырып карарга вакыт! Кыздыру өчен тыгызрак итле балыклар сайларга кирәк.

Мәсәлән скумбрия, пангасиус, дорада, лещь, пикша, карп, сельдь — тулысы белән кыздырыр өчен һәм сөмбаш, тунең — стейк кебек кисеп ашар өчен яхшы.

Димәк. шәп балык шашлыгы кыздырыр өчен балыкны чистартабыз, стейк булса кисәбез, әзерлибез һәм иң әһәмиятлесе дөрес маринад ясау. Маринадсыз кыздырылган балыклар еш кына артык коры була. Чөнки балыкны мангалда кызыдрганда, аның мае бик тиз эреп агып бетә.

Маринадлар:

Томатлы маринад

3 аш кашыгы томат пастасы,

2 бал кашыгы зәйтүн мае,

3 бал кашыгы лимон суы,

Яңа төелгән кара борыч,

Тоз.

Майонезлы маринад 

3 аш кашыгы майонез,

1 бал кашыгы көнбагыш мае,

Башлы суган (турап салырга),

Кызыл борыч,

Тоз.

 

Лимонлы маринад

Лимон суы,

Зәйтүн мае,

Яңа өзелгән петрушка, укроп, рәйхан үләне (базилик), бәбрия (розмарин)  + үзегез яраткан үләннәр,

Кызыл борыч һәм тоз.

Майга үләннәрне алдан салып куеп аларны беничә сәгать салкынча урында тотарга, аннан лимон суы белән кушып балыкка сөртергә һәм бераз вакыртка калдырырга кирәк.

Балык шактый тиз маринадлана.

Рәсемдә

Комментарий язарга