Бәлештән узмыш юк!

Төрек дуслар кунакка килсә гел бәлеш пешерүне сорыйлар. Алар өчпочмак, пәрәмәч, кыстыбыйны дә сыптырта гына әлбәттә, ләкин бәлешне бик тә яратып ашыйлар. Ник дисәң, бәлеш сүзе бер төрек сүзе белән аваздаш икән.

Beleş — төрекчә (халява) бушка, бүләккә алынган дигән сүз. (Бу постны язганда татарда «халява» сүзе булмавын аңладым. Ә бәлки мин генә белмимдер. Әгәр дә бу сүзнең эквивалентын беләсең икән, бу пост астына комментарий итеп язып калдыр )

Бәлеш пешерү авыр эш түгел.

Нәрсә кирәк булачак:

Камыр:

1 стакан җылымса су,

3 аш кашыгы көнбагыш мае,

3-4 аш кашыгы майонез,

1 бал кашыгы тоз, ярты бал кашыгы сода.

3 — 4 стакан он.

Эчлек:

Бәрәңге,

Суган,

Берничә төрле ит (без каз, сыер итен кушып ясарга яратабыз),

Кара борыч,

1,5 стакан шулпа яки су.

Ничек ясарга?

Камыр ясыйбыз: 1 стакан җылы суга 1 чәй кашыгы тоз, 2 аш кашыгы майонез, 3-4 аш кашыгы үсемлек мае салып болгатабыз, он салып басабыз. Камырны басканнан соң 20 минут пакетта тотабыз.

Эчлек өчен итләрне һәм суган белән бәрәңгене ваклап турыйбыз, тоз һәм борыч салып болгатабыз.

Камырны җәеп бераз майланган табага салабыз. Сөякләр булса сөякләрне төпкә тезәбез. Камыр өстенә эчлекне салабыз. Бәлешне ябып, камырны бөгәбез дә кыздырылган духовкага 35 минутка куябыз. 35 минуттан, бәлешнең өсте ката башлаган булса, шулпа салырга ярый. Шулпа салгач бәлеш тагын 20-30 минут утырырга тиеш.

Бәлешегез тәмле булсын!

Гүзәлия Минхайдарова фотосы

Гүзәлия Минхайдарова фотосы

Комментарийлар

  1. Эштэ утыручы
    Сен 14, 2018 @ 14:05:27

    Бигрэк тэмле бэлеш)))

Комментарий язарга