Җиргә алтын тузан очканда

Мәсих

Шәрех

 …әзер булыгыз.

чөнки Адәм Улы сез уйламаган сәгатьтә килер.

Матфей тәгъбир иткән Изге Инҗил, 24:44

 Яхъя

Вәсвәсәле еллар өеренең

Әнчекләре һәр пот каршында

Иман алыштыра. Рия ысы

Сеңгән җаны исән калсынга.

 

Гөнаһларын кемнең икърар итмәс

Бу замана, кемне кичермәс, –

Учларыннан канлы бер дәверне

Төче сулар юып төшергәч.

 

Алларына егылып яңа потның,

«Дога» пышылдаучы иреннәр

Дарга күтәрергә әзер янә

Бер токымны, аерып күгеннән.

 

Тәүбәсеннән бары дәгъва исе

Аңкып торган кавем, котырып,

Гыйбадәткә килә. Изгеләрен

Кабер бугазына томырып.

 

Вәгазь-юраулармы шикләндерә –

Күзләрендә шомлы шәүлә бар.

Кәсәләрдән, кайнап, тәүбә суы

Күтәрелә… Яңа пәйгамбәр

 

Иңүенә инанулы кемдер

Таныганда насыйп ул көнне…

…Гамьсез күзләрендә бер гүзәлнең

Биер аның кыргый үлеме…

 

  1. Иуда

Сатлык аркадашлар намусыннан

Берни калмас – хәкарәттән башка.

Карашларда дар агачы булып

Чайкалыр тик үлем – шаша-шаша.

Сытылыр бер исем – иреннәрнең

Куырылып кипкән чәрдәгеннән.

Кургаш тамчы булып, кемнәрнеңдер

Бәддогасы чәчрәр бәбәгенә.

Янчык авырлыгы кадәр генә

Булмас каһәр, эремәс ком-җирдә.

− Ярлыкачы! Ярлыкачы, зинһар! –

Ялваруын бөтереп, туң җилләр

Илгә чөяр… Дарга эленгәндәй,

Бәргәләнер телдә яман аты.

Дөнья – шул ук.

Безнең хисапларны

Рабби, өмет өзеп, күптән япты.

 

  1. Җәза

Мәйданнарда ирек даулар алар,

Өер-өер яңартырлар иман.

Күзләреңдә янган утны гына

Танымаслар –

Онытылган сыман.

Кабатланыр мизгел,

Актарылып,

Иңәр кабат зарлы хәтереңә.

Сиңа әзерләнгән таҗны болгап,

Ыргылырлар…

Затсыз әмеренә

Буйсынырга әзер һәр йолкышның

Бу акылдан язган дөнья…

Талган

Учларыңны учка алам –

Анда

Җәза эзе

Җөйләнмәгән һаман.

…Мәйданнардан хөкем укыр алар,

Өер-өер кабартырлар иман.

…Җанны коткарырлык утны гына

Табалмаслар –

Убылганда җиһан…

 

  1. Хачтан куптарылу

Хачтан купканда да җаның тырнап,

Җиргә тартып торыр шул бер сорау –

Адәмнәрнең асылында ни бар? –

Кыйблаларны алыштырып уйнау.

 

Бер көнлекме, әллә мәңгелекме

Син торгызган храмның диварлары? –

Әле җиһан бу көнгәчә юрый

Мәсихме ул, диеп, диванамы…

 

− Мәсихме?

− Кем?!

− Булса, терелер дә,

Янә туар иде – бүгенгедә…

Куптарыл да шунда, сабыр җуеп,

Дога урынына… сүген генә!

 

Хачың үпкәндә дә… шиккә калып,

Ваемлыйлар: чын син, әллә ялган.

…Үрсәләнеп көйли ак күгәрчен

Канатларын – җиргә чылбырланган…

 

  1. Магдалина

Чәчләреннән хуш үләннәр исе

Аңкып торган берәү, әсәренеп,

Дәшәр сине… Һәм күтәрер җилләр

Талгын гына җиңел җәсәдеңне.

 

Җөйләнмәгән яра сулык-сулык

Сызлар шул мәл, ертып уч сүрүең…

Кыйбласыннан кайтмаганнар өчен

Мөмкин – өр-яңадан терелүең.

 

Мөмкин – карашында шәүләң күреп,

Укталуың бары бер мизгелгә.

Кемнәр өчен – вәгазь, кемгә – иман

Синең сүзләр… Соңы бер гозергә

 

Сыеп бетәр куш уч дөньялыкның

Котылуы чынга ашмас ул көн

Сүзсез генә озатыр сине берәү,

Күзләреңнән укып күкнең төсен…

 

  1. Иярченнәр

Ятьмәләрдә чәбәләнгән хакыйкатьне

Эзләүчеләр антлар эчәр, диңгез кичәр.

Тик артыңнан хачка менмәс берәве дә,

Кулыңдагы бау-богауны бары чишәр.

 

Аннан, хакың хаклаучылар булып, җирдә

Калдырырлар язылмаган канун – синнән.

Дөнья таныр көтеп алган пәйгамбәрен,

Тик… айнымас монафикълык дигән чирдән.

 

Юк, син үткән юлны сайлап, берәве дә

Үз иблисе белән калмас кара-каршы.

Хакыйкатьнең кулларында богау һаман.

Календарьда – чиген көткән гасыр башы.

 

Нур
Тавышыңны биеккәрәк очыр –
Түбәләрдән биек, болыттан…
Юкса, сизәсеңме, ул үзенең
Каян иңгәнен үк оныткан.

Саташтырган аны мактаулары
Өч борынга кергән дусларның,
Юкса күптән ятлап бетерсә дә
Ялагайлык сеңгән тостларын.

Карашыңны биеккәрәк очыр:
Ватаныңа күз сал биектән, –
Аз булдымы сине, шамакайдай,
«Әпипә»гә алдап биеткән?!

– Син басмасаң, – диеп, – үзем басам,
Һәм сындырам идән тактасын…
Идән такталары сынып беткәч,
Даулар, бәлки, оҗмах бакчасын –

Алар…

Ә син…
Син биеккә кара…
Читлегеңә төшсен толым нур!
Бәлки, ул нур: «Нык бул, Улым», – диеп,
Сузылучы Әткәң кулыдыр.
Алтын тузан

 

Сиңа

 

Карашыңа җәйге төсләр кайта,

Чәчләреңә кабып, бии шәфәкъ.

Без офыкка таба йөгерәбез,

Һәм чигенеп тора мең мәшәкать.

Һәм сүгенеп кала чәрдәк юллар –

Сандалилар җиргә тияр-тимәс…

Сагаюлы сүзләремне тыеп,

Пышылдыйсың: «Безсез җир кителмәс…»

Йөрәгемә яңа җырлар кайта,

Кайта шатлык, кайта яңа төсләр.

Без офыкка китеп күмеләбез,

Җиргә аяк атлаганчы көзләр.

 

…Болытларны таратып уч белән,

Уянуга, күз саламын таңда…

Һәм пышылдыйм: «Безне сагыналар,

Әле һаман кадерле без анда…»

«Өлгерербез, − дисең, − өлгерербез,

Үз вакыты белән – очрашулар.

Ә хәзергә… сагыныла торсын…»

Җиргә алтын тузан оча шуңар…

 

 

Кайту

 

Господь! Большие города

обречены небесным карам.

Куда бежать перед пожаром?

Райнер Мария Рильке, Часослов

 

…есть последние, которые будут первыми,

и есть первые, которые будут последними.

Евангелие от Луки, 13:30

 

  1. Ялвару

 

***

Урман өсләренә эңгер ишелгәндә,

Аяк тавышларың ишетелер сыман.

Син атларсың минем гади бусагамнан,

Мин танырмын сине гади генә ымнан.

 

Килереңне кемдер чүлдә янып көткән,

Кемдер тапкан карлы таулар бишегендә.

Минем баш өстемдә – наратлардан чатыр,

Килер Кунак өчен ачык ишегем дә.

 

Бер кагуың җитә – кабыныр бар шәмнәр,

Бәйрәм кергән сыман балкыр кысан ызбам.

Һәм җуелыр шул мәл Синең Кишәрлектән

Мине еллар буе аерып торган ызан.

 

***

Сиңа илткән сукмакларның йөздән бере

Китерәме, әйтче, текә бусагаңа?

Юлда, сусап, тукталамын. Изге кан, дип,

Кемдер коя куе шәраб тустаганга.

 

Суза миңа. Вәсвәсәле карашында

Әллә мәкер, әллә кадер – Раббысына.

Сине хаклар яраннарның йөздән берен

Танырмынмы, ялгышмыйча алгысудан?

 

Нәфесеннән арынганны алдау авыр,

Ялан чүлдән эзләргәдер, бәлки, Сине?!

Тәшвиш булып баса алга чуар хәтер,

Сөләйманга килгән гүзәл Бәлкыйсмыни.

 

Юлда, йончып, егыламын. Сәйях җан, дип,

Бер тамчы су йоттыралар – кипкән учтан.

Димәк, Изге Бусагаңны тапканнар – бар! –

Мин очраган берсен, Раббым, Син дип кочам.

 

***

Беренче кат юралгандай, беренче кат –

Каһәрләнгән шәһәремә иңә матәм.

Әверелеп бара инде тозлы сынга

Китәргә дә, калырга да кыймас гәүдәм.

 

Беренче кат сыналгандай, беренче кат.

Ишелгәндә бу гөнаһлы җиргә туфан,

Ул җыяр һәр иманлыны берәмтекләп,

Арасында шул затларның бер мин булмам.

 

Беренче кат кыйналгандай, беренче кат –

Толымнарым тешләп түзәм таш явына.

Шул пар толым белән аннан юачакмын

Канлы эзне, башым орып аягына…

 

Беренче кат инангандай, беренче кат,

Вәсвәсәли һәрбер җанны шул бер сорау:

«Ул балчыктан әвәләнгән адәменә

Әзерләгән нинди йөк вә нинди сынау?!

 

Ул… җыйганда иманлыны берәмтекләп,

Торган мәлдә кабереннән бар мәетләр,

Мин аларның арасында… бәлки… булмам,

Өлгерермен арынырга бар гаептән…»

 

Һәм ярыла баш өстендә Күк икегә,

Кемдер өрә югарыда сур быргысын.

…Сабыр гына чиратымны көтеп торам –

Ачы күгән белән тулы җан тырысым.

 

  1. II. Инану

 

Я люблю тебя особенно…

Уильям Пол Янг «Хижина»

 

***

Без ышанган хакыйкатьләр эри бара.

Һәм искерә шомлы корыч тәгълиматлар.

Яп-ялангач йөрәгемне сузам Сиңа,

Беләм, кирәк түгел башка ганимәтләр.

 

Беләм, безне тормый көтеп һичбер җәза,

Беләм, иман – зиндан түгел, түгел газап.

Ул хачына менгән көннән җирдәгеләр

Бар гөнаһтан мәңгелеккә инде азат.

 

Ул терелеп торган көннән, инанганнар

Яфрактай җан гына бары, пакъ нарасый.

Яп-ялангач хыялымны сонам Сиңа –

Шундый якын Күкләр белән Җир арасы.

 

Шундый ерак богау сыман хакыйкатьләр, −

Сеңеп беткән гүя кәфен бүзләренә.

Дөрләп киткән йөрәгемне сузам Сиңа –

Иң югары учагыңда бүзәрергә.

 

Һәм туарга өр-яңадан:

Өр-яңадан

Башлар өчен сәфәремне. Тәү адымнан.

Һәм җуймаска ышануны, тайпылмаска

Сукмагыңнан, күренгәнче Син алдымда.

 

***
Эленде керфеккә
Беренче яңгырлар.
Һәм тамды шигырьгә
Челтерәп таңгы зар.

Бик якты икән бит,
Их, якты дөньясы!
Һәркемнең йөзендә
Илаһның тамгасы.

Без күрми йөргәнбез,
Булганбыз тилеләр.
Хәтта ки кояшта
Тапканбыз тимгелләр.

Томаннар кичкәнбез,
Кичкәнбез упкыннар.
Һәм калган йөрәктә
Төзәлмәс кутырлар.

Табынган нигезләр…
Табылган ялганнар…
Үзенә кайтканнар…
Һәм китеп барганнар…

Ә дөнья шундый киң.
Шундый яшь.
Эчкерсез.
Ул ничек яшәгән
Бу көнгәчә безсез?!
Идиллия  

 

Сиңа

        

Хәтереңдә калсын август яңгырлары,

Ызба үзәгендә дөрләп торган учак, −

Макондоның азат тоткыннары гүя.

Йөрәк ызанына читтән юллар юк чак.

 

Синең карашыңнан мөлдерәмә дөньям

Түгелергә тора, тәрәзләрне юып.

Без күкләргә хәзер шундый якын, ефәк

Канатларны үтми һичбер золым кыеп.

 

Хәтеремдә калсын хыялга тиң төннәр:

Төнге лампа, кыллар аралаган кулың.

Наратларның җанга койган мәгърур гаме.

Һәм юк урамнарда, юк бер каһәр узгын.

 

Минем назлар белән өретелгән дөньяң

Түгелергә тора тоташ сүзләр булып.

Планетаның җитез агышыннан Кемдер

Безне алган тып-тын Эргәсенә – йолып.

 

Пасха-2016
Бик якында гына синең дөньяң ‒
Чәчәк атмаган да шомыртлары
Тәрәзәмә кага…
Төнгә кергәч,
Уйга калам:
Кем мин?
Сине тотып торган умырткамы?
Киресенчә, бәлки ‒
Яралганмын
Умырткаңнан синең?
Кичә? Бүген?
Кайчак кирәк, кирәк атлап чыгу
Сөрсеп беткән риваятьләр чиген.

Бик якында гына гүли юллар –
Алар урау-урау, борма-борма.
Ахры, кирәк шулай:
«Кая таба
Юл тотабыз?» – диеп уйланырга.
Төнгә кергәч…
«Ул миңа – кем?» – диеп.
«Мин аңа кем, – диеп, – бу гомердә?»
«Нинди ният белән бәйләп үргән
Ике…
…өче…
…ничәбезне безнең бер үремгә?»

– Кем син?
– Кем мин?

Ә ул,
Шәһәр капкасыннан атлап кереп,
Елмаер да, узар урамнардан,
Парклардан узар, дамбалардан,
Мәйданнардан – халык тула алмаган.
Базарлардан узар…
Җиңел генә
Адымнарын абайламас күпләр…
Ә сизгәннәр…
Нәрсә дисен?
Җирдә
Кемнәр алар?
Дәрвиш тик…
Мәхлуклар…

Бик якында гына юкса иле –
Бөреләрдә, әнә, ап-ак, йомшак… —
– Сизәсеңме?!
Һәр көнебез безнең
Риваятькә хәзер бара охшап…
– Мөбарәк бул! – диям,
Башым иям:
Ул – юл.
Һәм – Ул.
Нәмере вә Сүзе.

Аязырга тора, аязырга
Аязмастай тоелган Күк йөзе.
Месса

 

Кемнең гөнаһларын кичерсәгез, шуныкы кичерелер;

Кемнекен кичермәсәгез, аныкы шулай калыр.

Яхъя тәгъбир иткән Изге Инҗил, 20:23

 

1

Мин белдем бит барлыгыңны,

Сиңа илтте бар юлларым.

Бар җырларым илтте сиңа,

Өзә-өзә җан кылларын.

 

Син белгәнсең килеремне,

Көткәнсең – көн, көткәнсең – ай.

Ел көткәнсең…

Йөзең шуңа

Саргаюлы, моңсу бугай.

 

Менә хатлар – сагынгансың.

Көндәлегең.

Ә эчендә –

Күк миләүшә…

Уртак мөһер…

Бар да калган үз көчендә.

 

Без ант эчкән көндәгечә.

Шау шомыртта иде Казан…

Җирнең тарту көчен җуеп,

Син китмичә калдың… аздан…

 

Учларымның җылысынмы

Тойдың ул чак…

Түгел истә.

Тик бар идең, бар син миңа –

Һәр карашта, сүздә, төстә.

 

Сыңар йөзек…

Саклагансың…

Сакладым бит сине мин дә,

Кадереңне белер өчен

Килмәсәм дә никтер җиргә.

 

Мин барлыгың белдем синең.

Еллар буе

Йөрттем җанда:

Эри шәмнәр…

Ладан төти…

Хөҗрәң исән, исән анда…

 

Гап-гади кыр чәчәкләрен

Китердем мин сиңа

Бүген…

Һәм… тәүге кат…

Җөрьәт итеп…

Күзләреңне иелеп үптем.

 

2

Үкенергә соңдыр инде.

Хушлашырга

Әле иртә.

Мин ышанам:

Кайсыдыр бер

Чатта мине

Шәүләң көтә.

 

Мин сөрлегәм –

Урамнарга

Хушбуй исең

Таралганда.

Шомырт күзле сабый,

Очрап,

Күзләремә караганда.

 

Зыңлап тора җәйге челлә…

Трамвайлар…

Дөнья зыңлый…

Һәм каяндыр

Җыр агыла –

Кемдер синең

Җырны җырлый.

 

Кем җырлыйдыр…

Мин кузгалам

Көй агылган

Якка таба…

Һәм танымый торам –

Миңа

Шулкадәр ят, ят бу кала.

 

Танымыймын урамнарын:

Чит чырае…

Чит һавасы…

Җыр агыла…

Синең җырың…

Җырлаучысы –

Йә, кая соң?!

 

Ымсындырып,

Бу иске көй

Әйди мине кай тарафка?!

Менә елга…

Акчарлаклар…

Канатларын

Җил кабарта…

 

Менә Кирмән…

Кыйгач ярлар…

Дулкын буйлап

Син атлыйсың…

Кыр гөлләре –

Кулларыңда…

Син яктысың…

Бик яктысың…

 

Син якынсың…

Эх…

Якынсың!

Елмаясың –

Күгең белән…

Син антыңа

Тугры һаман.

 

Мин дә тугры –

Бүгенгедән.

 

Раифа-2016
Утырабыз август төнен тыңлап,
Шулкадәр тын,
Тып-тын галәмдә
Әле балык чума төнге күлгә,
Әле йолдыз уза ‒ сәламләп.
‒ Сөйлә, ‒ дисең, ‒ дөнья хикмәтләрен,
Бер-бер әкият… Бер-бер риваять.
Мин елмаям.
Һәм елмая төн дә:
‒ Кайтып җиттек бугай, ниһаять.
Гел безнеке:
Озынборыннары…
Чикерткәләр…
Песи…
Этләре…
Утырабыз август уртасында ‒
Көй яңгырый…
Кайдан?
Күктәнме?!
‒ Сөйлә, ‒ димен, ‒ мәзәкләрен сөйлә
Сине шаккатырган дөньяның…
‒ Сөйлә, ‒ дисең, ‒ изгеләре нинди
Сиңа тансык ерак храмның?
Йолдыз арты йолдыз…
Август җирдә…
Убыла да төшә галәмнәр…
Югала да кабат табылалар
Бер югалта төшкән адәмнәр.
Утырабыз…
Төнбоеклар йоклый.
Кыштырдата күлне бакалар.
Айлы көзгесендә эз тарала
Раифаның ‒ шадра алкалар…
‒ Хикмәт түгелмени ‒ сүзсез калып,
Килүләре, ‒ дисең, ‒ иманга…
Мәзәк, бәлки…
Тик эндәшмәү аша
Ярату ул… ныграк сынала.
Никтер җитми…
Җитми төннәр буе
Сөйләшсәк тә ‒ хикмәт-риваять.
Утырабыз.
Галәм уртасында.
Өебездә, димәк.
Ниһаять.

 

Төньякка хатлар
(Раштуа әкияте)

Ни век андерсеновских сказок, ни век войн под христовым крестом,
ни даже Серебряный век – не кончились. Все продолжается в нас…


Из переписки Кая с Гердой в ХХI столетии

1
– Без аларның кайтавазы, – дисең, –
Без киләбез ерак чорлардан…
Мин актарам иске китапларны,
Алып төшәмен дә чормадан.
Юк, эзләмим охшашлыклар, бары
Сагышларын тоям – тирәнрәк.
Без – аларга?
Әллә
Алар безгә –
Олыгайган саен кирәгрәк?

2
Кайсы чордыр? Узып бара, әнә,
Көлә-көлә көпшәк юллардан…
– Исеңдәме, – дисең, – бияләең –
Лапланд көртләрендә югалган?
– Исеңдәме абыйларың өчен
Кычытканнан күлмәк тегүең?
– Ә Чал Болан?
– Нәни Юлбасар кыз?
– Иң читенә җирнең җилүең?
– Оле ачкан зонтның асларында
Төссез соры төшләр күрүең?..
Әкиятләр күп җирдә…
Син – Бердәнбер.
Сүтә-сүтә дөнья сүрүен,
Эзләп килдем сине ничә еллар,
Әле күпме тагын эзләрмен…
Әмма беләм:
Һәр әкияттә миңа
Очрап торыр
Сирәк елмая
Һәм
Сирәк елый торган
Күзләрең…

3
Ул яңадан туды.
Чиркәү.
Шәмнәр –
Элеккечә Күккә үрләде.
Кемдер күрде могҗизаны.
Кемдер,
Атлап керүгә үк… шүрләде.
Посты почмаккарак, ә аннары,
Иң түренә үтеп храмның,
Исеңдәдер, беркөн… тартынмыйча:
– Әткәң кем соң? – диеп сорады.
Ул хачыннан
Бакты көлемсерәп:
– Һәр килгәне сорый – әле дә…
Чиркәү.
Шәмнәр.
– Бу – Котылу микән?
Колагымда бер өн:
– Җәренгә*…

4
Тагын язам:
– Алар бәхетледер
Кәләшләре – Җирне оныткан…
Син кайтырга тиеш идең инде,
Бу хатымны алгач, Котыптан!
Тик…
«Мәңгелек» сүзен яза-яза,
Үз иблисең белән тартышып,
Син калырсың, ахры,
Шул кышыңда.
Әллә чынлап. Әллә ялгышып.

5
– Исеңдәме без кайтасы Ызба?
Ылысларның якут тәлгәше?
Ятлар синнән хәбәр китерәләр:
– Ул соң хәзер кемнең кәләше?
Ни дип җавап язарга да белми,
Эзләреңне эзлим – җир буйлап.
Илләр буйлап – пыран-заран килгән,
Чикләр буйлап – алган чылбырлап.
Чал Боланым туктала да сорый:
– Бу авыл, – дип, – безгә танышмы?!
Төн кунарга тукталабыз.
Бәсле
Тәрәзләрдә –
Төньяк Балкышы.
_________
*Җәренгә — киләсе елга.

Комментарийлар

  1. Кутай
    Июл 14, 2017 @ 13:03:01

    Алай булгач, без комметариев!

Комментарий язарга