Яратабыз сине, Әлфия апа!

Ничә генә яшен тутырса да, ул һаман яшь кызлар кебек дәртле, моңлы, серле, кайнар. Ходай аны ничек яраткан булса, ул әле дә шундый — матур, чибәр, сөйкемле, ягымлы. Аның тавышы да тынгысыз елга сыман шаулап ага, кайчагында йомшак җәйге җил кебек исә, ләйсән яңгыр сибәләгәндәй иркәли, яшен кебек күкләрне иңләп күкри. Шулай аны тыңлап гомер кичерәбез, тормыш диңгезләрендә йөзәбез, җыр дулкыннарында чайкалабыз. Җырла, Әлфия апа, җырла — сиңа тиңнәр әле аз икән.

Чыннан да, җыр сәнгатендә Әлфиядәй колачлы җырчылар сирәк. Аның өчен Әлфия кебек михнәтле гомер кичерү кирәк микәнни? Яшьтән ятим калу бәрабәренә генә, интегеп, ач-ялангач яшәп кенә моң-сагыш тула микәнни ул үзәкләргә. Татар җырының таң атышларында Әлфиядәй кояш ник чыкмый? Гаҗәпләндерә.

Ул үзенең концертларын «Мәңге яшисе килә» дигән җыры белән башлап җибәрә. Сизелә, һәрвакыт башта бераз каушый, дулкынлана. Җыры тәмамлангач, акланып та ала: «Сигезенче дистәне тутырганда кем инде сольный концерт бирә? Җүләр! Моннан соң әзергә-бәзергә генә йөриячәкмен», — дип үзен тынычландыра. Янәсе, кем чакыра, шуның концертларында гына катнашачак.

Әлфия апа сөйләнә-сөйләнә җырлап ала. Җырлаган саен тавышы ачыла, үзенә-үзе ышанычы арта, кәпрәебрәк җиппәрә.

— Хәзерге яшьләр интегеп җырлап йөрмиләр (тавыш режиссерына күрсәтеп), тегендә «тегермән» (магнитофон) әйләнә. Салават белән әле күптән түгел кырыкка якын концерт куеп кайттым. Үземчә турыдан җырладым. Кәрим ике бармагы белән уйнап тора, минем бер шушы авызым яшәсен. «Таңда сүнсә, кич кабына» җырын яңгырата.

— Әлфия апагыз әле ул таңда да сүнми, — ди дә, «Танец живота» ясап ала. Ничек эшли ул аны? Сиксән түгелме соң инде апакаема?.. Җырын бетерә дә, тагын кеше күңелен күтәрә.

— Әстәгъфирулла тәүбә! Дөньяны хатын-кыз баскан. Әйбәт түгел бу. (Залдан ирләр эзли) бер, ике бар икән. Берәгәйлеләр, боларына каш сикертсәң дә ярый. Мин гомер буе биеп җырладым, хәзер бик биеп булмый, — дигән була. Үзе «Картаямыни соң йөрәк» дигән җырны кыстырып куя. Белеп җырлый, юри җырлый, тамашачыны әзерләп — оста инде!

Картаямыни соң йөрәк,

Маңгайлар сырланса да.

Үтте яшьлек җүләрлек дип

Җырларда җырланса да.

Җырын җырлады да, кинәт туктап, музыкантлары Кәрим Габидуллинга, Фәрит Хатыйповка Кирам Сатиевка «бәйләнә» башлады.

— Әй, әй, туктагыз әле, төрлегез төрле якка талкыйсыз бит!

Дөрес туктатты ул аларны. Шундый дәртле җырны иренеп кенә уйный башладылар бит. Дөресен генә әйткәндә, Фәрит белән Кирамга хас нәрсә түгел инде ул сүлпәнлек. Кәриме дә онытылып киткәнме? Эзгә кертте бит Әлфия апа боларны. Дәртләнеп уйнап җибәрделәр. Апабыз элеккечә канатланып җырлап бетерде һәм, билгеле, үзенең сөйләм телендә булган «козырь»ларына күчте.

— Мәскәүдә мишәрләр. Чәчәк бирәләр дә чәчәк бирәләр. Эх, мәйтәм, цәцәк янына «яшел кәгазь» дә кыстырсагыз, дим. Көләләр.

Мәскәүләрдә, тагын әллә кайларда бик озак гастрольләрдә йөреп кайттым. Эләктерде бит Путин, каптырды. Биш айга фатирга түләнмәгән. Судка бирмиләр әле. Бер унбиш көнгә төрмәгә кереп чыгам, мәйтәм. Исән булсак — түләрбез, булмасак — үләрбез.

Алты яшем тулмаган иде — әнием үлде. Үткен булып үстем. Безнең балачак сугыш елларына туры килде бит, шуңа күрә репертуарыма сугыш турындагы «Син кайтмадың»ны керттем.

Сандугачлар килде, аккош кайтты,

Син кайтмадың киткән җиреңнән.

Аккош китәр урман, күлләреннән,

Син китмәссең минем күңлемнән…

Әлфия кызганнан-кызды, тавышы һаман ачыла төшә. Американың Тернерлары бер кырыйда торсын, кая ул Хьюстоннарга аны узу!

— Тирләтә, — дигән була Әлфия апа, — сез дә тирләмәдегезме, хөрмәтле тамашачылар? — ди. — Җырлыйм әле, җырлыйм.

Сагындым авылымны,

Кайчан кайтырмын инде.

Сәлам әйт сөйгән ярыма,

Әткәем, әнкәемә,

Сәлам әйт туганнарыма!

Кәрим, ничек звучание? Тамашачы ни ди? Колакларыгызны тондырмыйбызмы? Бераз кимет әле, Илфират, аппаратура тавышын. Халыкны саклыйк. Хөрмәтле тамашачылар, Кәрим, «нормальный», — ди. Безнең хәзер артистлар «заслуженныйны» бик тиз алалар — чибәр чакта, ә «народныйны» — ялагайланып — җаен табалар инде — оста бүгенге яшьләр… Төн чыкканчы — җон чыга.

Бик гайбәт эчендә яши Әлфия апагыз. Гомер буе обком юлында булдым. Чакыртучыларның күбесе үлде инде. Элекке бер министр үзе гүләйт итте. Аныкын күрмиләр. Минекен бөтен халык белә. Чибәрлегемне кая куйыйм — яшереп булмый бит бу гүзәллекне.

Әй бөтерелә Әлфия апа, әй сыгыла, сырпалана. Зайцев, Зверев модельерлары бер кырыйда торсын. Моны карарга кирәк, күрергә! Язып кына аңлатырлык түгел бу могҗизаны, осталыкны! Күзне ачып булмаслык яшьле шатлык. Бөтен зал шул халәттә. Әлфия бу — Авзалова! Ул беркавымнан безне яңадан сагышка батыра. Язмышы җырларында аның.

Шатлыгымнан күбрәк хәсрәт килде.

Бөгелсә дә башым имәдем.

Соңгы чиккә барып җиткәндә дә

Туйдым синнән, дөнья, димәдем.

Мин нишләрмен, вакытыннан алда

Яшәр чәчәкләрем коелса.

Озайт, Ходай, бераз гомеремне

Яшиселәр килә шулкадәр.

Аллага шөкер, еламыйм әле. Илһаметдингә килик инде. Җитмеш яшенә чакырмады бит. Причинасы бар. Без аның белән яшь чакта бераз «сиптереп» алдык. Бергә булалмадык. Үпкәләгәндер. Үзенә багышлап җыр яздырган идем. «Соңлап килгән мәхәббәт» дип атала ул. Яратам мин аны чүтеки.

Соң булса да инде күрештек,

Бер-беребезгә вәгъдә бирештек…

…Кыен елларда яшибез, туганнарым. Шәһәрдәгеләргә бигрәк читен. Алай-болай булса, эшләр начарга китсә, мин авылга чыгып җырлармын, сез ачтан үлә күрмәгез. Әй, сез (музыкантларга борылып), лыгырдатмагыз, ә, пожалысты! Гөлшат Зәйнашева сүзләре — «Юл җыры».

Бар табигать җырлый башлый,

Кая гына бармыйбыз.

Җырлый-җырлый йөргәч, юлда

Армыйбыз без, армыйбыз.

Барган һәр җиремдә кочаклап каршы алалар, хөрмәтләп озаталар. Мин рәхмәтле үз халкыма. Ходай Тәгалә безне бер-беребездән тиз генә аермасын иде әле. Җырлыйсым килә.

 «Ник моңаеп уйга калдың?

Аерылабыз, дисеңме?

Бәлки әле аерылмабыз,

Аерылмабыз шикелле.

Аерылмабыз әле, Әлфия апа. Чөнки син әле һаман безнең җыр кояшы. Ул сүнсә, җылытмаса, караңгы булыр, туңарбыз. Күпләр сиңа тиңләшеп яши, синнән өйрәнеп иҗатында юл яра. Бу концертыңда да сиңа тамашачың күп итеп сап-сары чәчәкләр бүләк итте. Сары — муллык билгесе. Синдә бар да мул, хәтта күңелеңнән агылып, ташып тора. Шуңадыр халык сиңа гаеп такмый. Бары тик сине «Үзебезнең Әлфия!» — ди.

Яратабыз сине, Әлфия Авзалова!

1(172)

Комментарий язарга