Яратмыйм. Бетте-китте.

Дустым шалтыратты… Озак сөйләшелмәгән булган. Гомумән, дусларым бихисап күп минем. Тик, гомер узган саен, алар белән аралашу түгел, хәтта хәл сорашу өчен вакыт кысыла икән… Әллә күңелләр кысыла — кем белсен… Элегрәк иркенләп сузылып, чәй арасына шәй кыстырып, көлешеп-шаярышып, уйнап кына ачуланышып, таңга хәтле ләчтит сатып ничек утырылган икән?

Әллә без үзгәрәбез, әллә тормыш үзгәртә… Дустым да үзгәргән. Тавышы боек, сүзләре “эһ-аралаш” авырдан чыга… Кайчандыр, һәр авазы белән урам башына кадәр гөрелдәп яңгырап торган, сүзләрендәге басымы белән нервылары сайрак кешеләрне асларына җибәртә торган көр тавышы каяндыр төптән тонык ишетелә сыман тоелды. “Мин алай-болай итәм; тегесен алдым, монысын планнаштырдым…” дип төрле уй корган холкы, тирән бер яр каршысында аптырап калган чарасыз кешенеке сыман, сынган тоелды. Хәл-әхвәл сораштык: кемнәр исән, ә кемдер кичә генә үлгән… Юбилейлар булган… Югалган теге берәү беркөн шалтыраткан бит – табылган, мәльгун…))

Үзем сөйләшәм, үзем шалтыратуының сәбәбе болар түгеллеген торган саен ныграк сизенәм. Күңелен бушатасы килә, нәрсәнедер әйтергә әзерләнә, әмма кыймый, тартына, кыенсына, ояла, ниндидер чынбарлыктан курка, тирәләп качып йөри сыман тоелды.

Сорау арты җавап бирә торгач, тирән сулышын озак кына тыеп торганнан соң, дустым: “гаиләм бетте, җимерелде бит индеее…” – дип телефон трубкасына чыгарды. Тик “була торган хәл, бер дә борчыла күрмәә…” кебек гадәтилек интонациясе бирергә тиешле азактагы озын “…еее” авазын үзе теләгәнчә озак суза алмады, уртасында тамагына төер тыгылды.

Юк, тукта, яшьтән шашып яратышып өйләнешкән, гөрләшеп яшәп яткан тулы тормышыгыз? Берсеннән-берсе матур балаларыгыз? Бергәләп, терсәк батырып эшләп тапкан малларыгыз? Алар кая китә?

“Син нишлисең!? Шаштыңмы әллә — минәйтәм, — ике-өч ай элек бар да яхшы иде бит, ни булды?”
“Белмим… Соңгы вакытта һәрбер сүзгә бәйләнде, никтер, юктан гына талаша торганга әйләндек. Ә көннәрнең берендә “яратмыйм, тора алмыйм, китәм” диде… менә шундый хәлләр, брат…”

“Яратмыйм, бетте-китте…”

Моннан ике-өч ел элек икенче бер дустымның нәкъ шушындый “упкын” каршында башын түбән салып сөйләгән шундый ук сүзләре искә төште: “Эштән кайтуымны тавыш белән каршы ала. Балаларны җәберли, аннан соң барысында мине гаепли. Соңындагы сүзләре: “яратмыйм, аерылышыйк, балаларны, фатирны бүлик…”.

Ике-өч ай үтми, тагын бер якын кешемнең озак еллар бергә, бер сулыш белән сулап, бер караш белән аңлашып яшәгән хатыны өйдән чыгып китә. Сәбәбе: “Хисләрем сүрелде кебек тоела башлады… Аерым торып карыйк. Бәлки…”.

Минем кебек, Аллаһыбызга шөкеранә кылып, ярты караштан аңлашып, яратышып яшәгән парлар да нигез саен түгелдер бит. Кемдер килешә, күнегә, түзә, яши. Ялкын мәхәббәт тә бервакыт хөрмәткә, аннары рәхмәткә әйләнә… Ничек инде “яратмыйм, бетте-китте”?..

Шулай, торган саен, үземне Зөһрәсез калган Таһирлар, Ширине ташлап киткән Хөсрәүләр арасында тоя башладым. “Кичә яраттым, бүген – Ой!…” кыйссалары, әле анда, әле монда һаман саен ишетелеп торды. Татар хатыннары “иреккә омтыла”, ирләре моның сәбәбен төшенергә азаплана: Ничек инде? Бер караватка бәйләп тотарлык кыйммәтләр, уртак мәсләкләр беткән мени? Бер учакка ташыган уртак муллык, үстергән балалар, бер-береңә бүләк иткән наз, терәк, ярдәм өчен кечкенә генә бер рәхмәт хисе дә калмаганмы? Инде, соңгы чиктә, ирең, бер түбә астында яши алмаслык дәрәҗәдә, җирәнгечкә әйләндеме? Аның шулай булачагы, сез җимерәчәк тормыш башланганчы билгеле түгел иде мени соң?

Нәрсә әйтим…

Шушындый кыен чынбарлыкны лаеклы каршы ала алган, алга таба яшәргә көч, батырлык, стимул тапкан көчле ирләр бар.

Тик заманында типсә тимерне өзгән, бүген исә хатынсыз (гаиләсез, тормышсыз) калган, аның кире кайтуына өметен өзгән, “ни өчен? ни булды? гаебем нидә?” сорауларына җавап таба алмый интеккән, сулган “тере мәетләр” белән хәзер нишләргә?

1

Комментарий язарга