Ярату – өч көнлек, акыл – гомерлек

Без синең белән аерылышуга таба барабыз ахры…» – дим, эштән кайтып, өстәл артына утырган иремнең алдына аш тәлинкәсен куеп. Аның ризык кабарга дип ачылган авызы ябылмыйча кала. Ә мин, икенче якка борылып, «тәүбә»ләремне әйтеп алам. Уйнап сөйләшмә, уйлап сөйләш, диләр бит, Аллам сакласын!

Иремнең болай да зур түгәрәк күзләре аның саен зурая, шакмаклана баруын күреп, аны тынычландырырга ашыгам: «Бүген ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр турында язма укыдым. Андагы сүзләргә ышансаң, безнең гаилә кризис чорына кереп бара. Күпчелек гаиләләр нәкъ менә шундый вакытта таркала икән», – дим.

семья автора статьи (1)

Быел олы улыбыз укырга керә. Аның артыннан сеңлесе куып килә. Әле тагын өйдә бик күп игътибар таләп итүче кечкенәбез дә бар – бөтен дөнья аның тирәсендә әйләнә. Кем әйтмешли, шәхси тормышка вакыт та калмый. Балаларны бер түгәрәктән икенчесенә йөртеп (кызыксынганда, теләкләре булганда шөгыльләнсеннәр дип тырышасың бит инде), өйгә кайтып ауганчы, төн җитә. Йөрү белән генә мени, барысына да түләргә дә кирәк. Кайчак акча җитеп бетмәү дә үзен сиздерә. Хәер, анысы бик байларга да җитми, диләр… Кыскасы, ирем белән, яратышу түгел, еш кына, кара-каршы утырып чәй эчәргә дә вакыт булмый. Психологлар телендә бу күренеш кризисның башы, дип атала икән. Дөнья мәшәкатьләрендә буталмыйча, бер-берсенә карата хөрмәт, ышанычны саклаучылар алга таба да бергә яшәп кала. Булмый икән, «хуш, саубул».

Гомумән, гаилә тормышында аерылу куркынычы бигрәк тә каты янаган билгеле бер чорлар бар, ди белгечләр. Тәүгесе өйләнешкәннең беренче елында булырга мөмкин. «Яратам, аннан башка яши алмыйм» дип кушылган ике йөрәк тынычрак тибә башлый. Өйдәге вазифаларны ничектер бүлешү теләге туа. Хатынның иннек-кершәнсез бик үк чибәр булмавы, ә ирнең юылмаган носкиларын карават астына ыргыта торган гадәте барлыгы ачыклана… Минем бер танышыма: «Утызның теге ягына чыгасың бит инде, кайчан өйләнәсең?!» – дисәләр, «Иртән күзне ачуга хатынның тузган чәчен, буялмаган йөзен күрер өчен өйләнимме? Очрашып йөргәндә кызлар шундый чибәр!» – дип җаваплый иде, уенын-чынын бергә кушып. Шөкер, өйләнде ул танышым. Гаилә тормышындагы беренче кризисны да, аннан соңгысын да тыныч кына уздылар.

Икенче сынау беренче бала тугач башлана, диләр. Үз тәҗрибәмнән әйтәм: гаиләдә бала туу, беренчеме ул, өченчеме, зур шатлык булу белән беррәттән, үзенә күрә бер имтихан да. Һәркем өчен. Гаиләдә сабый барлыкка килгәч, моңа кадәр «ир» белән «хатын» гына булып йөргән кешеләр «әти» белән «әни»гә әверелә. Ә «әни» кешенең төп вазифасы ир көйләү түгел, бала карау. Һәрхәлдә, күпчелек шулай уйлый һәм шушы фикергә таянып яши. Ә ир игътибардан читтә кала. Шуннан китә үпкәләшү, «сулга» йөрү… Аннан инде аерылуга да кул сузымы гына ара.

Кризисның чираттагысы бала бераз үсеп, хатын-кыз эшкә чыккач булырга мөмкин. Акча кешене боза, диюләре хакмыдыр… Хатын-кыз үзе дә акча эшли башлагач, берникадәр иркенәеп китә. Күкрәк киереп: «Мин дә эштән кайттым!» – дип йөри башлый. Ә бит өйдәге эшләрне, әтием әйтмешли, Пушкин килеп эшләп куймаган! Ашарга әзерлисе, юасы-җыештырасы… Бала да игътибар таләп итә. Менә шушы вакытта ирең, эштән кайтып, теге  носкиларын карават астына атып, диванга сузылып ятып, телевизор кабызып җибәрсә, әле аңа өстәп, сиңа: «Ашарга юкмыни?!» – дип тә куйса, беттең, шартладың! Дөресрәге, гаилә бетте!

Ә инде шушы чорны да уңышлы үтә алган икән, бу гаиләгә кризисның чираттагысына әзерләнә башларга вакыт. Гаиләдә вазифалар бүленгән, бүленмәсә, бер кеше җилкәсенә өелгән һәм ул моңа карышмый, ир белән хатын бер-берсен белеп бетергән. Аларга кызык түгел! «Сулга» йөрү куркынычы зурайган тагын бер авыр чор бу. Гадәттә, «кызык»ны ирләр эзли, ләкин аларның гаиләне ташлау уе булмый. Аерылу теләге хатын-кыз башында туа икән.

Инде әби-бабай булырлык яшьтә аерылучы парны күрсәгез, боларның башларына тай типкән, дип нәтиҗә ясарга ашыкмагыз. Монысы тагын бер кризис чорын үтә алмаган гаилә булыр. Балалар үсеп, кайсы кая тарала башлагач, «бабай» белән «әби» роленә күчә алмаган әти белән әни янәдән «ир» белән «хатын» булып кала. Алар кабат бер-берсен яратырга, кайгыртырга өйрәнә. Өйрәнә алмаганнар исә, бөтен халыкны шаккатырып, аерылыша да куя.

Кайбер психологлар, гаилә тормышындагы сынау чорлары болар белән генә чикләнми, дигән фикердә. Безгә фикер йөртү өчен исә шушылары да җитеп торыр. Игътибар иттегезме, кризис дигәннәре кайчан башлана? Гаиләдә эш бик күбәеп китеп, ул тигез бүленмәгәндә яки, киресенчә, ир белән хатын эшсезлектән интеккәндә. Күптән түгел бер ир-атның психологка биргән соравына тап булдым. «Хатыным бала белән әниләренә чыгып китте. Аерылырга тели. Шулай да, ЗАГСка гариза язмады әле. Минем аерыласым килми. Нишләргә дә белмим. Иртә таңнан төнгә кадәр эшләп, өйгә бик арып кайта идем. Бөтен нәрсә ачуны чыгара, хатыным берәр сүз әйтсә, кабынып китәм, ә ул дәшми иде. Күптән түгел хатын әйберләрен җыйды да, мин ардым, дип чыгып китте. Сөйләшергә тырышып карыйм, ул мине тыңларга теләми. Инде нишлим?»

Күп гаиләләрдә ике кешенең аралашуы радио белән сөйләшергә тырышуны хәтерләтә. Син күпме генә сөйләсәң дә, эфирдагы тавыш үзенекен такылдаячак. «Туры элемтә» игълан ителгән минутларда, ягъни каршы як сине тыңларга теләгәндә, йә линия буш булмый, йә элемтә өзелә. Бик шартлы чагыштыру булса да, гаиләдәге кризисның төп сәбәбе – ир белән хатын арасында аралашу җитмәү, минемчә. Самавыр янына утырып чәй эчкәндә яки кичен бер юрган астына кереп яткач була торган чын ихлас сөйләшү кытлыгы!

Мәрхүм әбием белән бабам исемә төште (урыннары оҗмахта булсын!). Алар, бабам бакыйлыкка күчкәнче, гел бергә йоклады. Бер кешелек караватлары янына урындык тезеп, мендәр куеп ятарлар иде дә ярты төн пыш-пыш нидер серләшерләр иде, мәрхүмкәйләр. Ә бүгенге күпчелек гаиләләрдә ничек? Хатын – бер бүлмәдә, ир – икенчесендә. Икесенең дә кулларында телефон. Алар ярты төн төрле төркемнәрдә дуслары, танышлары белән аралаша, кемнең кайда ял итүен, нәрсә белән мактана алуын карый. Инде бер-берсен бик «сагынсалар», телефон аша эсэмэс юллап кына кунакка дәшәләр.

Бергә булыйк, аерым торыйк, дигән көнгә калып барабыз ахры. Әле 1989 елда ук Массачусетсның технология университеты профессоры Михалис Дертузос замана гаиләләре арасында өйләнешеп тә аерым яшәүчеләр күп булачагын фаразлаган. Бүген андыйлар саны, чыннан да, арта. Гомумән, никахларның ниндиләре генә юк хәзер! Мәсәлән, Михалис Дертузос тасвирлаганы «очрашып йөрүче гаилә» дип атала. Мондый гаиләдә никах рәсми рәвештә теркәлгән, ләкин ир белән хатын һәркайсы үз йортында яши. Атнага бер-ике мәртәбә күрешергә мөмкиннәр.

Бүленә торган никах дигәнендә исә ир белән хатын бергә яши, ләкин, торып-торып, гаилә әгъзаларының берсе башка җиргә күчеп китә. Аңлавымча, эшләре озак вакытлы командировкалар белән бәйле булган ир белән хатынның никахын нәкъ менә шулай «бүленә торган» дип атап була.

Шөкер, бездә «швед гаиләләре» юк бугай әле. Һәрхәлдә, минем очратканым юк. Мондый гаиләдә берничә ир-ат һәм хатын-кыз бергә яши. Бергә яшәүнең барлык мәгънәләрендә дә. Швед гаиләсе янында «ачык гаилә» дип аталганы шәхсән миңа аңлаешлырак та кебек тоела. Биредә ир белән хатын иптәшенең «сулга» йөрүен тыймый, моны гадәти хәл дип кабул итә. Гаиләнең тагын бер төре – күпхатынлылыкны мөселман дәүләтләрендә акларга тырышсалар да, гафу итегез, мин моны шулай ук азгынлыкның бер чагылышы, дип саныйм.

Бүген киң таралган никах төрләре арасында мөнәсәбәтләрен рәсми рәвештә теркәми генә бергә яшәүчеләр аерым урын алып тора. Монда бар да гадәти гаиләдәге кебек. Тик, ул-бу була калса, әйтик, «холыклар туры килмәсә», аерылышу җиңелрәк. Беркем бернәрсә өчен җавап тотмый. Сүз уңаеннан, бергә яши башлауның беренче биш елында гадәти гаиләләрнең һәр бишенчесе таркалса, мөнәсәбәтләрен рәсми рәвештә теркәми генә бергә яшәүчеләрнең яртысы аерылыша. Җиңел бит. Моңа охшаш җиңел гаиләләрнең унҗиде төрен аерып чыгарган психологлар. Кунак гаиләсе, якшәмбе никахы, ял гаиләсе… һәм тагын әллә ниндиләр бар. Барысын да белеп бетерерлек тә түгел. Белергә язмасын да!

Татарстанда мондый сәер гаиләләр күпмедер, анысын әйтә алмыйм, ә менә гадәти никахлар саны, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, быел бераз кимегән. 2017 елның беренче дүрт аенда республикада 6383 пар үз мөнәсәбәтләрен рәсми рәвештә теркәгән булса, быел андыйлар саны 5817 генә. Аерылышучылар да кимүгә таба бара. Монысы инде сөендерә торган факт. Узган елның дүрт аенда 4448 пар аерылган булса, быел – 4403. Әйтергә генә җиңел, ныклап торып уйласаң, алты гаиләнең дүртесе иртәме-соңмы таркала дигән сүз бит бу! Өйләнешкәндә берәү дә, берәр ел гына яшәп карыйм да, булмаса, аерылырмын, дип өйләнми, югыйсә. Яши торгач нәрсә үзгәрә соң?

Туйларда мин бер нәрсәгә игътибар итәм: яшь парны дус-ишләре, яшьтәшләре котлаганда чиксез мәхәббәт тели. Ә менә гомер иткән апа-абыйлар сүз алса, «хөрмәт», «сабырлык» кебек төшенчәләр пәйда була. «Яратыгыз!» – дип тәкрарлый яшьләр. «Сабыр итә белегез, берегез кабынып киткәндә икенчегез ялкын өстәмәгез, дәшми калырга өйрәнегез, бер-берегезне хөрмәт итеп яшәгез», – дип киңәш бирә гаилә тормышының чиксез хезмәт икәнен белгән апа белән абый. Тик бу киңәшләр, гадәттә, туй көнне үк хәтердән юылып төшә…

Бүген гаилә коручылар арасында бераз акыл утырткач, ягъни егерме бишнең теге ягына чыгып өйләнешүчеләр артса да, балигълык яшенә җиткәнче үк ир белән хатын булып куючылар да бар. Быелның дүрт аенда республикада шундый егерме дүрт пар теркәлгән. Бу гаиләләрнең барысында да кәләшләргә унсигез яшь тулмаган әле. Дүрт гаиләдә исә кияү-балакай да бала гына. Әлеге гаиләләрдә тиздән нәни сабый барлыкка киләчәген фаразлау өчен атказанган күрәзәче булу кирәкмидер, дип уйлыйм. Хәер, статистика мәгълүматларына ышансаң, кияүгә чыгучы кәләшләрнең, яшьләренә карамастан, һәр икенчесе көмәнле. Менә монда, гаилә мәшәкатьләре баса башлагач, сүземнең башында телгә алынган кризисның куып тотачагын көт тә тор инде!

Иртә яки соң өйләнүгә кешенең белем дәрәҗәсе дә йогынты ясый икән. Югары белемлеләр, гадәттә, гаиләне соңрак кора һәм мондый никахлар ныграк була. Монысы гаилә тормышының хисләрдән генә тора алмавы, акыл белән идарә ителергә тиешлегенә бер дәлил, минемчә. Юкса, күп кенә парлар: «Яратам, бетте китте!» – дип өйләнешә дә, инде бер елдан ук: «Мин аны күралмыйм!» – дип аерылыша. Бер ел түзсәләр, ярый әле. Туйның икенче көнендә үк аерылышырга гариза язган парны да беләм. Бер көн эчендә хисләр шулай капма-каршыга үзгәргәнме? Димәк, мәхәббәткә бөтенләй ышаныч юк булып чыга?!

Замана гаиләсе көнгә нибары якынча дүрт минут вакытны гына бергә үткәрә икән. Сәгать түгел, минут кына! Шул арада яратышырга да, сөйләшергә дә, уртак тормышны кайгыртырга да ничек өлгерәсе? Бер уйласаң, гаҗәп инде: шушы дүрт минут эчендә ачуланышырга, үпкәләшергә ничектер өлгерәбез бит! Чөнки монысы җиңелрәк! Ә менә иптәшеңне хөрмәт итәргә өйрәнү, сабыр булу, тыңлый белү күп көч сорый. Рухи яктан көчле затлар исә, ни кызганыч, көннән-көн кими.

Сүземнең ахырында, артык аңлатмаларсыз гына, берничә факт китерәсем килә.

*Өйләнгән ир һәм кияүдәге хатын ялгыз яшәүчеләргә караганда озынрак гомерле була.

*Гаиләле ир карьера баскычыннан җиңелрәк атлый, югарырак үрләргә ирешә.

*Гаиләле кешеләр гаиләсе булмаганнарга караганда якынча дүрт мәртәбә күбрәк байлык туплый. Ә аерылганнарның байлыгы бөтенләй өйләнмәгәннәрнеке белән чагыштырганда җитмеш җиде процентка кимрәк.

Менә шул! Гаиләле булуның нинди көч икәнен шуннан белегез.

Минем фәлсәфә яратучы биш яшьлек кызым әйткәнчә: «Өйдә кайчан бәхет була? Бөтен кеше эштән кайткач, әни тәмле әйбер пешерсә, өй җылы булса һәм беркем дә ачуланышмаса…» Балалар алдый белми!

Комментарий язарга