ЯРАТУ НОКТАСЫ: РӘМИС АЙМӘТ

Әле дә хәтеремдә: «Мәдәни җомга» газетасының «Шигырь нечкәлек билгесе белән языла» дигән сәхифәсе иде ул. Башта – исеме сихерләде: Рәмис Аймәт. Аннары – фотосына юнәлде игътибарым: плащ якасына ике кулы белән ябышып төшкән егет сурәте… «Карт түгел…» – дигән уй йөгереп узды башымнан. «Сәер…» Ул да булмады, шигырь көлтәсенә кереш сүз язган автор исеменә төште күзем: Лена Шагыйрьҗан. Монысы – икенче яшен булды. Лена апаның шигъриятенә инде бер фасыл буе гашыйкмын! Саҗидә ападан соң ул – минем өчен – БЕРЕНЧЕ…

Һәм менә бу – әлегә таныш түгел шагыйрьнең шәлкеменә – кереш сүз язган. Бераз гына куркыта… Шулай да тәвәккәллим: Лена апаның сүзенә әле бер шиксез ышанган чагым. Газета битенә бармак белән төртәм дә (кайсы шигырен беренче укырга – шулай сайлыйм), керешәм:

Үз кануны аның, үз кыйбласы –
Коя гына яңгыр, коя гына.
Йолдыз ташы кагыламы үксеп,
Ут чәчелеп кала, төнне кисеп,
Яңгыр-атның яшьле тоягыннан.

Кыскасы, мин башымны җуйдым… Чын Хакыйкатьнең монда, җирдә түгел, ә нәкъ менә Югарыда булуын – үземнең дә яңа гына ваемлый башлаган чагым. Һәм миңа бу хакта – кемнеңдер шигырьләре сөйли… Нәкъ мин сусаганча, көткәнчә, ялварганча…

***
Мине элек тә, әле хәзер дә бик нык гаҗәпләндергән факт: Рәмис гомер буе административ, җитәкче урыннарда эшләде. Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Шәриф Камал музее директоры, Тукай музее директоры, инде менә – боҗра кабаттан йомылды – бүген тагын Язучылар берлеге рәисе урынбасары. Язучылар берлегенең авыр, саллы ишекләрен ачып кереп, икенче катка күтәрелсәң, кабат Рәмискә юлыгасың…

Минем өчен бер-беребезне белгән шушы еллар аралыгындагы Рәмисләр – гаять төрле, әмма барысы да – бердәй кадерле. Шәриф Камал музеенда эшләгән чордагы Рәмис – романтизм чорымның символик бер образы. Шигърияте аша да, тышкы кыфәте буенча да, әңгәмәләребез нәтиҗәсендә дә мин аны Врубельнең «Демон»ына, Ницшеның Заратустрасына тәңгәл күрә идем…

Тукай музеенда эшләгән елларында Рәмис белән без инде җирчәрәк, әмма тагын да тирәнрәк, кешелеклерәк сөйләшүгә күчтек. Темалар да үзгәрде: ялгызлык, тәкъдир, әти-әниләр, кеше кадере… Һәм – әдәби дөньяга тоташ бер ташкын булып килеп кергән ЯҢА БУЫН… Рәмискә дә, миңа да бик кадерле иде – ЯҢАЛАРны күрү һәм тоемлау…

Тукай музеенда эшләгән чорында Рәмисне, яратып, үз итеп, «Бельфегор» дип атап йөртә идем. Шундый француз фильмы бар – «Бельфегор – призрак Лувра». Бельфегор – җанына тынгы тапмыйча, Җир белән Күк арасында бәргәләнеп йөрергә мәҗбүр булган борынгы Мисыр рухларының берсе. Фильмда аның тавышсыз-тынсыз шуып кына Лувр коридорлары буйлап йөрүе таң калдыра иде мине.
Рәмистә дә бар ул үзенчәлек – сиздермичә генә, шуып кына хәрәкәт итә белү… Һәм үзеннән соң – сәмавилек җиле калдыру…

***
Көзгә керәм… Берьялгызым гына.
Син җәйләрдә әле йөрисең…

«Чакыру» дип аталган бу романсны Зилә Сөнгатуллина башкаруында сәгатьләр буе тыңлый алам. Туйдырмый. Рәмиснең зәвыгы, сүзләрнең затлы бизәге күбәләк канатыннан җилпенеп калган алтын тузан булып уйный һавада. Җырның соңгы аһәңенә кадәр…

Эстраданы мәгънәсез, гарип җырлар баскан бер заманда Рәмиснең сүзләренә язылган көйләр анда да бер рәхәт сулыш булды. Зәвыклы шигырьне көй белән дә гарипләндереп булмый, ахрысы. «Соңгы яфрак», «Син – минем җанымның яртысы», «Син җитмисең җанга», «Көтәм сине» – бу җырлар конвейердагы башка җырлардан аерылып тора.

Рәмис – эстрада өчен махсус яза. «Акча эшлим», ‒ дип, материаль ягын калкытып куярга ярата. Бик озаклап үзирония белән көләргә дә ярата – шулай дигәч. Шулайдыр, мишәр бит ул, нишләп әле – эшләмәскә ди, мөмкинлек булганда.))

Әмма – икенче ягы да бар. Акча эшләүне максат итеп куйса да, ул үзен – җан кимәлен – сатмый. Һәм җырларында – бу – яңгырый. Аның җырларында яра бар, газап бар, язмыш, ягъни чын җан тарихы бар. Ә чын тарихны ялганнан аера белә адәм баласы – нинди генә бушлык белән томалама аның аңын…

Рәмиснең үзенең җырлавын яратам. Тавышы – моңлы, хәтере – энциклопедик. Төннең бер уртасында уятып сора – ул сиңа теләсә кайсы җырның авторын, кайчан иҗат ителгәнен әйтеп бирә. Сара Садыйкова, Рөстәм Яхин көйләрен гел авыз эченнән мыгырдап йөри…

Күрәсең, күбәләк канатыннан купкан алтын тузандай җилгә очкан ул еллар – аның күңеленә якын һәм тәңгәл…

kaleb-tatar.ru

Комментарий язарга