ЯРАТУ

Йөзләреңдә нурлар булып янар өчен,
Күзләреңнән яшьләр булып тамар өчен,

Шул күзләргә тик бер генә багар өчен,
Нишлим икән, әйтче, бәгърем, нишлим икән?

Хисләремне упкыннарга атыйм микән,
Әллә синнән ераккарак качыйм микән,

Әллә йөрәк серләремне ачыйм микән,
Нишлим икән, әйтче, бәгърем, нишлим икән?

Нигә күрдем таңдай якты йөзләреңне,
Ник тыңладым «Сөям» дигән сүзләреңне,
Оныта алмыйм сагыш тулы күзләреңне,
Нишлим икән, әйтче, бәгърем, нишлим икән?

Юк, чакырма мине кайнар кочагыңа,
Җаным атма татлы газап учагына,
Күрәсеңме, сары яфрак тәрәз чиртә,
Хуш, бәгърем, җиһаннарда көзләр җитә…

 

Улыма

Гомереңдә әгәр авыр
хәлгә калсаң,
Юл табалмый аптырасаң,
арып талсаң,
сөйгән ярың
Йөз чөерсә, якыннарың,
Исеңә төшер бу дөньяда
анаң барын.
Исеңә төшер сине сөйгән
йөрәк барын,
Шул бәлаңә мең бәлаләр
өстәп тагын,
Беркем сөймәс хәлгә калсаң,
ким булсаң да,
Син табарсың саф мәхәббәт,
ялкын анда.
Ана күңеле синең өчен
мәңге утта,
Син димичә торалмый ул
бер минут та,
Синең өчен тик ул шулай
көя белә,
сөя белә
Гомере буе суынмыйча.
Куанычың булса, тагын
аңа кил син,
Бер шатлыкны ике шатлык
итә бел син.
Борчулардан арыган йөрәк
бер юансын,
Елый-елый, көлә-көлә
бер куансын.

 

Улларым – күз нурларым

Иң беренче җырларым
Сезнең өчен җырладым,
Сездер илһам чишмәләрем –
Улларым – күз нурларым.
Сикәлтәле юлларым –
Кайгыларым, уйларым,
Кайгыларым җиңеләйтә
Улларым – күз нурларым.
Нәүмизлекне тоймадым,
Мәхәббәтем җуймадым:
Мәхәббәтем җимешләре –
Улларым – күз нурларым.
Ялгыз аккош булмадым,
Кыяга атылмадым,
Иңнәремдә пар канатым –
Улларым – күз нурларым.
Җырлавымнан тынмамын,
Бәхетемне зурлармын.
Рәхмәт сезгә, бәгырьләрем –
Улларым – күз нурларым!
Кыскарадыр юлларым,
Сиңа сузам кулларым:
Хәвефләрдән сакла, Раббым,
Улларым – күз нурларым…
Улларым – күз нурларым.

 

Оч син, җырым…

Оч син, җырым, оч син еракларга,
Җилләр сине көтеп алсыннар.
Сандугачлар, сайрар сандугачлар
Моңнарыңа хәйран калсыннар.

Оч син, җырым, алтын диңгез кебек
Иген кырларында чыңла син.
Моң яраткан халкым, сөенә-сөенә,
Онытылып сине тыңласын.

Оч син уйнап, шаян тургайлардай
Зәңгәр киңлекләргә омтыл син.
Син чыңлаган җирдә шатлык тусын,
Күңелләрдә кайгы онтылсын.
Оч син, җырым…

 

Язгы Казан

Гөрләвекләр гөрләп ага,
Җырчы кошлар канат кага,
Казаныма якты яз килгән.
Еракларга яңгырый азан –
Моңнарга күмелә Казан,
Мондый гүзәллекне кем күргән!

Язгы Казан, нурлы Казан,
Сиңа атап җырлар язам,
Очсын диеп ерак илләргә.
Дусларым хәйран калсыннар,
Куаныч, илһам алсыннар
Без яшәгән гүзәл җирләрдән.

Язгы Казан, назлы Казан,
Еракларга яңгырый азан,
Каурый болытларга кагылып.
Акчарлаклар оча уйнап,
Канатлары кала чыңлап,
Кояш нурларында чагылып.

 

Күңел

Яңа язлар кайткан,
Шомырт чәчәк аткан,
Тирә-ягы гүя ак күбек.
Яшьлек инде тәмам,
Тик күңелгә һаман
Алда әле сөю бар кебек.

Кара көзләр җиткән,
Чәчкә кырау төшкән,
Яңа гына яуган кар кебек.
Ә күңел гел көтә,
Нидер өмет итә,
Алда әле гомер бар кебек…

Сайрар коштай булып,
Моң-җырларга тулып,
Ник талпына һаман бу күңел?
Җүләркәем, димен,
Көткәннәрең синең
Хыял гына бит ул, чын түгел.

 

Рәхмәт сиңа, бәгърем…

Көтмәгәндә берәү очкын атып,
Ут дөрләтсә кинәт җанымда,
Кинәт дөрләгән ут кинәт сүнә,
Син каласың һаман янымда.

Көзләр килгән саен сагайдым мин,
Салкын үтмәсме дип җаныма.
Үтәлмәде һичбер салкыннар да,
Син булганга һәрчак янымда.

Яндырмый да артык, көйдерми дә,
Сүндерми дә яшьлек ялкынын,
Син киләсең саклап җан җылысын,
Рәхмәт сиңа, бәгърем, алтыным…

 

Бер җылы сүз…

Гомерем инде – үткән заман,
Пәрдә төште – тормыш тәмам.
…………………………………
Көтмәгәндә ерактагы
Якын дустан хәбәр алам:
«Кайгыларың уртаклашам,
Сабырлыклар теләп калам.

Саклый йөрәк яшьлек хисен,
Югалтмыйча тылсым-көчен.
Якының ук булмасам да,
Матур исемең яши җанда.
Җырларыңнан ләззәт алам,
Хисләреңнән канатланам.
Үткәннәрем яңаралар –
Яшьлегемә кайтып калам.
Мин яратам сине һаман,
Мин яратам сине һаман!

Тик бар сиңа үтенечем,
Ишет мине, зинһар өчен,
Йөз чөерсәң дә барыннан,
Аерылма җырларыңнан.
Җырларыңа сал син барын,
Куанычың, кайгыларың.
Җыр-моңнарың белән бергә
Халкың белән син гомергә!..»

Исем китеп үз-үземә,
Яшем түгәм сүзсез генә…
Бу җаныма кирәк икән
Бер җылы сүз,
бер сүз генә…
Бер сүз генә…

 

Әткәм кабере янында

Әткәй, бәгърем,
тагын сиңа килдем,
Сөйгән гөлләреңне китердем.
Син бит, әткәй, мине,
артык сөеп,
Шул гөлләрдәй назлап үстердең.

Юлларымда җил-давыллар купса,
Үз күкрәгең куеп сакладың.
Мин, тормышта язлар гына тоеп,
Синең ышыгыңнан атладым.

Гомеремдә бер очратсам әгәр
Синдәй яратканны баласын,
Әйтер идем: – Артык иркәләмә,
Уйла аның синсез каласын,
Кайгыларның әле буласын,
Уйла аның синсез каласын…

 

Иң зур мирас

Алтын җыйма, йортлар куйма
Мираска дип балаңа,
Иң кадерле мирас итеп
Туган телен бир аңа.

Иле белән, дине белән,
Туган җир белән бергә
Туган телгә мәхәббәт сал
Күңеленә гомергә.

Аерса да хак язмышы
Туган йорттан, иленнән,
Күңеле мәңге аерылмасын
Газиз туган теленнән.

Кайда гына ишетсә дә
Аның татлы авазын,
Туган якка очсын күңеле,
Сагынып ана назын.

Онытмагыз, бу дөньяда
Иң зур мирас бер генә:
Көмеш чыңлы, талгын моңлы
Газиз туган тел генә…

 

Моңлы җаным минем – халкымнан…

– Нигә моңлы җырларыгыз? – дисез. –
Бәхетсезме әллә Сез бүген?
Халкым моңлы минем, ахры, шуңа
Моң ярата бигрәк күңелем.

Әнкәемнең бишек җырларыннан
Моң саркыган сабый аңыма,
Шуңа дадыр күңелем моңлы булган,
Моңнар якын бигрәк җаныма.

Балачактан үзенә әсир иткән
Халкым моңнарының аһәңе
Сүрелмәде гомерем буйларына,
Күңелемнән китми яшәде.

Моңлы Тукай, «Рамай», «Зиләйлүк»ләр
Сабый чактан җаным тетрәткән,
Шулар булды, ахры, җырларымны
Моңнар агымына юнәлткән.

Моңнар булып агыла күңелемнән
Үз халкымның ачы сагышы,
Күз яшьләре, шатлык-кайгылары,
Гасырлардан килгән язмышы…

Бер моңая күңелем, бер куана,
Хисләр дулкынына бирелеп.
Тормыш ничек, җырларым да шулай,
Кайгы-шатлык бара үрелеп.

Картайсам да, арып талчыксам да,
Мин җырлармын һаман, һич тынмам.
Эзләмәгез гайре сәбәпләрен,
Моңлы җаным минем – халкымнан…

 

Безнең язлар мәңге Тукайлы

Син яшендәй балкып яшьнәдең дә,
Йолдыз булып күккә атылдың
Һәм, онтылмас моңлы сазы булып,
Йөрәгендә калдың халкыңның…

Язлар килә янә. Һаваларда
Язның татлы сулышы ишетелә,
Каурый болытлардан сызылып кына
Җанга якын таныш моң килә.

Нидән әле, нидән бүген болай
Җан тетрәнә, хисләр уяна?
Нидән болай күңел дулкынлана,
Әле елый, әле куана…

Ак ефәктәй бөдрә болытларда
Нинди сихри сыннар чагыла?
Зыңлап торган күңел кылларына
Сагыш дулкыннары кагыла…

«Моңлы сазым» әрнеп өзгәләнә,
«Зиләйлүк»ләр елый күк анда,
Тукай рухы шулай йөриме әллә
Үлемсез моң булып җиһанда?

Моң агыла гүя, татлы бер моң,
Дәва булып халкым җанына.
Язлар саен шулай, кошлар кебек,
Тукай кайта туган ягына.

Моң агыла талган йөрәкләргә,
Аһ, сусаган халкым моңнарга!
Мәйданнарга агыла халкым бүген
Бөек Тукай моңын тыңларга.

«Моңлы сазы» аның йөрәкләрдә,
Татлы назы мәңге күңелдә,
Шуңа килә халкым Тукаена
Һәм киләчәк шулай гомергә.

Бер-бер артлы еллар үтсәләр дә,
Мәңге онытмас халкым Тукайны,
Күңеле аның булыр мәңге моңлы,
Ә язлары – мәңге Тукайлы!

 

И, газиз туган телем…

И, туган тел, күкрәгемдә
Тибрәнгән тәүге сүзем,
Алда әле һаман көрәш…
Бирешмә, әй, бул түзем.

Юлларыңда нинди генә
Җил-давыллар күрмәдең,
Моабит тәмугына да
Түздең бит син, үлмәдең!

Күпме таландың, тапталдың,
Утлы мәхшәрдә калып,
Бирешмәдең, бәреп чыктың,
Таш диварларны ярып.

Һәм балкыттың бар дөньяга
Батырларның эзләрен,
Йөрәк каны белән язган
Соңгы васыять сүзләрен.

Дошманнарга татар исемен
Пычратырга бирмәдең,
Факел итеп күтәрдең син
Каһарманнар йөрәген!..

Канлы көрәш утларында
Корычланган тел бит син.
Билен бирмәс, үлем белмәс
Батырларга тиң бит син!

Беләм, язмыш нинди генә
Ялкыннарга салмасын,
Авыр көрәш юлларында
Үз үрләрең яуларсың.

Һаман яуда, көрәштә син,
Сөекле сазым минем,
Инде үз туган җиреңдә
Яшәү даулаган көнең…

И, газиз туган телем!

 

Җан җылымны кушып җырлар язам…

Җан җылымны кушып җырлар язам,
Назлы күңелләргә үтсен дип,
Мәхәббәтем булып, үз халкыма
Моң-җырларым барып җитсен дип.

Җырларымда минем үз халкымның
Кайгы-шатлыклары чагыла.
Әле тургай булып кагына алар,
Әле моңнар булып агыла…

Җырлап килдем яшьлек язларыма,
Җырлап яшим әле бүген дә.
Бәхет санар идем, тик бер җырым
Калса әгәр халкым күңелендә.

Давыллардан арган бәгырьләргә
Ләйсән яңгыр булып кагылса,
Җырларымда танып җан җылымны,
Тик бер йөрәк әгәр сагынса…

Янма, йөрәк, сызма, күңел

Янма, йөрәк, сызма, күңел,
Өзгәләнмә, җан гынам.
Күк айкала, җир чайкала,
Сынма, рухым, бул чыдам…

Халкыңны күр, хәленә кер,
Мәрхәмәт кыл, суз кулың.
Чыңласын саз, җырларың яз,
Аңа бир бар җан җылың.

Дан димә син, мал димә син,
Төкереп бир барына.
Тынмасын саз, җырларың яз,
Манып йөрәк каныңа…

Бер көн җитәр, давыл үтәр,
Яктырып ал таң туар.
Җылы язлар җаның назлар,
Ләйсән яңгырлар юар.

Ышан, күңел, ерак түгел,
Җитәр ул көн, бер җитәр.
Туган халкың яклар хакың,
Саклар исемең, үз итәр…

Комментарий язарга