«ЯРДӘМ» МӘЧЕТЕ ИЗГЕ ЭШЛӘР КЫЛА

Казандагы «Ярдәм» мәчетендә балага исем кушу өчен бүлмә ачылды. Бүлмәнең түрендә – агачтан эшләнгән бишек. Аны төрмәдә утыручы егетләр үз куллары белән эшләп мәчеткә бүләк иткән. Изге эшләре кабул булсын. Шуны да әйтергә кирәк: «Ярдәм» мәчетендәге хәзрәтләр атна саен төрмәләргә барып дин сабаклары бирә. Тамчыдан күл җыела. Гөнаһ кылган кешедән дә өметне өзмәскә кирәк. Алар арасында да ярдәмгә мохтаҗлар күп.g2skyUavnxs

otsU80md8NI

Комментарий язарга