Хәтер төпләрендә утлы күмер (Көндәлекләр)

2010
15 гыйнвар. «Минем» Айгөл 12 гыйнварда бәби тапты. «Кыз бала тап, юкса яратмаячакмын», — дигән идем, кыз тапкан. Заманында Айгөл белән бик каты дуслашкан идек. Нурсөя авылларына кайтканда бер-ике тапкыр минем янда да калып торган иде.

Минем янда калып бер-ике көн мине карап торучы кызлар булгалады ул. Яшь, матур кызларны минем яратуым гадәти хәл инде, ләкин яшь кызларның мине яратулары гаҗәбрәк. Бу минем фантазиям тудырган фикер түгел. Алар яратуларын исбатлыйлар бит.

9 апрель. Бу дүрт-биш көн эчендә гел врачлар белән мәш килдек. Башта 2нче республиканскийдан уролог Галина Александровна килде. Әлбәттә инде, главврач аша гына. Ул Галина Александровна мине күптән үлемгә хөкем иткән инде: «Столько лежите, что же хотите?» — дип кенә җиффәрә. Үләргә мин каршы түгел, ләкин шешеп, череп түгел.

Гомумән, мин бервакытта да озак яшәргә тырышмадым. Кулдан килгәнне эшлим дип, эшләгән эшем кешеләргә ошасын иде дип тырыштым. Гомерне без еллар белән исәпләргә гадәтләнгәнбез. Ә бит ул синең ничек яшәвеңә, үзеңнән соң нәрсә калдыруыңа карап исәпләнергә тиеш. Әнә Тукай 27 ел гына яшәгән, ә шул гомер эчендә күпме үлемсез әсәрләр иҗат итеп калдырган.

Галина Александровна берни эшли алмагач, 18нче больницадан уролог чакырттым. Әлбәттә инде, главврач аша. Ул ялт-йолт карап китте. Аның киңәшләре бернигә яраксыз булып чыкты. Төне буе косып чыктым. Нурсөяне дә йоклатмадым, үзем дә йокламадым. Иртән бик каты температура күтәрелде. Участок врачын чакырттык. Әлфия Курмаева дигән сөйкемле генә хатын икән. Бик игътибар белән тикшерде. Аның мөлаем йөзе, сине кызганып, кешегә кеше итеп каравы тәэсир иттеме, бүген температурам төшкән.

28 апрель. Укытучылар арасында да наданнар күбәя.Әдәби әсәр белән тормыш чынбарлыгы арасындагы аерманы алар укучыларына аңлатырга тиеш иде югыйсә.

— Телне югалту сезнеңчә нәрсә ул? Кайсы телдә сөйләшсәң дә барыбер түгелмени? — диделәр.

— Туган телеңне югалту — үз-үзеңне югалту ул, — дидем. — Рус, инглиз телендә генә сөйләшә башлыйсың икән, телисеңме-юкмы син аларның гореф-гадәтләрен, хәтта диннәрен дә кабул итәсең. Син алар җырын җырлыйсың, ләкин бит синең күңел төбеннән саркылып торган моң бар. Син алар җырын да җиренә җиткереп җырлый алмыйсың, ата-бабаларыңнан саркып кергән моң да өскә калкып чыга алмый. Чөнки телнең артикуляциясе үзгәргән. Син инде үз йөрәгең урынына ясалма йөрәк куйдырган кеше кебек рухи дискомфорт кичергәнсең.

Минем сүздән соң уйланып калдылар.

27 май. Айзилә кичә безнең ярдәмнән башка берничә адым атлады. Тиздән бер яшь тула, бәлки, шул вакытларда йөреп тә китәр.

27 июль. Язучылар күбәя. Һәркемнең үз китабын чыгарасы килә. 1968 елда, мин Язучылар союзына әгъза итеп алынганда, Татарстанда нибарысы 60 язучы бар иде. Хәзер союзда әгъза булып торучылар 250 кеше. Китап нәшрияты 250 китап чыгара алмый. Шуңа усаллашу, кычкырышу китә.

3 август. Минем тормыш гел көрәштән торды: яшәү өчен көрәш, китапларымны чыгару өчен көрәш, дөньяда бер мескен бәндә булып калмас өчен көрәш һ.б.лар, һ.б.лар.

«Идел» журналында өч бит шигырьләрем чыккан. Анда хәзер баш редактор булып Рифат Фәттахов утыра. Ул «Татарстан» журналында эшләгәндә: «Мин кайда гына эшләсәм дә, синең шигырьләреңне басмаячакмын», — дигән иде. Хәзер үзләре сорап алдылар.

9 август. 7-8 көн бакчада булдык. Анда кайнар. Температура 38дән төшми. Яңгырлар юк. В.Путин Россия икмәген чит илләргә чыгаруны тыйды. Бөтен Россиядә 45 миллион тонна икмәк җыеп алыныр дип көтелә. Былтыр 110 миллион тонна иде. Дөрес, монын өчтән бере кәгазьдә генә. Үзебезнең Татарстаннан беләм: главалар яки колхоз председательләре белән сөйләшкәндә һәрвакыт шул сорауны бирәм: «Гектардан күпме уңыш чыга?» Икмәк уңган елларда алар 18-20 чыга диләр иде.

— Ә Президентка ничә дип рапорт бирәсез?

— 35-48 центнер дип.

— Ә ул кәгазьдәге икмәк нәрсәгәдер «тотылырга» тиештер бит.

— Икмәк бит йә чери, йә урлана. Хәзер алдашырга мөмкинлекләр күп. Икмәкнең кәгазьдәгесе «үзебездә кала». Без сыерларга фураж итеп бирәбез. Сыерның теле зур булса да: «Безгә коры печән яки салам гына ашаталар», — дип әйтә алмый.

Шәймиев былтыр гына әле: «Бездә өч еллык запас бар», — дип мактанган иде. Быел инде икмәкне төрле төбәкләрдән сатып алалар.

2 октябрь. Безгә начар булып тоелган кешеләрнең дә яхшы яклары була. Начарлык эшләгәндә аны кызулык белән язып куясың, ә яхшылык эшләсә, язарга онытасың. Көндәлекләремдә кемнәрдер турында ачулы сүзләр языла икән, бу әле ул кеше бөтенләй яман дигән сүз түгел. Миңа начар булган кеше кемнәргәдер бик күп яхшылык кылгандыр. Кемнәрдер бу көндәлеккә керми калса, үпкәләмәсеннәр. Көндәлек ул тарих дәреслеге түгел. Анда бөтен нәрсәне язып барып булмый. Көндәлектә кемнәргәдер каты сүз әйтелә икән, күңеле киң кешеләр моны кичерер. Ә инде кичерә алмаучылар гаепне үзләреннән эзләсеннәр. Мин бары тик булган фактларны гына теркәп барам. Монда берни дә уйлап чыгарылмаган.

16 октябрь. Төрле кеше төрлечә язучының абруен төшерә. Тормышның менә шундый чүп-чарлары язу дәртен сүндерә. Хәзер бик язып та булмый инде. Хәлсезлек. Укырга күз арый. Күзнең аруы тәнгә күчә. Кеше шулай башта рухи яктан, аннары физик яктан бетәдер, күрәсең. Кинәт кенә, өреп сүндерелгән шәм кебек сүнеп куеп та булмый. Менә Фәридә Кудашева 90 яше тулыр алдыннан, җырлап йөргән җирдән үлде. Галим Миркасыйм Госманов кинәт үлде. Мондый бәхетле үлем миңа тәтемәс инде. Гомер буе интегеп яшәп, үземне караучыларны үземнән биздереп үләрмен.

30 октябрь. Кичә беренче кар яуды. Минем урамга чыкмаганга айдан артты бугай.

Бу дәфтәрне менә бүген тәмамлыйм,
Инде хәзер шигырьләр дә язалмыйм.
Гомеремнең офыгына җителде,
Йөрәк инде парә-парә тетелде.

Үтте гомер тартышып һәм көрәшеп,
Кешеләргә байлыгымны өләшеп.
Яр читенә килеп җиттем, хушыгыз,
Шигырьләрем, кошлар булып очыгыз.

Монда уйлар, монда хисләр дәрьясы,
Монда бар да гел чынбарлык, ялган юк.
Каләмемне атам бүген еракка,
Көрәшергә, ярышырга чамам юк.

7 ноябрь. Сәүияләр килеп китте. Айзилә, Аллага шөкер, үсеп килә. Сөйләшә генә белми әле. «Мәммә», «әннә» — бар белгәне шул.

31 декабрь. Көндәлекне күпме сузсаң да сузыла.

Каләмемә әйттем: тукта!
Көндәлеккә куям нокта.
Кемдер ягар аны утка.+
Сүзләр янар дөрли-дөрли,
Ялкын әйтер: тукта, тукта…

Комментарий язарга