Яшәүче яшәргә тиеш!

“Төп максатым – авылны яшәтү һәм таныту” – берничә ел дәвамында Илшат Харисов әнә шундый изге, ихлас теләк белән 32 йортлы Яшәүче авылында гаҗәеп Сабан туе оештыра. Чирмешән районындагы Яшәүче авылы өчен генә түгел, күрше авыллар, күрше районнар өчен дә иң истә калган бәйрәмгә әверелә ул. Быел биредә “Идел” журналы хәбәрчесе дә булып кайтты.

Бу авыл турында һәм биредәге Сабан туе турында күптән ишетеп беләм. Чөнки бирегә республиканың танылган сәхнә йолдызлары һәм көчле көрәшчеләре килә. Сәбәбе гади: шушы авылда туып-үскән, бүгенге көндә Әлмәт районында хезмәт итүче Илшат Юныс улы Харисов – 70тән артык җыр авторы һәм заманында Чаллыда танылган тренерларда шөгыльләнгән көрәшче. Әнә быел да бәйрәмгә Зөһрә Шәрифуллина, Лилия Муллагалиева, Алсугөл, Закир Шахбан кебек җырчылар һәм исемнәре бөтен республикага танылган Булат Мусин, Динар Гатиятов, Руслан Хәмидуллин, Пунхан Наджафов кебек көрәш осталары, Алмаз Заһретдинов, Фәнил Залаков кебек остазлар һәм хөкемдарлар  кайткан иде.

Яшэуче

Зөһрә Шәрифуллина: “Яшәүче авылындагы Сабан туе беренче кайтуым. Гәрчә Илшат белән ул Чаллыда яшәгән вакытта ук хезмәттәшлек итәбез. Аның шигырьләренә язылган җырларны башкарам. “Без – мишәрләр” дигән бик матур җыр иҗат иттек. Минем ирем дә бу яклардан, шуңа мишәрләргә бернинди начар сүз әйтә алмыйм, мишәр егете белән яши-яши үзем дә мишәргә әверелеп беттем инде. Уңган, булган халык”.

Яшэуче1

Хәйруллин да, кулак оныклары да ярдәм итә

Яшәүче авылының тарихы әллә ни озын гомерле түгел. 1929 елда күрше Кармыш авылыннан күчеп килгән кешеләр нигез сала аңа. Иң зур вакытларында да 79 йортта 450ләп кенә кеше яшәгән. Әмма табигате, урнашкан җире гаҗәеп. Авыл үзе үзәнлектә урнашкан, әмма тирә-ягы таулар белән әйләндереп алынган. Ул тауларда, Кавказ якларын хәтерләтеп, матур-матур чишмәләр челтерәп ага. Моннан дистә ел элек Яшәүче авылында Сабан туйларын янә торгызып җибәргән Фаил абый Мортазинга мөрәҗәгать итәм:

Яшэуче2

— 60 яшемә кадәр “Ямашнефть”тә эшләдем. Авылга кайтып йөри идек. Берзаман пенсиягә чыккач, хатыным белән кайткан идек тә, туган авылда төпләнеп калдык. Кайтуга ук авылның 80 еллыгын билгеләп үттек. Шул вакытта 50шәр ел күрешмәгән кешеләр очрашып киткән иде. Һәм Сабан туе уздыру идеясе дә туды. Хәзер кайчандыр авылыбыздан чыгып киткән кешеләр ел саен кайтмасалар да, ара-тирә шул бәйрәмгә булса да кайталар, рәхмәтләрен укыйлар. Шуның белән бергә, авылны яшәтү теләге дә ныгый бара. Бездә хезмәт сөючән, тырыш халык яши. Мал күп тоталар. Инде яңа йортлар пәйда була башлады. Социаль объектларыбыз да, Аллага шөкер, бар, эшләп тора. Авылыбызның икенче, рәсми исеме дә бар: Әшәлче.

Сабан туйлар мин кечкенә чакта да уза иде. Бәйрәмгә кадәр бер-ике атна кала, яшьләр үзара җыелышып, җыеннар уздыралар, бииләр, җырлыйлар… Тирә-юнь авыллардан да килә иде яшь җилкенчәк. Менә бу әрәмәлекләрдә кыр казлары, үрдәкләре, челәннәрне хәтерлим әле.

Спонсор-иганәчеләребез дә җитәрлек, Ходайның биргәненә шөкер. Быел да бәйрәмне уздырыйк әле дип, районга барган идек, Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның кабул итү көненә туры килдем. “Мин сезнең авылдан булсам, ярдәм күрсәтер идем дә бит” дип җавап бирә башлаган иде, “без бит сезне авылдан түгел, шушы округтан сайладык” дигәч, килеште, ярдәмен дә җиткерде. Район башлыгы Фердинанд Дәүләтшинга да рәхмәт, ул да ярдәмен кызганмады.

Яшэуче3

Илшат – молодец егет! Анда да хат яза, монда да. Каршы килүчеләр дә юк бит, Ходайның рәхмәте. Кемерово, Красноярскилардан кадәр ярдәм итүчеләр табыла. Әнә теге тау башында исә Лишуннар тавы урнашкан иде. Теге зәхмәтле елларда байларны, кулакларны Себергә сөргәндә, гаиләләрен менә шунда калдырганнар, землянкаларда яшәгәннәр, бәгырькәйләрем. Тирә-юнь авылларга төшеп, хәер-сәдака сорап көн күргәннәр. Менә шунда яшәүчеләрнең балалары-оныклары бүген Кемерово, Красноярскиларда гомер кичерә.

Бар да бүләк ала

— Елның елында киләсе Сабан туена әзерлек алдагысы тәмамлануга ук башлана, — ди Фаил абыйдан эстафетаны кабул итеп алган Илшат Харисов.

Яшэуче4

Әлеге сүзләргә бик җиңел ышанам. Бер тауны хәтерләткән җыелган бүләкнең иге-чиге юк кебек. Мәйданга керүгә үк шуңа игътибар иттем: Сабан туе мәйданы авылның үзеннән дә зуррак сыман. Нинди генә аттракционнар эшләми дә, нинди генә уеннар бармый биредә. Бала-чага рәхәтләнә: алар, теге яки бу уенда катнашып, бүләкләрне дә үзләре сайлап алу бәхетенә ия. Аннан килеп, төрле авыллардан җыелган ир-егетләр, хатын-кызлар, командаларга бүленеп көч сынаша. Кайберләрендә бер үк авылдан булганнар ярыша. Әйтик, аркан тарту бәйгесендә Түбән Кәминкә авылының бер оч егетләре белән икенче очныкылар очрашты… Бәйрәм дәвамында югарыда телгә алынган җырчылар чыгыш ясый.

Лилия Муллагалиева: “Соңгы өч-дүрт ел эчендә Илшат Харисов белән бик тыгыз мөнәсәбәтләр урнашты. Икенче ел рәттән бу авылга нәкъ менә аңа, Илшатны биргән төбәккә булган хөрмәтемне белдерергә кайтам. Чирмешән районындагы бик күп авылларга багышлап җырлар иҗат иттек. Сабан туен исем китеп күзәтеп утырам, бернинди таркаулык юк, шундый бердәм халык, ихлас бәйрәм. Бәйрәмнең башка төбәкләрдән соң уздырылуы да шәп икән: тансык була башлый. Шундый җылы каршы алалар, багажник тутырып бүләк биреп җибәрәләр. Быел да бик яратып кайттым бирегә. Узган ел бүләк итеп җибәргән бишекләрендә кечкенә балабыз үсте, быел инде кунакка да кайтты әнә”.

Яшэуче5

Шунысы кызык: бәйрәмне уздырырга ярдәм итүчеләр Яшәүченекеләр генә түгел. “Бу эшкә Елховой, Кармыйш, Түбән Кәминкә, Ак бүре кебек авыллардан чыгучы якташлар да ярдәм итте. Алланың биргәненә шөкер, бәйрәмдә катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады”, — ди бу уңайдан үзе алып баручы, үзе бүләк ташучы, үзе ашатучы-эчертүче, халыкның күңелен күрүче Илшат Харисов. Әнә танылган көрәшче, эшмәкәр, җырлар авторы, тумышы белән Чистай районының Каргалы авылыннан булган Рәис Гимадиев башта гер күтәрүчеләргә өстәмә акчалата бүләк бирә, аннан кунаклар арасында баш батыр калган Булат Мусинны туган көне белән котлап, болай да күп бүләк алган егетне тагын да баета.

Әнә әнисе шушы авылдан булган Чаллы эшмәкәре Гөлфия Васинаның көрәштә җиңү яулаган кызларга туннар алырга сертификатлары тапшырыла. Шундый ук бүләк “Иң зур бавырсак пешерүче” бәйгесендә (моны бары тик Яшәүче дә генә күрергә туры килде) җиңгән Фәния Мөнировага да бүләк ителә. Ә Фәния апаның малае исә авыл көрәшчеләре арасында баш батыр булып кала. Димәк, 52 яшендә тәкә откан Мохтар Кәримовка да алмаш үсеп килә: баш батыр аның сеңлесенең малае бит! Бәйрәм барышында авылның иң өлкән кешесе, 84 яшендә дә намазын, уразасын калдырмаучы Габделәхәт Якупов та, быел үзләренең юбилейларын билгеләп узучылар да, 10, 15, 20, 30, 40 ел бергә яшәүчеләр дә, бәйрәмне оештыручылар да – бар да, бар да бүләк ала биредә! Афәрин!

Яшэуче6

Һәм тагын бер нәрсәгә игътибар иттем. Яшәүче авылы Сабан туенда мин егылып ятучы исерекләрне дә, тәртипсезләнеп йөрүче яшьләрне дә, тавыш куптаручыларны да очратмадым. Янә бер афәрин!

Изге теләк

Илшат Харисов авылны яшәтүгә үзеннән зур өлеш керткән Чирмешән районы башлыгы Фердинанд Дәүләтшинга, районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Мирзаһит Гатинга рәхмәтле. “Авылыбыз кечкенә дип тормадылар, ФАП та, яңа клуб та төзелде, “Чиста су” программасы нигезендә сулы да булдык”, — ди Сабан туен оештыручы. Сүз уңаенда, бу көнне Илшатның әнисе (бик иртә алты бала белән тол калган, бар балаларына югары белем биргән изге ана ул) бу көнне өйне тутырган кунакларны каршы алу, ашату-эчертү, озату белән мәшгуль иде. Сабан туена да килеп китте әле ул. Илшатның үзенә исә энесе Ирек ярдәм итеп йөрде. “Абый, абый!” дип торуын күзәтеп тору – үзе бер рәхәт!

…Авылдан чыгып киткәндә, кояш инде байый иде. Йөзләгән машина, тузан калдырып, авыл белән саубуллаша. Киләсе елга машиналарның саны тагын да күбрәк булыр, мөгаен. Авыл эчендәге йортлар каршында да машиналар тезелгән: балалар туган нигезгә җыела… Күңелдә бер уй: әйе, Яшәүче яшәргә тиеш!..

ФОТОРЕПОРТАЖ биредә

Комментарий язарга