Яшьләр галәме

2 10

«Балага фото күрсәтеп кенә, туганлыкны саклап булмый»

Агач нәселе җир үтә керә, адәм нәселе ил үтә керә, ди халык мәкале. Тамырыңны белеп, туганнарны барлап-җыеп, бердәм булып яшәүгә ни җитә соң? Саба районы Мәртен авылыннан чыккан Шәмсетдин белән Килдебәк кызы Хәбибә нәселенең дәвамчылары чын туганлык үрнәген күрәсәтә.

Алга таба

IMG_5531

Сәләтләр җәй белән хушлашты (Фоторепортаж)

Бу көннәдә, Биектау районында урнашкан Иске Казан тарихи-мәдәни музей-тыюлык җирлегендә «Сәләт-Иске Казан» аланы узды. Якын тирәдән һәм башка аланнардан килгән балалар җәйнең соңгы көннәрен Сабан туе белән озатты.

Алга таба

егэ

Бердәм дәүләт изасы

Мәктәп укучыларының гына түгел, ата-аналарның да баш бәласенә әйләнгән – Бердәм дәүләт имтиханнары турында, үз башыннан кичкәннәр «булды башыма җәфа», дип кенә бәяли. Күренекле шагыйрь, республиканың Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Газинур Моратның моннан җиде ел элек ак кәгазьгә теркәгән кичерешләрен кулга алып, бер мәл аптырап калдык. Шул вакыт эчендә ни дә булса үзгәргәнме? Менә сез дә укып карагыз әле. Алга таба

de2ebbmoney

Кэшбэк, пай пасс… Яки ничек заманнан калышмаска?

Күптән түгел интернет челтәрендә мондыйрак язма пәйда булды: «Бер казакъ гаиләсенә акча кайтару шулкадәр ошап киткән ки, алар, хәтта яңа туган балаларына да Кэшбэк дип исем кушканнар». Чынмы бу, түгелме – әйтүе дә, ачыклавы да авыр. Әмма кыен хәлләр күп вакытта белмәгәнлектән килә. Әлеге мәкалә белән колакка ятып бетмәгән заманча терминнарны гади тел белән аңлатып карарбыз. Моның өчен бары өч сорауга җавап бирәбез: «Нәрсә ул?», «Ничек эшли?» һәм «Ничек алданмаска?».

Алга таба

Jh2aC74siMk

Җәй – кояш, ял, су коену һәм «Сәләт» белән шәп!

Кемдер өчен – гаилә, кемдер өчен – эш урыны, кемдер өчен менә дигән тормыш мәктәбе! Барган саен барасы килә, бер килсәң, китәсе килми. Һәрвакытта үсә, камилләшә һәм татарның сәләтле яшьләрен үзенә магнит кебек тартып тора. Әлбәттә, ул – «Сәләт»! Быел җәй бигрәк зурдан куптылар – егерме дүрт алан, алты форум, илебезнең төрле төбәкләреннән килгән унбиш меңгә якын катнашучы. Һәм бары тик алар өчен генә чакырылган иң шәп кунаклар.

Алга таба

20180604_164853

Дөньямны оныттырган Үзбәкстан

Казан-Ташкент самолетына билет алдым, Үзбәкстанга китәм! Бу сүзләрем күпләрне гаҗәпкә калдырды, кемнедер хәтта көлдерде. «Монда үзбәкләр беткәнме әллә, анда ук бармасаң», – дип мыскыл аралаш елмайды алары. Сәяхәт өчен бу илне сайлавым үземдә дә ирония уятты анысы. Әмма Урта Азиянең нәкъ уртасында утырган мәмләкәткә аяк баскач дөньямны оныттым…

Алга таба

Чыгарылыш-тамаша…

Мәктәпләрдә гөрләп Соңгы кыңгырау бәйрәме узды. Әле монысы бәйрәмнең башы гына, менә имтиханнар тәмамланганнан соң бәйрәмнең чыны, масштаблысы башлана ичмасам! Хәзер бит, җәмәгать, мәктәптәге чыгарылыш кичәләре генә түгел, балалар бакчасындагы кичәләр дә көчле уза.

Алга таба

nfnfh

Топ — 5 иң тозсыз татар клиплары

Татар җырларына төшерелгән клиплар дигәндә, гадәттә акылга, кырда яки каеннар арасында кулларын җәеп җырлап торучы кеше килә. Ләкин хәзер, андый клиплар сирәк очрый башлады, алар урынына тагын да тозсызрак клиплар барлыкка килде. Без топ-5 иң тозсыз татар клибын сайлап алдык.

Алга таба

nfnfh