Язларга сыенам

Шакырсың дип жанга көтмәдем,
Савапсыз шатлыксыз мәхәббәт.
Каршылыйм мин төрле таңнарны,
Дәвалыйм хәсрәтле жаннарны…

Янса да дөньялар утларда,
Дәрт-дәрман гомергә сүрелмәс.
Шуңа да, дәртем дә, рухым да
Дошманга бер кайчан бирелмәс !

Наз тулы язларга сыенам,
Сынаулар алдында егылмам…
Гайрәтле тәкъдирем жанымда
Булганда , илемдә югалмам !

Шакырсың дип жанга көтмәдем,
Гафү ит, мин сине кертмәдем.
Жанымның үз яры булганда
Дәртле дә , жанлы да юлларым…

Өч сүз.

Минем жанга бары өч сүз житми,
«Мин яратам сине…» дичәле !
Соңласаң да , дәшми генә китмә ,
Синең сүзләр шатлык ич әле…

Белсәң иде ничек йөрәгемнең
Синсез чакта сыкрап янганын !
Бәхет булмаса да , тоеп яшим
Хәтеремдә шатлык калганын …

Тормыш ачыларын күргән зәңгәр
Бәхетемдер моңсу күзләрең …
Куанычлар юкка чыкканда да ,
Кирәк миңа бары өч кенә сүз ,
«Мин яратам сине !..» сүзләре .

Комментарий язарга