Ышаныч

(Ул) мәрхәмәтле, рәхимле. [1: 3 Фатиха сүрәсе]

Чүлт тә чүлт яңгыр тамчылый. Бер коеп яуса үтеп китәр иде дә бит, юк инде, үч иткәндәй тамчылап кына, аз-азлап явып тора. Тәмен белгәндәй ява, шуның белән бергә күпме кешенең планнарын боза. Мондый чакны кем кая барырга базнат итсен инде? Бетәм-бетәм дип өметләндергән сыман була да, яңадан ныклап яварга тотына. Көнозын шулай. Җиле әллә ничек кенә сызгырып тора. Бер дә җәйге көн димәссең. Август башы гына булса да, һава торышы көзне хәтерләтә иде. Бер айдан да кимрәк вакыттан соң инде тәмам көз хакимлек итәчәген сиздереп куя диярсең. Ашыга әле быел көз. Әллә табигать тә үзенең акылсыз балалары кебек дөнья куа башлаган инде? Яңгыр әллә нинди уйлар тудыра икән. Тәрәздәге тамчылар кебек, алар да берсе эрерәк, мөһимрәк, икенчесе – кечкенәрәк… Ләкин ахыр чиктә алар барысы бергә тоташа.

Гомәр иске плащына ныграк сыенып, кыскарып беткән җиңнәрен суза төшеп, кулларын сулышы белән җылытырга тырышып еш-еш өрә-өрә, подъезд каршында утыра. Йортның түбәсе дә киңрәк түгел ичмасам. Таш тупсага җитәрлек су җыелды. Хәзер менә-менә тулып, ярыннан ташкан елга сыман, Гомәрнең болай да чыланып беткән аяк астына ыргылам дип тора. Шуны көтеп утыра ул. Авыр да икән соң: шулай булачагын беләсең, ә туктатырга әмәлең юк. Кулыңны кушырып үз җәзаңны көтеп утыр инде. Бәлки үтеп китәр, бәлки берәр җае табылыр дип, ахыргача өметен җуймый адәм баласы. Ярый әле, өмет дигәнең бар – югыйсә бу үзгәреп торган дөньяда ничек яшәмәк кирәк?

Гомәр – хәлсез, авыру, булдыксыз егет тә түгел инде. Хәер, шәһәргә килгәнче түгел иде, хәзер – кем белгән… Үзе дә буталып бетте.

Ул туган авылыннан киткәннән бирле азмы-күпме җиде ел үтте бит инде. Әти-әнисе бердәнбер улларына күп өметләр баглады. Югыйсә яңа гына мәктәпне тәмамлаган 18 яшьлек малайны зур шәһәр, кала тиклем калага – Мәскәүнең үзенә ышанып җибәрмәсләр иде. Ышанмаслык та түгел иде шул! Бердәнбер малайлары укуда да, спортта да гел беренче иде. Ул ярышлар, олимпиадалар дисеңме! Мәктәп кенә түгел, район горурлыгы булды Гомәр. Әти-әнисенең куанычы, шатлыгы иде. Шуңа күрә дә мәктәпне тәмамлагач, кая укырга барырга дигән сорау тумады да. Барысы да бертавыштан акыллы, уңган егеткә башкалага юл ачык дип әйтә торды. Әти-әнисе дә: «Ничек тә акча юнәтербез, стипендия алып та укысаң, диплом алып чыгарсың, улым» – дип хупладылар. Ни дисәң дә Мәскәүдә алган югары белем бүгенге көндә кирәклерәк булып чыгар дип уйладылар. Эшкә урнашканда да җиңелрәк булыр. Аннары хыял дигән нәрсә дә бар бит әле дөньяда. Гомәр үзе дә бик күптән инде Мәскәү дип саташып йөри иде.

Озак көткән көн дә килеп җитте. Август ахырларында Көязебаш урта мәктәбен кызыл аттестат белән тәмамлаган егетне башкалага озатырга җыелдылар. Ул озатулары соң! Көне буе диярлек аларның йорт ишекләре ябылмады. Бөтен авыл халкы: яше дә, карты да, ире дә, хатын-кызы да килә торды. Яшьләр иптәшләре белән күрешеп, бераз гына хәтта көнләшкән кыяфәттә, ләкин Гомәр кебек дуслары булганга горурланып, саубуллашып кулларын сузса, өлкәннәр үз киңәшләрен биреп калырга ашыкты. Хәерле юл теләп, ак хыялларының тормышка ашуын, зур кеше булгач та, кечкенә туган авылы – Көязебашны онытмавын теләп калдылар. Күп кеше килде: кулын да кыстылар, кочаклап үптеләр дә, аркасыннан кагып алучылар да аз булмады, ләкин ике генә кеше аның кулын кысмады, кочмады, ә бары тик якынрак кына килеп хушлашты. Юк, бу аның дошманнары (алары бөтенләй юк иде, һәрхәлдә Гомәр шулай икәнлегенә шикләнмәде), көнләшкән яки үпкә саклаган кешеләр түгел иде, ә хәтта киресенчә… Берсе – күрше Бибизинә карчык, икенчесе – югары оч Мәрьям, аңардан бер генә сыйныфка кечерәк укыган Мәрьям. Күрше Бибизинә карчык аңа хәерле юллар теләп догасын укыды, дисбе төймәләрен кат-кат санап, кулларын кушучлап куеп, Ходайга ялварды. Соңгы сүзләре шул булды:

– Гомәр, балакаем, Ходай сине беркайчан да хәтереннән чыгармаган кебек, син дә аның турында онытма. Һәрвакыт аның барлыгы турында һәм синең кылганнарыңны күреп торуы турында белеп, аңа шөкер итеп яшә. Ходайдан сора. Ул – мәрхәмәтле. Ул сине беркайчан да ташламас. Авырлыкларны җиңеләйт дип сорама, аларны җиңеп чыгарга миңа көч бир дип ялвар, – диде дә, кулындагы дисбесен Гомәргә тоттырды.

Кайда икән хәзер ул дисбе? Кем белсен аны…

Озатучылар арасында тагын берсе Мәрьям иде. Мәрьям, Мәрьям… Шомырт кара күзле, алсуланып торган ап-ак йөзле, озын кара чәчле күз явын алып торырлык бер кыз ул Мәрьям. Озаткан чагында Гомәргә бер генә сүз дә әйтә алмады. Бары тик кып-кызыл булып янган бит очларын качырырга теләгәндәй, муенындагы кәшемир яулыгын өскәрәк күтәреп куйды да, машина кузгалыр алдыннан аның кулына бер язу кисәге тоттырып, үзләренең өйләре ягына йөгерде. Гомәр, билгеле инде, түзмәде, шундук язуны укырга кереште. Дәфтәр битен ачуы булды – йөрәге шәбрәк тибә башлады.

– Нәрсә, улым, мәхәббәт хатымы әллә? – дип әтисе дә шаяртып куйды.

Гомәр бу сүзләрне әллә ишетмәде, әллә аңламады – ул тулысынча хатта язылган сүзләр эченә кереп югалган иде инде. Ә хат – кош теледәй кыска гына, ләкин анда бер артык та, бер җитешмәгән сүз дә юк иде, ә бары тик: «Гомәр, мин сине яратам!» дип язылган. Дүрт сүз, ә иңгә нинди канат куя! Дүрт сүз, ә бөтен йөрәкне актарып ташлады. Ник иртәрәк әйтми йөргән ул аны?! Мәрьямне ул бит инде күптән ошатып йөри, ләкин кызның аңа карата битараф булуында шикләнми дә, ә менә сиңа мә! Эх, Мәрьям, Мәрьям, кайда син хәзер? Бәлки, кияүгә чыккандыр, бәлки баласы да бардыр, матур гына гаилә корып яшәп ятадыр. Казанга китте дигәннәр иде бит соңгы алган хатында. Үз тиңен тапкандыр, Мәскәүдәге Гомәрне көтеп ятмас бит инде! Җиде ел вакыт үтте шул. Җиде ел ул сиңа җиде көн түгел. Мәрьям кебек, пешкән чиядәй менә-менә өзелеп төшәм дигән кызны җиде көн дә ялгыз тотмаслар шул! Гомәр генә ялгышты. Ялган ләззәткә алданып, тозакка барып эләкте. Беренче мәхәббәтен дә, әти-әнисен дә, авылдашларын да, туган Көязебашны да, Ходайны да онытты… Ул аларны алыштырды. Ә нәрсәгә?! Эх…

Бүгенгедәй исендә… Вокзалга барып җиткәнче Гомәр уйланып килде. Башта мең дә бер уй. Йөрәк тә ешрак тибә. Китәм дип әйтүләре ансат булса да, юлга чыккач әллә ни генә шул – күңелдәге катгый карарың да, ныклы теләгең дә чәлпәрәмә килә. Бары тик бер генә хис кала: мәхәббәт. Туганнарыңа, якыннарыңа, туган җиреңә булган мәхәббәт хисе. Гомәр дә Көязебашның һәр сукмагын, авылның һәр тыкрыгын, өйләрен хәтереннән кат-кат барлады. Сагынмам дип уйлаган иде дә, юк икән. Сагыначак ул аларны, һичшиксез сагыначак. Ул арада поезд килеп җитте. Рейсларны игълан итүче хатынның ягымлы тавышы Гомәргә ямьсез тоелды. Поездга кереп утыргач күңеле тагын кузгалды. Бугазга бер төер килеп тыгылды. Йотып җибәреп кенә булмый бит. Җебеп төшмә, Гомәр, егет кеше бит син! Балавыз сыгар вакыт түгел – алда Мәскәү! Йөрәк рельслар ритмында тибә. Башта бер уй калмады. Барысы да томан кебек. Әле яңа гына ул газизләре янында басып тора иде, хәзер инде бөтенләй чит кешеләр янында. Озаккамы бу аерылышу, кыска вакыткамы? Иң авыр сорауларның берсе шул иде, бугай. Хәер, бик үк тиз кайтып булмас. Кыш җитәр, мөгаен. Әле августның соңгы көннәре генә. Вагон тәрәзәләренә эре-эре яңгыр бөртекләре килеп ябыша башлады. Тораташтай утырган Гомәрнең битенә салкын тамчылар килеп бәрелә башлагач кына ул айнып киткәндәй булды. Купедагы таныш түгел кеше тәрәзәне ябарга дип үрелде.

Хәзер инде боларның барысын да сагынып искә генә төшерәсе калды. Туган авылга гомерлеккә кайтмаска дигән карары нык иде Гомәрнең. Инде җиде ел үткән, калганы да үтеп китәр. Тормышта әллә ниләр булыр. Гаять чуар бит ул. Дуслык, туганлык, мәхәббәт кебек төшенчәләрнең дә үзгәрүе, югалуы бар. Дөньяда ялган бар. Зур ялган. Хисләрне алдау бар, үз-үзеңне алдау бар. Буталчык дөньяда башкага гына түгел, үз-үзеңә карата хыянәт бар. Менә бусы инде ахыр нокта була. Кешелекнең, тормыш мәгънәсенең иң ахыргы ноктасы. Шуның белән бергә тормышта хәтер дигән нәрсә бар. Үз-үзеңне алдаудан коткаручы бердәнбер чара ул хәтер! Адәм заты матур хатирәләрне генә никадәр сакларга тырышса да, тормышта булганнарны сызып атып булмый. Гомәр дә башыннан кичкәннәрне бүген ни кадәр генә онытырга тырышса да, бу берничек тә килеп чыкмый иде. Әйтерсең лә һәр табигать күренеше хатирәләрне яңартуга булышлык итә. Яңгыры да бит аның Көязебаштан киткәндәге кебек туктаусыз явып тора. Асфальттагы яңгыр гөрләвекләре кебек, ми төпкелендә нык уелып калган хатирәләр дә үз агышын эзләп бимазаланды. Шуның белән бергә яңгыр шәһәр асфальтының пычрагын ничек юса, хәтер дә бар булган-үткәннәрне чүпләргә тотынды.

II

Зур шәһәр олы проблемалар тудыра икән. Авырлыклар җитәрлек булды. Барысын да кешегә сөйләп бетереп булмый шул. Һәрвакыт үзенә генә ышанырга өйрәнгән, мәктәп елларында ук инде җитди һәм мөстәкыйль кешегә әверелә башлаган Гомәр кирәк-кирәкмәскә әти-әнисен борчырга кыймады. Шылтыраткан чакта да «хәлләр әйбәт», «укулар әйбәт»тән башка сүз чыкмады аңардан. Ә нәрсә дип йөзләрчә чакрым ерактагы газизләреңнең җанын өзгәләргә? Аларның анда үзләренең дә мәшәкатьләре җитәрлек. Үстерделәр, тәрбия бирделәрме – җитте. Хәзер инде син үз-үзең өчен җаваплы, кирәк-кирәкмәгәнгә аларны борчып торма. Рәхмәтле бул да, киләчәккә аларның йөзләренә кызыллык китермәслек итеп бу тормышта үз юлыңны үзең яр. Үз-үзеңә дә ышанмагач, бу дөньяда тагын кемнән ярдәм көтү кирәк? Кыенлыкларын үзе генә белә. Югыйсә, бүген бу яңгырда үзе кайчандыр торган подъезд төбендә утырмас иде. Түләмәгән өчен бүлмәсеннән куып чыгардылар аны. Йорт хуҗасының түземлеге чигенә җитте. Бер сәгать тә торасың булма, югыйсә милиция чакыртам дип янады. Күпме генә ялынса да, бу юлы инде ул Гомәрнең үтенүләренә колак салмады, сүзендә нык торды. Мәскәү шул бу, авыл түгел! Монда синең кадерең сукыр бер тиенгә дә тормый! Монда һәркем үз-үзен генә кайгыртып яши. Мегаполисның кануны шул – бигайбә, туган!

Акча, акча. Әллә нинди генә шайтан коткысы булып чыкты бу акча дигәнең! Ансыз яшәү юк, аның белән дә яшәү юк. Аз булса начар, күп булса тагын да начаррак. Ә шулай да булмаганыннан булуы хәерлерәк. Шул «шайтан кәгазьләре» сине кеше итә диген инде! Һәрхәлдә, башка кешеләр янында. Эш акчада түгел, эш принципта дисәләр – ышанмагыз! Эш – акчада! Ансыз синең башкаларга кирәгең дә, кадерең дә юк.

Кесәләр буш. Күңел дә буш. Әллә ничек кенә бит ул: акчаң булганда күңел сандыгың да тулы кебек. Син үзеңә генә түгел, башкаларга да хуҗа кебек. Баш югарырак күтәрелә, йөрешләр үзгәрә. Шайтан коткысы димә инде! Кесә буш чагында үзеңнең ник туганыңа үкенә башлыйсың. Кешегә түгел, үзеңә дә үз кадерең калмый. Мескен булып яшәүгә караганда бу дөньяга тумавың хәерле. Бер чемоданыңны тотып хәзер менә утыр инде шушында. Кызык икән, яңа гына искә алды Гомәр – бөтен әйбере менә шушы бәләкәй чемоданга сыеп беткән. Бөтен тормышы. Шулай ук кадерле дип санаган әйберләре аз микәнни аның? Күрәсең, шулайдыр.

Гомәрнең хәзер башында бер генә уй: кая барырга? Монда утырып булмас бит инде. Дус-ишләрен эзләштерергә кирәк – көн кичкә авыша ләбаса! Ул иренеп кенә эскәмиядән торды, юешләнеп беткән җиңнәрен сыкты. Чемоданын күтәреп, урыныннан кузгалды. Кая барасын ул әлегә үзе дә ачык кына белми иде.

III

Урам буйлап озак йөрде ул. Әле бер очка килеп чыга, әле икенчесенә. Кая барырга, кемгә эч серләреңне сөйләргә? Аның хәлен аңлаучы булырмы? Хәер, кемгә кирәге бар аның. Монда һәркемнең үз кайгысы үзәктә. Бер генә чара кала – вокзал. Бүген шунда кунса, иртән күз күрер әле. Иртә кичкә караганда хәерлерәк, диләр бит.

Берничә минуттан Гомәрнең тузып беткән кедалары көнбагыш кабыгы белән чуарланган пычрак вокзал идәне буйлап атлый иде инде. Кызык, вокзал ул үзе бер манзара бит. Кемдер ашыга, кемдер көтү залында тыныч кына үз поездын көтеп утыра, кемдер инде бөтенләй йокыга талган. Шулар арасына кереп сыенганда тәртип саклаучылар күзенә чалынмый калуың да бар. Хәер, әллә бер Гомәр генәме? Әнә ич алар – ярты вокзал халкы шуның ише сукбай. Гомәр алар арасында – яхшырак киенгәне әле. Бер аңа гына килеп бәйләнмәсләр. Аннары – ул бит монда бер генә төнгә. Иртә белән таячак ул ялыктыргыч көтү залыннан. Аның көтәр кешесе юк, аны да көтүче калмады инде, ахры. Бу урында уйлары кинәт өзелде, керфекләре авырайды һәм ул йокыга талды.

Күп үтмәде, кемдер килеп аңа төртте. Гомәр сискәнеп куйды. Чибәр генә ханым иде бу. Туктале, исемләп дәшә түгелме соң? Каян аның исемен белә икән? Әллә колагына ишетеләме? Юк, тәгаен: «Гомәр, Гомәр, тор, нишләп ятасың монда?» – ди! Туктале, бу бит… бу бит… Мәрьям?! Нишләп йөри Мәскәүдә? Егет әлеге очрашуны мең кат күз алдына китерде, ләкин болай итеп түгел. Һич кенә дә! Бер үзгәрмәгән, мәрхәмәтсез еллар кызның чибәрлеге алдында көчсез, ахыры. Тагын да матурая төшкән, инде җитлеккән ханымнар төсе кергән аңа. Шул ук елмаю, шул ук күзләр, шул ук чәчләр, әмма ул аларны элеккедәй туздырмаган, ә матур итеп өеп, өскә җыеп куйган, бер чәч бөтеркәсе ап-ак йөзенә дә төшеп тора. Бу аңа шундый килешә! Бит очлары һаман шулай ук алсуланып тора. Нидер сөйли – Гомәр инде аның сүзләрен ишетми, ә бары тик аның гүзәллегенә сокланып тора иде. Шулчак ул Гомәрне кулыннан тотты да, балалардай җитәкләп платформа ягына йөгерә башлады. «Киттек, нишләп утырасың монда? Киттек, Гомәр!» Аның көлүе бөтен платформаны яңгырата иде. Шул мизгелдә Гомәр уянып китте.

Керсә дә керер икән мондый төш! Мәрьям диген, ә. Нәкъ шул вакытта диктор ханымның тавышы яңгырады:

– Уважаемые пассажиры! Продолжается посадка на поезд номер … сообщением Москва – Казань…

Казан… Йөрәк жу итеп куйды. Туган яклары турында ишеткәч, кеше һәрвакыт шулай сискәнеп куя, аеруча чит җирдә чагында. Туган җирдә булган вак-төякне читтә сизә һәм кадерли башлыйсың. Әйтик, номерында шул ук 116 регион күрсәтелгән машиналар үтеп киткәндә дә Гомәрнең күңелендә әллә ниләр булып куя иде. Якташ бит! Таныш түгел, әмма якташ! Бәлки, нәкъ менә шушы машинаның тәгәрмәчләре кайчандыр Көязебаш урамнарыннан җилдереп узгандыр, алай ук булмаса да Казанда булгандыр. Барысы да үз җирең бит. Читтә генә аны сизәсең…

Ни дип кенә бу төш керде дә, ни дип кенә шушы рейсны игълан иттеләр? Кайтып бер әйләнсәң ничегрәк булыр икән дигән уйлар керә башка. Юк, юк, һич тә ярамый! Ни йөзең белән кайтып күренергә кирәк? Мескен хәлдә якыннарыңның күзенә ничек багарга? Ни диярләр алар? Шуның өчен җибәрделәрме Гомәрне Мәскәү чаклы Мәскәүгә? Үз хыялы белән бергә ничәмә кешенең якты хыялларын җимерде бит. Яңа дуслар белән төнге клубларга йөреп, эчеп, тартып, наркотиклар татып алган ләззәт моның бәрабәренә тора идеме? Эчкечегә әйләнермен дип эчмәде, наркоманга әйләнермен дип тартмады. Барысы да вакытлыча гына булыр, «тормышка бер генә киләбез бит – барын да татып карарга кирәк, яшь чакта да татымагач аны кайчан тагын татырга!» – дип «дәртләндереп» торучы «дуслары»ның сүзләре ялган булып чыкты. Аларга бит Гомәр белән күңел ачу түгел, ә югары стипендия алып, укыган, буш вакыт тапса эшләгән Гомәрнең акчасы гына кирәк булган! Тормыш баскычыннан тәгәрәве җиңел, кире үрмәләүләре ай-һай авыр икән. Биеккә үрмәләгәндә дусларың синең кемлегеңне белсә, түбәнгә тәгәрәгәндә син аларның кем икәнлеген аңлыйсың. «Менгәнче ничек төшәсеңне, кергәнче ничек чыгасыңны уйлап эш итәргә кирәк» дигән гыйбарәнең асылына менә кайчан төшенде ул! Хәзер менә шушы хәлдә ничек кайтып керсен инде өенә. Ничәмә елга югалганын ничек аңлатсын? Нинди сүзләр табарга, кайдан көч алырга? Мескен булганчы онытылуың хәерле! Чынлап та оныттылар микән аны туган ягында? Әти-әнисенең хатлары килеп торды, шылтыратып тордылар, кайт диделәр бит. Әмма ничекләр кайтып кермәк кирәк? Әти-әни, улыгызны укудан кудылар, бер-нинди магистратурада белем алмый ул, аны түләмәгән өчен фатирдан куып чыгардылар һәм менә шушы кыяфәттә ул сезгә ничә ел җавап бирми торды-торды да, бүген кайтып керергә базды диярме? Ояты ни тора…

Озак уйланып утыра торгач, ни булса булыр, бер кайтып килим дип, касса ягына атлады. Билетлар бар. Төнге дүрттә шул якка тагын рейс бар икән. Билетка акчаны каян аласы? Сәгать ничә булды соң әле? Кулындагы сәгатькә күзен салды. Вакыт бар икән әле… Сәгать! Улын Мәскәүгә озатканда әтисе бүләк иткән командир сәгате! Яхшы гына хакка сатып булыр аны! Һәрхәлдә, бер яклык билет хакы гына тора инде ул. Якындагы ломбардка барып карарга кирәк. Акчасы булгачтын да ул сәгатен кире алачак! Әти бүләге бит – һичшиксез анда калдырмаска. Әмма башка чара юк. Билгеле, ломбардта сәгатьне алдылар алуын, әмма Гомәр көткән хакка түгел, ә күпкә арзанрак. Нишләтәсең? Башка чарасы булган кеше әйберен ломбардка китерми. Билетка җитәме – җитә! Хәтта вак-төяклек тә кала икән әле.

Поездга билет алынган. Күптән инде кесәдә ята. Сәгать төнге дүртне генә көтәсе калды. Көтүләре авыр икән ул. Ничәмә кат, әллә билетны кире тапшырыйммы икән дип тә уйлады, хәтта урыныннан да торып басты, касса ягына да атлады, әмма билетны кире кайтармады. Кайтара алмады. Шушы рәсми кәгазь кисәге бик тә кадерле иде аңа. Ул аны сак кына кесәсенә сала, тагын бер алып карый, яңадан салып куя… Бәхет өчен кешегә күп кирәкми икән – туган җиренә җиткерердәй бер билет та җитә!

Игълан бирүченең тавышы янә яңгырады. Мәскәү-Казан поездына утырту башлана. Гомәр чемоданын тартып платформага юнәлде.

Вагонга кереп урнашу белән, ул йоклап китте. Иртә иде шул әле.

IV

Юлда вакыт тиз үтәр кебек иде, әмма ул киресенчә булып чыкты. Барган саен уйлар артты гына. Күңелдәге борчу хисе дә тирәнәйде. Кайтып җиткәнче уйлар йөзгә төрләнде. Берәр станциядә төшеп калыйммы соң дигән уйлар да булмады түгел – булды, әмма чит җирдә, бер дә белмәгән урында калып ни чара? Мәскәүдә аны ни көтә? Яңа тормышны яңа җирдә башларга киңәш итсәләр дә, бер казыгың да булмый торып ничек башларсың ул яңа тормышны? Җиңелме әллә ул? Поезд тимер рельслардан тәгәри, уйлар исә аңардан да алда чаба. Поезд ахыргы станциягә барып җиткәч туктар, ә уйларның барып тоташыр җире кайда икән?

Кичен ул инде Казанда булыр. Ә аннары?

– Эхем, спускайтесь к нам. Чаю не хотите? – дигән тавышка Гомәр сискәнеп китте. Аның урыны өске ятакта иде. Плацкартта әллә ни иркенләп булмый шул, күршеләреңнең яхшы булуы мөһим. Көне буе бер сүз дәшми барган Гомәр өчен бераз борчылган бер олы яшьтәге ирле-хатынлы пар аңа үзләре эндәшергә җөрьәт итте. Моны ишетүгә Гомәр урыныннан сикереп төште дә, үзе дә бу тиклем вакыт эндәшми баруына бераз кыенсынгандай:

– Гумар, – дип ир кешегә кулын сузды.

– Татарин? В Казань? – дип сорады ир кеше Гомәрнең сәламен алып.

– Да, татарин. В Казань.

– Татарча аңлыйсыңмы соң, Гомәр? – диде елмая төшеп ханым.

– Аңлыйм, апа, аңлыйм, әлбәттә! – дип җавап кайтарды Гомәр шатланып. Ул күптән инде менә шулай кара-каршы утырып, күзгә-күз карап берәү белән дә туган телдә сөйләшкәне юк иде. Татарча сөйләшкән кешене ишетү аның туган җирен, туганнарын сагынудан шиңгән йөрәгенә шифа бирүче май кебек тамды. Хәтта күзләре дә нидәндер дымланды.

– Бик яхшы. Карале, Сәвия, бу бит үзебезнең егет икән! Минем исемем Гадел була.

Бергәләшеп чәй эчеп, сүз арты сүз юлдашлар тәмам танышып, дуслашып китте. Сәвия ханым белән Гадел әфәнденең Мәскәүдәге кызларыннан кайтып барышы икән. Үзләре Казанныкы. Кәефләре шәп аларның. Кызларын күреп, атнадан артык аларда кунак булып кайтып баралар картлар. Тәэссоратлары белән уртаклашып, балаларча куанып, үзләренең Мәскәүгә сәяхәте турында озын-озак итеп, бер-берсен бүлә-бүлә сөйләде алар. Гомәрнең эчләре жу итеп китте. Аның да әти-әнисен менә шушылай итеп кадер-хөрмәттә йөртәсе иде бит! Алар әллә моңа лаек түгелме? Әти-әнигә күп кирәкме әллә? Баласының аякка басып, кеше булуын күрә алса – шул җиткән. Әнә бит кызлары белән ничек горурланып сөйли юлдашлары! Мондый куанычтан мәхрүм калдырды аларны Гомәр. Гафу итегез, әткәй, әнкәй! Ышанычыгызны аклый алмады сезнең Гомәрегез. Гафу итә күрегез!

Эх, буталчык дөнья. Кем бутады соң сине? Үзебезме, башкалармы, якыннармы, дошманнармы? Хәзер ни генә дисәң дә, аклану булып яңгырар. Юк аклану, юк! Үзең кылган гамәлләр өчен бары тик үзең генә җавап бирә аласың. Гомәр өчен дә шундый көн килеп җитте кебек.

V

Казанга кайтып төшү белән Гомәр автобус вокзалына юл тотты. Автобусны озак көтәсе түгел иде. Юл чатыннан тагын унбиш чакрым авылга керәсе бар. Берәр машина тотасы булыр. Зур юл өсте – машина булмый тормады. Берсе туктап, Гомәрне авылга чаклы алып кайтты.

Туган җиргә көз үз сулышын өреп өлгергән. Бу матурлык юлда чагында аеруча сизелә. Туган якның каеннары гына ни тора соң! Берәр авыз сүз әйтеп, тынычлыкны бозарга кыйган кеше юк. «Умырзая» көен тыңлап, һәркем үз уена талып, тәрәзәдән күзен алмый. Шулай яхшырак та. Илаһи матурлык алдында барысы да телсез кала. Монда сүзләр урынсыз һәм мәгънәсез яңгырар. Монда башка хис өстенлек итә: соклану, горурлану. Туган җирең белән сокланып горурлану! Нинди генә матур яклар булмасын, ләкин шушы җирне һичберсе дә алыштыра алмас. Гомәрнең хәтеренә кайчандыр укылган шигырь юллары килеп төште: «Бер җирдә юк андый каеннар…» Юк шул, юк! Башка җирдә тынлык та мондагыча яңгырамый. Шуңа күрә дә шул бормалы, чирәм түшәлгән юлдан үтеп, шәһәр асфальтына аяк баскач әллә ничек булып китә. Ни генә дисәң дә авылда туып-үскән, иң матур балачак, үсмер чакларын шунда үткәргән кешенең күңеленнән авыл беркайчан да чыгып бетми. Туган як һәр кешенең йөрәгенең иң түрендә, әткәсе белән әнкәсе янында.

Менә ул туган авыл. Газиз Көязебаш. Әйе, елганың башы шушында. Зур шәһәрләргә озын юллар да шушы кечкенә тузанлы авыл юлыннан башлана. Гомәр дә кайчандыр шушы юлдан чыгып киткән кеше. Зур дөньяны күрергә, зур тормышны башларга. Ничек булса булды, әмма башланган бит ул. Начармы, яхшымы, әмма башланган. Туган йорт. Әнә ул яп-якында. Күренеп үк тора. Бусаганы атлап керергәме, юкмы? Ул инде елга буена ук җиткән иде. Туган йорты белән аның арасы – басмадан үтеп, ун метр чамасы. Гомәр шулчак туктап калды. Көязе елгасы. Кемнәрнең генә серләрен сакламый икән бу челтерәп аккан елга? Кемнәрнең аһ-зарлары, күз яшьләре, бетмәс-төкәнмәс яшьлек газаплары? Шуңа күрәдер, ул үзе дә уйчан, тын. Әүвәлгечә ташып, ашкынып акмый ул. Күпне ишеткәнгәдер инде – тирән тетрәнү хисе катыш уйларына чумган. Кичләрен ул аеруча тын. Күрәсең, кичләрен аның янына күбрәк кеше төшеп, серләрен чишәдер. Барлык тереклеге дә, хәтта камышлары да сулык-сулык елаган күңелнең тавышын бүлергә курыккан төсле тып-тыныч. Алар тыңлый белә. Әйе, алар тыңлый белә. Бүлдерми дә, каршы сүз дә әйтми, көлми дә, рәнҗетми дә. Шуңа күрә дә күпләр аны үзенә сердәш итеп сайлаган. Бер тапкыр һәм гомерлеккә. Шулай җиңелрәк тә, гаять җиңелрәк. Гомәр яр буендагы яшел чирәмгә утырды. Кесәсендә калган тәмәкесен чыгарып, кабызды. Үпкәсенә кергән төтен, әйтерсең аның күңел газапларын баса. Ул ныграк-ныграк сулыш ала, еш-еш тарта башлады, бармаклары тәмәкесен тоталмыйча төшереп җибәрде. Бугазга төер утырды – түзмәде: егет калтыранып еларга тотынды. Җирдәге кылганнарны, мәтрүшкәләрне өзә-өзә, тәгәрәп-тәгәрәп туйганчы елады ул. Нигә кайтмый йөргән? Ник болай озакка югалган? Торып утырды, тагын бер тәмәкесен кабызды. Шулвакыт су буена төшеп баручы бер шәүләне күреп калды. Иңбашларына көянтәсен салган, бу – хатын-кыз шәүләсе иде. Кем кичке якта суга төшә икән? Хәзер аның бер кешене дә күрәсе килми, авылдашларының үзен күрүен дә теләмәде ул. Тыныч кына утырсаң, бәлки шәйләмәс әле бу адәм дип, бераз кулбашларын җыя төшеп тынып калды. Яшь ханым басмага килеп җитте, иелеп су алды. Шул вакытны яулыгы астыннан бер чәч бөтеркәсе ап-ак йөзенә төште. Юк, булмас! Бу бит – Мәрьям! Нәкъ төшендә күргәнчә, ләкин затлы киемнәр урынына ул гади генә күлмәктән, авыл хатын-кызларыдай, яулыгын артка бәйләп куйган, аягында да җиңел генә кием. Менә ул – якында гына, Көязедән иелеп су ала. Тураеп, көянтәсен иңенә салды, чиләкләрен күтәрәм дигәндә карашы каршы ярга төште. Ул бераз куркынган кыяфәттә артка чигенеп куйды да, каушап:

– Кем бар? – дип сорады. Гомәр ни дип әйтергә дә белмәде. Әмма шунда ук, бераз игътибар белән карагач, үзе үк әйтеп куйды. – Гомәр диимме соң? Гомәр? Синме бу?

– Әйе, мин, Мәрьям.

– Нишләп монда утырасың? – соравы урынсыз булуына кыенсынып, – гафу… – диде.

– Юк, юк, берни түгел. Гафу үтенмә, –диде Гомәр ашыгып, аны тынычландырырга теләгәндәй.

– Кайчан кайттың? – дип саксызлык белән ычкындырган алдагы соравын төзәтергә ашыкты каушап калган Мәрьям.

– Әле генә. Кайтып барышым. Арыган идем, бераз хәл җыеп алырга дип туктадым. – дип Гомәр, чемоданын тартып басмага килде.

– Алай икән. Ничек соң… Мәскәү?

– Урынында. Көязебашка җитми инде, – диде Гомәр, чиләкләрне күтәрешергә ярдәм итмәкче булып.

– Юк, кирәкми. Үзеңнең дә чемоданың авыр. Рәхмәт, – диде ашыгып Мәрьям.

– Килешми. Ярдәм итим. Мин бит ихластан, – диде Гомәр аклангандай.

–Чынлап, кирәкми. – дип Мәрьям үзенекендә нык торды.

Бер мизгелгә алар бу тартынудан соң урнашкан тынлыктан кыенсынгандай, икесе дә тизрәк басманы чыгып, авыл юлына таба ашыкты. Гомәр, үзе дә сизмәстән, ныклы карар кылган кеше сыман адымын кызулатты. Болай сүзсез бару килешми, дигән уй икесенең дә башыннан үтсә дә, берсе дә беренче булып сүз башларга базмады. Гомәр шулчак бу уңайсыз тынлыкны өзәргә тырышып:

– Сездә коры икән, – дип, сүзне һава торышына бормакчы булды.

– Әйе шул, бу җәй әллә нинди коры килде. Менә кыяр-кишергә сибәргә дә су җиткереп булмый. Елгадан ташыйбыз, – дип аның сүзен хуплады Мәрьям. Гомәрнең башыннан «димәк, авылда тора» дигән уй сызылып үтте, ләкин шундук, «ә бәлки, ярдәм итәргә генә кайткандыр» дигән шик тә килеп керде. Хәер, аңа ни инде. Кайда торса да бер түгел мени?

– Сездә әллә яңгырлар мыни? – дип сорады Мәрьям.

– Әйе шул. Яңгырлар.

– Яңгыр әйбәт инде ул.

– Гел түгел. Чамасын белеп яуганда гына әйбәт.

Шулай сөйләшә-сөйләшә Мәрьямнәрнең өе янына да җиттеләр.

– Ярый, хуш, Гомәр! Хәния апага сәлам әйт. Улларын күптән көтәләр инде. Шатланырлар, – дип, Мәрьям капка ягына борылды.

– Рәхмәт, рәхмәт. Хуш, Мәрьям!

Капкадан өч-дүрт яшьләр тирәсендәге бер шук кына малай йөгереп чыкты да:

– Әни, әни, мин дә сибешәм! – дип Мәрьямгә иярде, алар икәүләшеп кереп киттеләр.

VI

Кояш Бәллү тау артына батып бара. Маллар да күптән кайткан инде. Мулла кичке азан укый. Аның догасы бар авылга яңгырый. Авыл кичке эшләрен бетереп, йокларга ятарга җыена.

Малае үзенә охшаган. Бәхетле Мәрьям. Ансыз да бәхетле булган. Гомәр генә ансыз бәхетле була алмады. Юк, ул Мәрьямне һич кенә дә гаепләми. Берүк, бәхетле була күрсен. Шулай яхшырак та, Гомәр белән ул ни күрер иде? Мәрьям күбрәккә һәм яхшыракка лаек, һичшиксез! Аннары – ул бит яшьлек шуклыгы гына. Җиде ел үтте! Балалыктан чыгып бетмәгән үсмер чакта кем генә хат язышмаган да, кем генә шул шуклыкларны мәхәббәт дип белмәгән?

Күптән көтәләр, диде Мәрьям. Туган йорт. Әнә теге тимер капка артында аның газизләре. Керде. Этләре өрергә тотынды. Танымады.

– Чү, чү, Акбай.

Эт аның саен ныграк өрде. Йорттан әнкәсе килеп чыкты.

– Балам! Гомәр!

– Әни!

Әнкәсе кулларын җәеп аңа таба ташланды. Кочаклап үпте, күз яшьләрен тыя алмады. Гомәр дә «инде елап җибәрәм» дигәндә тыелып калды. Әнкәсе алдында еларга ярамый. Әнигә аның саен авыррак кына булачак. Җиде ел эчендә шулай үзгәрер икән кеше. Әнкәсе картайган. Чәчләре дә агара төшкән, маңгаенда җыерчыклар да хасил булган. Күзләре генә һаман шул ук якты, куллары шундый ук йомшак. Әйе, Гомәр иң яхшы балалардан булмады, ләкин әнисе – аналарның иң яхшысы, монысында ул бер генә мизгелгә дә шикләнми иде.

– Балам, кайттыңмы? – дип сорады Хәния яшьләрен яулык очы белән сөртә-сөртә. Шулчакны йорт болдырында Гомәрнең әтисе күренде.

– Гомәр? Улым? – дип ир бераз аптырап калды.

– Исәнме, әти.

– Һай, улым кайткан! Тот бер егетләр кулын! – дип әүвәлгечә шаяртып, Гомәргә кулын сузды. Тегесе шап иттереп сукты. Атасы Гомәрнең күзләренә тутырып карады да, улын кысып кочты. – Ник озак кайтмадың, улым?

– Килеп чыкмады, әти.

– Һай, җаныем, ник малайны кертми торасың? Уз, улым, уз! Өйгә үтик, әтисе, – дип Хәния кабаланырга тотынды. Бергәләшеп йортка үттеләр.

– Сөйлә, улым. Ни хәлләрең бар? – диде әтисе табын артына утырып.

– Чү инде, әтисе, бала ерак юлдан кайткан, ачтыр. Бимазалама. Улым, ник кисәтеп куймадың? Алдан әзерләнеп, мунча ягып, бәлеш салып торыр идем. Әтиең каршы алыр иде. – дип әнисе өстәлгә әйбер тезә-тезә кабаланды.

– Әни…

– Аша, аша, балам. Ачсыңдыр. Өстәлдә булганнарның барысын да капкалаштыра тор. Хәзер берәр нәрсә хәзерлим. Хәзер! – дип өстәлгә тиз-тиз әйберләрне тезүен дәвам итте.

– Ну, Гомәр, сөйлә. Ничек синең хәлләрең? Укулар ничек? Эштә ни хәлләрең бар? Озаккамы?

– Бөтенләйгә, әти.

– ….

– Әти, мине күптән инде кудылар. Укудан да, эштән дә. Каршы килмәсәгез – мин монда калыр идем. Үзебездә берәр эш табып булмасмы, – дип Гомәр барысын берьюлы әйтеп салды. Әйтүе булды – йөрәгеннән таш таулары төште сыман.

Хәния ханымның кулыннан тәлинкәсе идәнгә төшеп китеп, чәлпәрәмә килде.

– Йә, Аллам! – дип, ул үзе дә яндагы урындыкка шап итеп утырды.

– Туктале, Гомәр. Нишләп болай булды соң әле? Ник безгә хәбәр итмәдең? – диде әтисе бераз ушка килгәннән соң.

– Әти, сез каршы түгелсездер бит?

– Бу ни дигән сүз инде, улым! Нишләп каршы булыйк ди! Ниләр булганын сөйләргә теләмисең алай булгач… Сөйләмисең икән – үз ихтыярың. Димәк, шулай яхшырак – үзең беләсең. Иң мөһиме, улым, яшереп-нитеп торма, шуны әйт әле: башкаларга зыяның тимәгәндер бит?

– Юк, ахрысы, – диде Гомәр, әти-әнисен уйлап. – Сезгә генә.

– Булмаганны сөйләмә, Гомәр! Безгә синең нинди зыяның тисен ди!

– Миннән юрист чыкмады. Хыялларыгызны акламадым. Гафу итегез мине!

– Чү, улым, чү! Тормыш без теләгәнчә генә бармый шул ул. Көтмәгәндә тез астына китереп суга торган гадәте бар аның. Барган юллар кайвакыт без теләгән җирләргә алып чыкмый. Андый чакта борылып, юлыңны башлаган җиргә кире кайта белергә кирәк. Сиңа әле егерме алты гына! Тормыш башлана гына, улым! Башка чарасын табарбыз. Ә Мәскәү – димәк, безнеке түгел.

– Шулай дисеңме, әткәй? Димәк, әле барысы да югалмаган?

– Әлбәттә юк! Безнең Казанда да уку йортлары аз түгел! Теләсәң – укып чыгарсың. Борыныңны төшермә, капитан! Әнә, Мәрьям узган көз авариядә ирен югалтып та, Әмире белән ялгыз калса да боегып төшми! Эшләргә дә, читтән торып укырга да, малаен үстерергә дә вакытын җиткерә! Бер абынсаң, кире тор да яңадан атлый башла! Җиңел түгел ул дөнья, җиңел түгел!

Мәрьям! Аның да иңнәренә нинди газаплар төшкән икән… Их, Гомәр! Үз кайгыңны гына уйлап, кешенекен күрми дә башлагансың! Кайтмый йөргән булды, ә монда тормыш кайнаган икән. Монда аның кирәге ныграк булган икән. Аңладылар бит! Кичерделәр бит! Гомәрне әти-әнисе кичерде. Бу көнне ул шундый озак көткән иде, әмма булачагына ышанычын тәмам җуйган иде инде. Җитте бит ул көн! Җитте! Әй, мәрхәмәтле җаннар – ахыр чиктә дә балаларына аклау таптылар. Гомәр аларны кочып янә бер кат үпте.

Мулла азанны әйтеп бетерде. Авыл өстен кичке шәфәкь каплады. Авыл йортларында утлар сүнде. Көязебашта бары тик ике йортта гына ут сүнмәде. Бу – Гомәрләр һәм Мәрьямнәрнең йортлары иде.

Комментарий язарга