Юлдаш

«Күз алдына китерегез әле: вагон эчендә тулы бер табор! Ахырдан билгеле булганча, кайсы билет белән, кайсы билетсыз икән болар. Беренче кергәннәре вагонның икенче ягындагы ишеген ачып, төркемнең бер өлешен билетсыз гына керткән булып чыкты. Поезд кузгалып та китмәде әле, минем вагонда инде мәшхәр! Кем нәрсә эшли! Хатын-кызлар әллә кайдан зур гына коштабакларын тартып чыгардылар да, барысына җитәрлек итеп помидор турап, шуны куллары белән бутап, ниндидер үләннәр кушып ашарга әзерләделәр…»

Купега, кыяр-кыймас кына, карап торышка унҗиде-унсигез яшьләр чамасындагы проводник егет баш тыкты.
— Мөмкин булса, билетларыгызны тагын бер тапкыр күрсәтә алмассызмы икән?
Барлык хатын-кыз кавеме, берсүзсез генә, билетларны суздык. Өске урыннарның берсенә кунаклаган ир (әле танышып өлгермәдек), төксе генә:
— Күрсәтә алмыйм, минем электрон билет, — диде дә, сүзе төгәлләгәнгә чутлап, биштәрендә казына башлады. Кергәндә кулында билеты бар иде юкса. Болай да кыюсыз егет, ни дияргә аптырабрак, бераз таптанып торды да:
— Мин соңрак килермен алайса, — дип китеп барды.
Бераздан танышып та алдык. Питерга виртуаль уен аша танышкан егете янына баручы кыздан кала, барыбыз да татарлар булып чыкты. Төксе чырайлы абзыебыз да татар икән.
Бераздан кәрәзле телефон, планшет ише җайланмаларны “туендыручы” челтәрнең вагонда бер урында гына булуы ачыкланды. Телефонсыз – ике кулсызга әйләнгән кайберәүләрнең ризасызлык белдерүе ишетелгәли башлады. Минем телефонга бәйлелек ул кадәр түгел: укырга китап кына булсын. Ә абзыебыз бик эшлекле кеше булса кирәк, планшетының сүнәргә исәбен күрү белән кыбырсый башлады. Аннары беразга югалып торды. Әйләнеп кергәндә, кыяфәтендә канәгать елмаю иде. Елмая да белә икән!
— Булды! Телефоннарыгыз сүнә башласа, әйтерсез, мин җаен таптым, — ди бу.
Баксаң, теге “мескен” егетебезнең купесына кереп, танышып-дуслашып чыккан икән. Розеткасы эшләми иде, беррәттән шуны да ясадым, ди.
— Ничек? Анда бит ток…- дибез беравыздан.
— Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, — дип җиффәрә абзабыз.- Физика законнарын белсәң, плюс бераз күнекмәң булса, югалмыйсың ул.
— Ничек? — дибез без һаман. – Токны сүндермичә генә, челтәргә тыгылдыгызмы??
Аннары ул мин аңламаган сүзләр белән озак кына нидер аңлатты. Аңламадым, әлбәттә. Мине механика-физика түгел, кеше психологиясе кызыксындырды.
— Русланның бөтенләй коты очты. “Мине уволят, еще за вас отвечать», дип еларга җитеште, — дип көлә. Проводнигыбыз Руслан исемле икән.- Жәлләдем әле үзен, минем яшь чакны хәтерләтте. Җитмәсә, атасы да татар булган икән. Марҗа әнисе аралаштырмаган үзләрен. Әтисез үскәнгә, шундый мәхлук булып үскәндер инде.
Бу абзый белән кызганыч кыяфәтле егет арасында уртаклык күрмәвебезне әйтәбез. Булганның б…ннан билгеле бит инде.
Ниләрдер язып, кемнәргәдер күрсәтмәләр биреп алды да, бераздан абзыебыз тагын югалды. Руслан янындадыр, дибез. Шулай булып чыкты.
— Бригадирны урынына утыртырга туры килде әле, — ди. – Бер юктан да бәйләнә егеткә, тегесе җавап кайтара алмый, мескен. Миңа да “ктотакой”лана башлаган иде, аңлаттым. Безнең бригадир да шундый әшәке иде. Армиядән кайткач, укырга кергәнче, ярты ел поездда проводник булып эшләгән идем мин. Шул чактагы бер кызык хәл турында сөйлимме?
— Сөйләгез, — дибез инде. Китапны кырыйга куеп, юлдашыбызны тыңларга әзерләнәм. Юл озын, китап укырга вакыт күп әле. Гомер юлында бер генә күренеп китә торган кешеләрнең хәл-әхвәлләре кайвакыт китапта тасвирланганнан күпкә гыйбрәтлерәк була бит.
— Ничек итеп чегәннәр оккупировать иткән иде вагонымны, шул турыда сөйлим мин сезгә хәзер. – Абзый тагын канәгать елмая. “Хиппи энд” бугай ахыры, дип уйлап куям.
— Эшли башлавыма бер айлап кына иде әле. Эш җаена төшенеп киләм. Проводник кызлар да ярдәм итәргә генә торалар. Мин вак-төяк ирләр эшләрдәй эштә булышам, алар минем өчен идән юа. Бригадир белән генә уртак тел табып булмады. Ник каныккандыр, аңламыйм. Мәскәүдән Ижауга кайткан вакытта, вагонымдагы урыннарны чегәннәр генә алган булып чыкты. Күз алдына китерегез әле: вагон эчендә тулы бер табор! Ахырдан билгеле булганча, кайсы билет белән, кайсы билетсыз икән болар. Беренче кергәннәре вагонның икенче ягындагы ишеген ачып, төркемнең бер өлешен билетсыз гына керткән булып чыкты. Поезд кузгалып та китмәде әле, минем вагонда инде мәшхәр! Кем нәрсә эшли! Хатын-кызлар әллә кайдан зур гына коштабакларын тартып чыгардылар да, барысына җитәрлек итеп помидор турап, шуны куллары белән бутап, ниндидер үләннәр кушып ашарга әзерләделәр. Биштәрләреннән чыгарып, ипи, балык ише нәрсәләрне тезделәр. Балалар коридорны тутырып йөгерешә, чиный, үз телләрендә ниләрдер әйтеп үртәшәләр. Ирләр, гитараларын чиртеп, җыр суза. Мине бар дип тә белүче юк. Бригадир килеп кисәтү ясый башлаган иде, аны да якасыннан гына эләктереп башка вагонга озаттылар.Ул вакытта әле урын-җир әйберләрен сатып алырга кирәк иде. Минем купедагы барлык урын-җир “аякланды”! Кая инде ул сатып алу. Җитмәсә, кайбер әйберләрнең әрсез чегән хатыннарының биштәрләренә шуганын күреп торам. Колагымда бригадирның ысылдап диярлек әйткән “Барысы өчен дә үз кесәңнән түләячәксең!” дигән сүзләре тора. Миндә паника. Нишләргә? Сүзем үтми, көчем җитми.
Бәхетемә, … шәһәрендә туктап торганда, минем гаҗизлектән ни эшләргә белмәгән башыма ярдәмне читтән эзләргә кирәклеге турындагы уй килде. Бәхетемә каршы (тагын шулай диим инде), биредә хәрбиләр әзерләү гарнизоны бар иде. Перронда кизү торган өлкән лейтенантка хәлне аңлаткач, аның булышырга алынганын белгәч, сөенгәннәремне белсәгез! Әле ул лейтенантның үзебезнең Нижгар татары икәнен дә белгәч! Хәзер дә хәтеремдә фамилиясе: коткаручым Ибрагимов атлы иде. Менә шул Ибрагимов (минем фамилиямне ишеткәч, әйткән иде ул үзенең дә татар булуын) бер төркем солдатларны ияртеп кереп, вагонымны бушаттырган иде. Һәр җәймә, һәр одеалны барлап алырга, бирдертергә тырышсак та, ахырда барыбер җитмәүчелек чыкты анысы. Кай арада күз буарга өлгергәннәрдер, каһәрләр. Поезд җитәкчелеге шуннан соң мине бригадир итеп билгеләде, теге мине өнәмәгән бригадирны, киресенчә, проводниклыкка төшерделәр. Менә шундыйрак хәлләр.
Абзыебыз Руслан белән телефоннар алышып хушлашты. “Ярдәм кирәксә, оялып торма, шалтырат…” дигән сүзләре ишетелеп калды поезддан төшкәндә.
Әгәр купеда беренче алган тәэсирне капларлык башкалары булмаса, бу абзыйга карата “тәкәббер нәмәрсә икән” дигән фикер ябышып калыр иде кебек. Кешене үтәли күрәм, диючеләр була. Беренче мизгелдә – мин-минлекле, тәкәббер; икенчесендә – Тереза анакай кебек булса кеше?? Бу тормышта бер генә нәрсәне дә, бигрәк тә Кеше Галиҗәнапларын, бер карау белән тулысынча аңлап булмый шул. Кемнең күле никадәр тирән икәнлеген күл төбенә кадәр чуммый ничек беләсең?

Поезд

Комментарийлар

  1. Шэфкать
    Авг 25, 2017 @ 06:06:10

    искиткеч хикэя,студент чагымда проводник булып эшлэгэн чакларым искэ тоште!Рэхмэт сезгэ,тагын языгыз!

Комментарий язарга