«Үз дөньямда яшим»

Ширин исемен ишеткәч, шәрекъ әкиятләрендәге сөйкемле, чибәр, тыйнак, тәрбияле хан кызы күз алдына килә. Яшь җырчы Ширин Аль-Анси дә әнә шундый нәзәкатьле туташны хәтерләтә миңа. Моңа хакы да бар кебек.

Милли җанлы булуы, кыюлыгы белән ханбикәне хәтерләткән Татарстанның халык артисты Гөлзадә Сафиуллинаның оныгы ул.

– Ширин, быел ике уку йортын – читтән торып ГИТИСның – эстрада һәм КФУның социология бүлеген тәмамлыйсың. Җырчы булырга укуың аңлашыла, син – иҗадый гаиләдә үскән кыз. Ә социология белән кызыксыну каян килә?

Ширин0– Мәктәп елларыннан ук төпле белем алырга омтылдым. ГИТИСта уку турында уйлансам да, ул минем ерактагы хыялым, анда керергә кайчан да өлгерермен шикелле иде. «Йолдызлык» фестивален оештыручылар җиңүчеләргә, алар арасына мин дә эләктем, бүләк итеп читтән торып ГИТИСта белем алу мөмкинлеге тудырды. Әлеге уку йортының жюрида утырган мөдире Михаил Борисов күңеленә хуш килгән катнашучыларны имтиханнарга чакырды. Бу хәл унберенче сыйныфта укыганда булды. Шуңа да аңарчы КФУга керергә әзерләндем. Күп яшьләрне җәлеп иткән икътисадчы, юрист һөнәрләре минем өчен беркайчан да актуаль кебек тоелмады. Ә менә социология исә күп өлкәләрне колачлый. Анда җәмгыятьне дә өйрәнәсең, уйлау, фикерләү сәләтен дә үстерәсең, пиар, маркетинг, шул ук икътисад та бар.

– Эстрада буенча укырга хыялланмадым дисәң дә, җыр дәрьясы, сәхнәдән башка тормышыңны күз алдына китерә алмый торгансыңдыр?

– Дәү әни, әни гел гастрольләрдә йөргәч, кечкенәдән артист тормышының бөтен авырлыгын күреп, белеп үстем, шуңа да җырчы булам дип, беркайчан да хыял диңгезендә йөзмәдем. Әмма йөрәкне алдый алмыйсың. Эчке дөньям белән үземдә артистлык сәләте барын сизәм. Дәү әни белән әни дә моны күрә.

– Гөлзадә ханым Кырымда ел саен бөтен төрки дөньядан балаларны җыеп «Сөембикә варислары» дигән фестиваль үткәрә иде. Анда катнашу да йогынты ясадымы?

– Татарстанның иң-иң талантлы балалары җыела иде анда. «Голос» проектында чыгыш ясаган Эльмира Кәлимуллина, яшь режиссер Илшат Рәхимбай, җырчылар Марат Фәйрушин, Айгөл Зыятдинова, Тамчыгөл… «Сөембикә варислары»нда үскән егет-кызларның кайберләре тормышын сәхнә белән бәйләмәде. Чөнки зур сәхнәгә чыгу өчен талантың булу гына җитми, рухи көчең нык булу да кирәк.

– Казанда узган «Краса студенчества России» фестивалендә катнашып, Идел буе федераль округы буенча җиңү яуладың. Анда грузин телендә җыр башкардың. Моннан тыш, инглизчә, урысча һ.б. телләрдә бик матур итеп җырлыйсың.

– Әйе, төрле телләрдә, жанрларда эшләргә яратам, джазга да кереп алдым, ретро җырларын да үз итәм. Хәзер татар халык көйләрен дөрес итеп башкарырга өйрәнәм, мөгаллимә Венера Гәрәева белән шөгыльләнәм. Ул – үз эшенең остасы. XIV гасырдан бирле билгеле булган татар халык җырларын өйрәтә. Бик күп материал бар, аларны ачарга да ачарга әле. Үзеңне табу өчен эзләнергә, барлык өлкәләрдә дә үзеңне сынап карарга, ә аның өчен дөньякүләм музыканы белергә кирәк дип саныйм.

– ГИТИС актерлык осталыгына да юнәлтелгән. Театрда уйнау теләгең бармы?

– ГИТИСта уку театрга мәхәббәт уятты. Спектакльләрне тыныч күңел белән карый алмый башладым, сәхнәдә тегеләй яки болайрак итеп уйнар идем дип чагыштырып утырам. Киләчәктә кинода төшү теләгем бар. Билгеле, аның өчен актерлык осталыгына баш-аягың белән чуму мөһим.

– Бу башлангычта дәү әниеңнең роле нинди?

Ширин1– Ул – юл күрсәтүчем, яктыртып баручы йолдызым. Аңа карап начар эшли, дәрәҗәсен төшерә алмыйм. Дәү әнинең тәрбиясе безнең канга сеңгән. Үскәндә гел аңа яки әнигә ияреп йөрдек. Концертка барсалар да үзләреннән калдырмыйлар, ислам дине турында сөйләргә гарәпләр килсә дә конференциягә кертеп утырталар, өлкәннәр сөйләшкәндә дә тыңлагыз дип, үз яннарыннан җибәрмиләр иде. «Сөембикә варислары»н уздырганда оештыру эшләрендә катнашып йөрдек. Телевизор карап көн үткәргәнне хәтерләмим. Әле дә өйдә аны кабызганыбыз юк. Гомумән, буш вакытыңда нишлисең дип сорасаң, җавапсыз калачакмын.

– Нишләп клипларың юк?

– Клип төшергән очракта да, сыйфатлы итеп эшлисе килә. Шуңа да аңа тотынмый торам.

– Тулы бәхет өчен сиңа нәрсә җитми?

– Эшем булып, тәгәрмәчтә әйләнгән тиен кебек чабып йөрсәм, мин канәгатьлек кичерәм, кәефем күтәрелә. Башкаларга кирәк икәнлегемне тоеп яшәү дә олы бәхет ул.

– Кәефеңне нәрсә боза?

– Игезәкләр йолдызлыгы астында туганмын, шуңа кәефем һава торышы кебек үзгәреп тора. Тупас, дорфарак итеп эндәшсәләр дә коелып төшәм, ләкин каршы әйтә алмыйм. Хәер, үз дөньямда яшәүдән тәм табам. Шуңа да автобуска, машинага утырмаска тырышам, күбрәк велосипедта йөрим.

– Яшьләрне гаджетлардан аерып булмый. Синең замана җиһазларына мөнәсәбәтең нинди?

– Ул мәсьәләдә бераз артта калып барам, гаджетлар белән дуслыгым юк. Әле менә телефоным ватылды, интернетсыз калдым.

– Ширин, синдә гарәб каны ага. Ул үзен сиздерәме?

– Гарәбстанда тусам да, миңа ике яшь вакытта без Казанга күченеп кайтканбыз, шуңа да Йәмән турындагы хатирәләрем тонык. Гарәп каны кечкенә вакытта ныграк сизелә иде. Татар мохитендә үскәч, татарга якынмын. Әмма гарәпләр белән аралашканда ниндидер башка халәт кичерәм. Аны берничек тә бетереп булмый. Хәер, нинди генә кан акса да, әти-әни, дәү әнигә бик зур рәхмәт! Алар безне яратып үстерде. Балачагы мәхәббәттә үткән баладан нур сибелә. Әнигә аерым рәхмәт әйтәсем килә. Ул безне балачактан хезмәт сөючән итеп тәрбияләде, һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга өйрәтте.

– Абыең Аммар, энең Мурат белән дә якыннанрак таныштыр әле.

– Аммар медицина университетында укый. Узган җәйдә үзе генә автостоп белән бөтен Кавказны урап чыкты. Төркиягә барып җитә язган иде, «берәр ай йөрдең, сагындык», дип әни белән дәү әни чакырып кайтардылар. Мурат рэп иҗат итә. Алты җырын яздырырга да өлгерде. Миннән аермалы булачак, ул спортны ярата. Баскетбол уйный, ушу белән шөгыльләнә.

Әңгәмәнең тулы вариантын «Идел» журналының июнь санында яки журналның электрон версиясендә укырга мөмкин

Комментарий язарга