Зөлфирә Фәссахова: Студентлар белән күңелле

Сәнгать дөньясында зур талантка ия булган кешеләр күп. Һәм менә шундый кешеләрнең берсе, искиткеч талант иясе, уз эшенең остасы, гаҗәеп шәхес-педагог белән миңа да танышырга мөмкинлек туды. Безне театр училищесы таныштырды. Сүзем үземнең вокал укытучысы – Зөлфирә Әхәт кызы Фәссахова турында. Зөлфирә Әхәтовнада инде ике ел буе вокал белән шөгылләнсәм дә, эле аның иҗади язмышы турында барысын да белеп бетерми идем. Җай чыгуга , остазыма үземне кызыксындырган сорауларымны бирдем.

Зульфира-Зөлфирә апа, ни очен сез иҗат юлын сайладыгыз?

-7 яшьтән миңа әти белән әни пианино алып бирделәр һәм мине музыка мәктәбенең фортепиано бүлегенә яздылар. Анда мин 7 ел укыдым. Музыка мәктәбен бетергәч, 2 ел кая укырга керергә дип баш ваттым. Минем хыялым университетка керү иде, тарих һәм филология факультетына. Мин тарихны, рус телен, рус әдәбиятын бик ярата идем. Мәктәпне тәмамлаган вакытта, бик көчле итеп музыка бирелеп киттем, һәм Казанны Пед институтының музыкальный педагогический факультетына керегә дип уйладым.4 ел буе анда белем алдым, ул вакытта укыту бик әйбәт иде, бик көчле иде. Минем фортепиано укытучысы Ванечкина Ирина Леонидовна иде,вокал укытучысы Хусаинова Ляля Ногманова ,хормейстер Миляуша Амировна иде,хәзер ул консерваторияда укыта, бик зур хор алып бара. Менә шундый әйбәт , бик көчлу укытучыларда укыдым мин. Әйбәт белем алдым дип саныйм үземне. Шушы алган белемнәр минем тормышымда һәрвакыт ярдәм иттеләр.

Ә сез кечкенә вакытта кем булырга хыялландыгыз?

-Минем диктор буласым килде. Телевидениеда хәбәрләр алып баручы апалар, абыйларга бик кызыгып карый идем. Укырга өйрәнгәч үзем дә шулар кебек гәҗит тотып сөйләп, Балачакта үземчә шулай уйный идем.

-Училищега килгәнче үзегезне кайларда сынап карадыгыз?

-Тормыш иптәшем белән төрле җирдә яшәдек, шунын өчен эш урынын алыштырып торырга туры килде.Балаларга садикка путевка бирмәгәч, мин шунда музыкалҗный руководитель булып 7 ел эшләдем. Балалар мәктәпкә кергәч Түбән Каманың музыка мәктәбенә эшкә урнаштым.Ул вакытта шунда тора идек. Анда миңа иң беренче теория алып барырга туры килде,гомердә уйламаган теория музыки алып бардым, сольфеджи, музыкаль литературалар укыттым мин анда. Әкренләп вокалга күчтем, укучыларым белән конкурсларга чыга башладык. Музыка мәктәбендә укучыларым бик күп иде, эш гөрләп барды безнең.

-Зөлфирә апа, театр училищесына сез ничек килдегез?

-Театр училищесы белән бер уйламаганда бәйләнеш китте, миндә укыган бер кыз театр училищесына укырга керәм диде һәм мин аны әзерләдем. Ул Алмаз Хәмзин группасына туры килде, шуннан соң без Алмаз Хәмзин белән читтән торып аралаша башладык. Менә шулай театр училищесы белән танышуым башланды. Аннан сон тагын берничә укучым шунда керде. Шуннан соң без гаиләм белән Казанга күчеп килдек һәм мине театр училищесына эшкә алдылар. Анда да  училищебызның директоры Гилемхан Хадиевич мине башта сынап карады,бер ел концертмейстер булып эшләдем, сәхнә хәрәкәте дигән предметта уйнадым, вокалистларга уйнадым. Әкренләп  – әкренләп миңа вокалистлар бирә башладылар, һәм шулай итеп тулаем вокалга күчтем.

-Сез ничә ел театр училищесында укытасыз?

-Театр училищесында мин 9нчы елымны укытам.

-Студентлар белән эшләве авырмы?

-Алар белән эшләве бик күңелле, бик кызык. Чөнки алар төрле, алар инде бар яктан да килгән шәхесләр. Балалар да шундый ук, алар белән дә кыызк эшләргә. Үз эшеңне яратып эшләсәң, аңа карамый ул, кечкенә баламы, мәктәп яшендәге баламы ул яки студентмы зур эһәмияткә ия түгел. Иң мөһиме эшеңне ярату.кызыксындыра алам икэн, менә аннары кызык миңа эшләргә, ә әгәр дә кызыксындыра алмыйм икән, минем күңелемә рәхәт булмый.

-Студентлар белән сез ничек эшлисез? Укыту методикасы белән таныштырып үтегез әле бераз?

-Безнең уртак методика бар иде,без шул методика белән эшли башлаган идек. Анда инде распевка, сулыш алырга өйрәтү, опора керә. Ләкин садикта кечкенә балалар белән эшләгәндә ул методика ярап бетми, бу олылар, көче булган кешеләр, студентлар өчен генә туры килә. Эшләү дәверендә мин, эстрада һәм актерлык осталыгы буенча махсус театр училищесы өчен ике программа яздым. Менә шушы программалар буенча эшлибез.

-Зөлфирә апа, ни өчен сез җыр сәнгатен сайладыгыз, ни өчен театр, кино актрисасы түгел?

-Мине садикта 2-3 яшьтэ үк  тәрбиячеләр бергә җыелып, уртага бастырып җырлаталар иде. Ул вакытта һәрвакыт  “Әклимә” дигән җырны башкара идем. Бер белгән җырым иде ул минем, гел шуны әйләндерә идем.(Көлә) Җырларга ярата идем, ләкин ояла идем кеше алдында җырларга. Урамга чыксам , өйдә үзем генә калганда җырлый идем. Музыка мәктәбендә укыганда да безгә бик еш кунаклар килә иде, мине пианинога утыртып уйнаталар иде. Ләкин анда да мин кеше өчен түгел, ә үзем өчен, күңел өчен уйнадым Җырга-моңга кечкенәдән гашыйк булгач, шул юлдан китергә уйладым.

-Зөлфирә апа, сезнең өчен нәрсә ул музыка?

-Музыка ул урысча әйткәндә “состояние души”. Лирик кешеләр була, менә мин үземне шул кешеләр рәтенә кертәм. Аларның күңелләре нечкә,алар өчен музыкасыз яшәү берничек тә мөмкин түгел. Мин җырларны тыңларга яратам. Бик еш сорыйлар сез нинди музыка яратсыз дип, мин бөтен музыканы да яратам. Классиканы да, халык җырларын да,эстраданы да яратам һәм шулай үк поп музыканы, зарубежная эстраданы хәтта рокны да яратып тыңлыйм. Аларның һәрберсенең үз вакыты бар, үз хәләтемә нинди җыр туры килә, шуны тыңлыйм.

-Сезнеңчә бөтенләй тавышы булмаган, колагына аю баскан дип әйтәләр бит, шундый кешеләрне дә җырларга өйрәтеп буламы?

-Тавышсыз, моңсыз, бөтенләй музыкаль ишетү сәләте булмаган кешеләр юк ул. Бар шундый категория, алар өчен җырларга авыр, алар өчен ул бик авыр әйбер. Менә мәсәлән мин рәсем ясый белмим,минем өчен ул авыр эш кебек. Ләкин өйрәтсәләр , үземнең теләгем булса мин аны өйрәнәм. Музыкада да шулай, кеше үзе бик теләсә, тырышып эшләсә җырларга өйрәнә.

-Вокалист классиканы да эстраданы да башкара аламы, икенче төрле әйткәндә универсаль була аламы?

-Мәсәлән биючеләрне алсак, чын биюче станоктан башларга тиеш. Ул кирәкле аяк һәм гәүдә мышцаларын әзерләргә тиеш, алар нык булырга тиеш. Менә шуннан соң гына ул биюгә керә. Әзер кешене нинди биюгә куйсаң да, ул бии. Вокалист та шулай ук, баштан аңа опора, сулыш һәм зкувовидение дигән әйбер бар менә шулар өстендә эшләргә кирәк. Иң элек халык җырларын, классиканы өйрәнергә кирәк. Менә шуны, нигезне белгән кеше теләсә-нинди җырны җырлый ала. Рок, опера, эстрада дисеңме барын да җырлый ала нигезе булса.

-Сез укучыны тыңлаган вакытта, беренче ноталардан ук аннан нәрсә көтәргә икәнен аңлый аласызмы?

-Эшләсә кеше, тырышса, аңа ышанып була. Монда шундый сорау тора, профессиональ сәхнәгә чыгамы ул яки үзе өчен матур итеп җырларга өйрәнәме.

-Вокал белән үзлектән шөгыльләнеп буламы?

-Була, менә кайбер кеше бит үзлеткән гармунда уйнарга өйрәнә. Шулай ук җырларга да өйрәнеп була. Әмма  бу профессиональ булмый. Шулай да андый кешеләр була ул, сәхнәгә чыгып халыкчанрак җырлый торган. Әгәр аның тембры, тавышы матур булса, андый кешене дә яраталар. Ләкин хәзер халык бик укымышлы,югары белемле шуңа күрә аларның сәхнәдә дә профессиональ җырчы күрәселәре килә.

-Атнага ничә мәртәбә укытучы белән шөгыльләнергә кирәк?

-Укытучы белән атнага бер тапкыр  шөгыльләнсәң дә җитә, әгәр аның кушканнары үтәп барсаң, үз өстендә эшләсәң. Шуңы күрә эшләргә, кабатларга кирәк, әгәр укучы икенче дәрестә дә шул ук хаталарны җибәрсә, димәк алга барыш юк.

-Яшь барган саен яки дөрес җырламасаң, тавыш утырырга, югалырга, бозылырга мөмкинме?

-Бик тә мөмкин. Олыгайгач тавыш бераз утыра, мин элек бик җиңел генә 2нче актавалы сольны ала идем, хәзер ул миңа кыенрак, тавыш түбәнгә төшә башлый. Аннан соң сәхнәдә эшләгән җырчылар тавышларын бик саклыйлар, чөнки ул аларның төп коралы. Алар шуның белән акча эшлиләр. Ә без укытучылар тавышыбызны алай саклый алмыйбыз,чөнки безгә көн саен күрсәтергә кирәк. Төрле балалар җырлаган вакытта безнең тавыш яралары эшләп тора. Шуңы күрә без гел катнашып торганга күрә, безнең тавышлар бозылырга мөмкин. Салкын тигән вакытта безгә тыңларга да, эшләргә дә ярамый. Ә безгә эшләргә кирәк, шуңы да нәкъ менә укытучыларның тавышы бозыла.

-Зөлфирә Әхәтовна, әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт. Сезгә иҗади уңышлар телим. Училищеның якты йолдызы булып, тагын күп еллар янарга язсын үзегезгә.

                                                                                                           

Комментарий язарга