Заһид Мәхмүди: «Үземне көтүче дип уйлыйм»

Башкалада танылып, әллә ничә китап чыгарган язучы, радио-газеталарда каләм чарлап, мәртәбәләргә ирешкән журналист, нашир Заһид Мәхмүдинең көннәрнең берендә авылга кайтып китүен ничек бәяләргә мөмкин? Тик кенә бер урында утырып тора алмавы, тынгысызлыгы хәзер дә сизелә: көтү-көтү мал асрый, шунда ук нәшрият та ачып җибәрә, алмагачлары янәшәсенә кышкы бассейн корып яткан мәле… «Идел» журналы тагын сәфәрдә: язучы, нашир, кино төшерүче Заһид Мәхмүдинең Кукмарадагы «фазенда»сында кунакта булып кайтты.

Заһид абый яшәгән йортны табу әллә ни читен түгел, Кукмараның «Могҗизалар аланы» дип йөртелгән патша сарайларына тиң йортлар тыкрыгын үтәсең дә, Кукмара белән икесен тимер юл гына аерып торган Манзарас авылына килеп чыгасың.

IMG_5232

Поезд тавышы дип торабыз, сезнең ишәк кычкыруына тәгаенләп килдек, — дип көлгән булабыз. Ә ул эшләпәсе астыннан хәйләкәр күзләре белән бер бага да:

– Әле кайчан гына классташлар белән күрешкән идек. Алар да әйтә, синең ишәгең тавышын Кукмараның аргы башында да ишетәбез, таныйбыз, диләр. – Үзе кеткелдәп көлә. Һәм… ишәген мактарга керешә: – Атлар семьялыгына керә ул. Әмма ат та түгел, кеше дә… Ул ниндидер бер инопланетянмы шунда… Бик интеллектлы хайван. Адәм акыллары бар. Бәлки шуңа да аның итен ашау харам саналадыр. Алып кайтырга дип су буена төшәм, казыкны суырып алганда, кеше кебек сөенеп, тавыш бирүләрен күрсәгез! Ишәкне нигә җүләр, дип мыскыл итәләрдер, аннан да акыллы хайван юк бу дөньяда. Башы эшли, аратаны, арата урынына куйган тимерне суырып чыгара, капканы ничек ачарга икәнен дә белә, йозакны кимерә. Тауларга ни өчен ишәккә генә атланып йөриләр? Чөнки атка: «На!» – дисәң, ул упкынга сикерә. Ә ишәк сукмактан гына йөри. Аңарда саклану инстинкты бик көчле, әгәр, мин моннан чыга алмыйм, дип шикләнә икән, үтерсәң дә, өстерәп чыгара алмыйсың. Ишәкнең сөте бик файдалы. Туберкулездан дәвалый, гепатиттан булыша, бавырларга сихәте бар, йөрәккә дә дәва. Аны чәйгә кушып эчеп булмый билгеле, үтә күренмәле, әмма бик баллы. Менә аннан кымыз ясарга ниятләп торам…

Шулай ди дә, язучы безне хуҗалыгының горурлыгы – ике өркәчле, Гоби чүлләрендә генә йөри торган «бактериан» токымлы дөяләренә янына алып чыга. Тук чырайлы Бүрәнкә безне күргәч, бер мәл сагаеп куя. Аннан ана дөя – Рәйсә белән Дөяз атлы баласына карап ала да, күргән бар монда фотоаппарат, камера белән йөрүчеләрне дигәндәй, горур гына күшәвен дәвам итә. Чыннан да бик матур шул, колак артларыннан сыйпап, фотога төшмәле генә.

– Алар ияләшкән инде, – дип куя хуҗа да. – Җәй башыннан монда килүчеләр бетеп тормый, фотосессия көн саен. Дөяләр янына якын тирәләрдән авыру балаларны да алып киләләр. Дәвасын күрүчеләр булгач, сүз тиз тарала бит. Дөяләр күңелендә ачу тоткан кешене һәм… исерекләрне яратмый. Болай исә бик тыныч һәм тәртипле хайваннар.

Ә ни өчен дөя һәм ишәк? Татар авылларында гомер-гомергә сыер белән сарык асраганнар ич.

– Элек алай булмаган ул. Әле Казан патшалыгы булган чорда (Казан ханлыгы димәгәннәр, патшалык булган ул!), дөя белән ишәк асрау гадәти күренеш саналган. Марал да – безнең хайван. Аларны кырып бетергәннәр. Мондагы калын урманнарны да кисеп, флот һәм Санкт-Петербург каласы төзегәннәр. Имән дә калмаган шуңа. Ә бу дөяләр – Азия хайваны. Бер эчкәндә суны да кырык-илле литр эчәләр. Үтли белмиләр. Бер көнне сарайга кереп, ярты лар ризык ашаганнар. Шуннан соң ике көн рәхәтләнеп, дөньяга фәлсәфи караш ташлап кына яттылар.

Шулкадәр тәмләп, яратып та сөйли инде дөяләре турында Заһид абый. Сөтендә инсулин бар икән, диабет белән чирләүчеләр бер стакан сөт эчсә, дарусыз да яши ала, ди. Аннан… бәвеле дә антибиотик, икән. Эчәктәге яман шешне шуны эчеп җиңүчеләр дә булган. Бу хакта Мөхәммәт (с.г.в.) Пәйгамбәр дә әйтеп калдырган. Йоныннан юрган өрфия кебек була, тирләтми, ди… Заһид абыйның дөяләре бер гаилә булып яши, быел уразаның беренче көнендә Дөяз исемле дөя баласы дөньяга килгән. «Шуны да белеп торыгыз, – ди Заһид абый. – Дөя – дөньяда динозавр тавышы чыгара торан бердәнбер хайван!»

Анысы да монысы, хуҗалыктагы сарай диварларына гел гәҗит ябыштырып чыккан кебек. Аны безнең кебек нәшрият тирәсендә чыккан кешеләр чамалый: газета формалары инде бу. Баштарак аларны металлаломга илтеп тапшырасы иткән, тик уйлый торгач, металл бәясе чыкмас, ә малларга җил-яңгыр үткәрмәслек төзелеш чималы булып тора ала, дип, сарайлар кора башлаган. Болай барса, гәҗит баскан саен, өелеп калган формалардан тагын әллә ничә сарай салырлык була, дигән булабыз. Шәхси гәҗитләрен үз нәшриятында бастыра ул. Саратовдан кыйммәтле җиһазны алып кайту тарихы да шактый гына кызыклы, берни белмибез, эшли-эшли өйрәндек, ди. Тик Заһид абый, күп итеп мал асрау идеясеннән арынып килә бугай.

– Ике йөз илле баш сарык асраган чаклар бар иде. Ишегалдында чын революция: мәәәә дә мәәә… Көтүгә чыгарсың, инеш буенда гына утлап йөриселәре килми, тимер юлга менәләр, вокзалга таба чабалар, артларыннан чаба-чаба җаннар чыга иде. Аларны ашатып бетерергә генә дә фәлән кадәр азык кирәк. Симертү турында уйлыйсы да юк. Хатынга әйттем, күрдек күп мал асрауның нәрсә икәнен, дөресен генә әйткәндә, суеп көчкә таратып бетердек… Аннары дүрт йөз баш тавык алдык. Монда иркен, тирес, аяк астында буталып йөрүләрен теләдем. Кыш көне аларны ашата-ашата хәлдән тая идек, хатын белән көн саен өчәр казан пешерәбез, инде аларын да суеп бетердек. Хәзер бер егермеләп кенә тавык калды…

Шулай да кышка бер унлап ат алырга җыена әле. Мәшәкатьсез тора алмый инде ул. Хайваннары дрессировкага да бирелә башлаган: «Әйдәгез, малайлар!» дисә – үгезләр, «Әйдәгез, җегетләр!» дисә – дөяләр, «Әйдәгез иптәшләр!» дисә, ишәкләре ияреп кайта икән.

– Мин үземне көтүче дип саныйм! – ди ул. – Хатынга да әйттем, без синең белән Казанда яшәмәгәнбез икән, дим. Монда кайткач кына күзләр ачылды. Ул су буендагы рәхәтлекне әйтеп бетереп булмый… Менә талда ике карга яши. Мин алар белән таныш инде. Киләләр дә, канатларын куеп, сарыкка, каррр, диләр. Сарык китми. Шуннан бу нишли: башына кунаклый да чукып ала. Сарык китә инде шуннан. Ә бу булдырдым дигән кыяфәттә кала…

IMG_5219

Көтүче дигәннән, Заһид абыйның эшләпәләре дә Америка көтүчеләреннән бер дә ким түгел!

– Менә бу Испаниядән кайткан, үгез тиресеннән тегелгән эшләпә, – дип башыннан салып күрсәтә ул. – Австралиядән кайткан эшләпәмне бик сорагач, бер дустыма бүләк иттем. Әти үлеп киткәч, аны сагынудан эшләпәсен киеп йөри башладым һәм… рәхәтен таптым. Бик яхшы нәрсә: яңгыр, кар яуса – иңнәреңә төшми, юешләми, күләгәсе кояштан күзләрне саклый. Милли кием булгач, түбәтәйдән дә баш тартмыйм, әмма эшләпә уңайлырак миңа. Хәзер ни генә кими яшьләр, хәйран калырлык. Әмма чын ир-атлар эшләпәдән йөрергә тиеш, дип беләм. Аурупада да шулай булган ул, пальто белән эшләпә бик килешле!

Заһид абыйның офисындагы эшләпәләр коллекциясен карагач, бассейнына да кереп чыгасы иттек. Аның нәкъ менә кышын йөзәргә әзерләнүен ишеткәч, аптырап та калдык. Баксаң, ул татар язучылары арасында бердәнбер морж икән! Алай гына да түгел, бер ярышта Әлмәт чемпионын узган кеше дә!

– «Мәдәни җомга» газетасында эшләгән чагым иде, – дип искә ала ул. Яңа ел алдыннан фотога төшергә кирәк диделәр дә, чыршылар бизәп, киттек Казансуга. Бәкегә төштем дә йөзәм.

Әңгәмәнең азагын «Идел» журналының 9 санында укыгыз.

Язылу

 

Комментарий язарга