Зәңгәр күзле җиһан безгә карый…

Кинәт җирне басып алган ят көч:
Җеннәр, шамакайлар, төрле терлек…
Алар безгә ау ачырга тора,
Бу аларга тапшырылган нәзер.
Ә без исә ялгыз-ялгыз гына
Көрәшәбез.
Һәркем – батыр хәзер, — дип яза Эльвира Һади

***
Араларны чакрым белән түгел,
Еллар белән хәзер үлчибез.
Икебезгә – ике дөнья, ләкин
Элеккечә нык һәм көнче без.

Суксалар да, этсәләр дә –
Кыя,
Карашыбыз хәтта үзгәрми.
Дәррәү килеп шашынсыннар шунда,
Җыен әтрәк-әләм безгә ни!

Беркемгә дә сиздермәскә дисең
Ефәк кебек нечкә чакларны.
Синнән калган ястыкларда бары
Күз яшемне хәзер саклармын.

Чәчләремнән сыйпап дәшмисең бит:
Яраларым озак төзәлә.
Араларда – еллар. Үтенеп сорыйм,
Сагындырып, яулык изәмә.

Искә төшмә, төшкә кермә, әгәр
Җылың белән назың калмаса.
Кыя кебек чагым: чатнармындыр
Күк тагы бер суык караса.
КАРА СИН
Язасыңмы дисең. Язмыйм, бетте.
Ничек түзәсең дип сорама.
Бөтен язган сүзләр гел начарга,
Гел моңсуга гына юрала.

Син дә язма… Әйдә, ат каләмне,
Кәгазьләр дә җилдә таралсын.
Шул бер өстәл, бер үк бүлмәң белән
Олыгая гына барасың.

Көнне төнгә, төнне таңга ялгап,
Гомер уза.
Тышка чыксакмы?
Тынчу бүлмәң бераз ялгыз калсын,
Ә без кояш эчик – сусатты.

Туктый алмам дисең. Сукранасың.
Бүлмәң чабуыңа ябыша…
Миндә – сине коткарырга өмет,
Синдә исә рифма ярыша.

Күзләреңә карыйм – читсенәсең,
Маңгаеңнын үбәм – янасың.
…Юк, беркайчан юып бетералмам
Күңлеңдәге каләм карасын.

МАЙГА АШЫККАНДА
Без икәүләп Казан урамнарын
Берәм-берәм санап чыккан кичләр
Онытылмас.
Онытылмас төсле…
Хәтирә – без.
Без югалсак нишләр
Берәм-шәрәм шытып чыккан чыршы,
Тынчулыктан кипкән кап-карт йортлар?
Мин каланың шәһитләрен табыйм,
Син алары бүген, хәзер коткар…
Актар яраларын, канга батсын,
Тик үлмәсен генә, яши бирсен.
«Апам!» – диеп дәшсәм, ятсынмассың.
Син бит апа, син бит якын. Сер син!
Без күп идек.
Дүртәү, бишәү, бәлки,
Казан урамнарын барлаганда…
Ләкин бары икәү генә кебек
Тынчу җәйгә кергән ул Казанда.

ЕРАК ТҮГЕЛ
Таулар аша гына.
Безнең утрау, безнең диңгез яры.
Беркем белән сөйләшәсе килми:
– Бүген суык, ләкин җилсез, ярый…
Кыска тотып сүзне югалабыз.
Җавап биреп интегәсе килми.
Җилкәмдәге шәлне төзәтәсең:
– Явар ахры, әнә ничек җилли…
Бер-береңә ныграк сыеныбыз,
Коенабыз диңгез һавасына.
Суыктан да җылы табылганда
Сөенә җан яңгыр явасына…

Ерак түгел, аръягында җирнең,
Безнең утрау, безнең диңгез яры.
Ак болытка таянган да, әнә,
Зәңгәр күзле җиһан безгә карый…

БИШӘҮЛӘП
Без бишәү җимердек дөньяны,
Агышын үзгәртеп елганың,
Ярларын елаттык,
Чатнаттык
Айның да мөлдерәп тулганын.

Тарихның чүмәлә-чүпләрен
Тараттык, тузанга тигәндәй:
Гасырдан-гасырга сикереп,
Дошманны эзләдек дигәндәй…

Тик шуны сизмичә калганбыз,
Безне бит ишеткән булмады.
Тормышны сәламләп җырладык,
Җил генә яулыгын болгады.

Ә бер төн үкседек бишәүләп:
«Баш тартам, чигенәм, теләмим,
Бу дөнья беркайчан үзгәрмәс!»
Без бишәү: дүрт дивар һәм дә мин.
ҖЕН ТУЕ

Тынлык.
Башта бик тын иде монда.
Тамчы пышылдавын ишетерлек.
Кинәт җирне басып алды ят көч:
Җеннәр, шамакайлар, төрле терлек…

Каян килеп чыкканнардыр тагын–
Һәркайсында битлек арты битлек.
Көлгән йөзләренә карый алмыйм:
Күңелемне шөбһә баса.
Шикле:
Менә алар чатыр корып куя,
Буяу түгә юлга, казан аса.
Түргә чакыралар – селкенмим дә,
Һәм каршыма берсе килеп баса:
«Ятсынма, — ди. – Безнекеләр генә,
Чит-ят кеше чакырмадык, әйдә,
Аш – казанда, чәй кайнады күптән,
Тилеләрме?
Ә тилеләр бәйдә.
Син бит кунак. Син нәкъ безнең төсле.
Ике кесәң тулып ташкан сердән,
Кер дә, әйдә, кунак итик сине,
Бер сөйләшик, әйдә, безгә кер дә…»
Ул елмая, алар барысы да
Күзгә карап елмаерга оста.
Ни кызганыч, бар антлары – ялган,
Ни кызганыч, сөюләре кыска.

Яннарына керсәм – яздырырлар,
Китсәм – миңа нәфрәтләре сөрсер.
Кача калсам, эзем төшсен диеп,
Әнә, юлга буяу түкте берсе…

Эзләремнән килеп төнгә каршы
Тәрәзәмне тырнап улар алар.
Көндезләрен морҗаларга качыр,
Төннәр буе төшләремне талар.

Юк, җиңелдән котылырмын димә,
Андыйлар бит җанга керә белә,
Битлекләрен килештереп киеп,
Хәнҗәр кадарга дип сиңа килә:

«Син булмасаң, телгәләнер дөнья,
Бер урамый китсәң – үпкәләрбез,
Синең өчен дога иткән – бездер,
Күз яшен дә син дип түккәннәр – без!»
Тезләнәләр, имеш, ә аркадан
Берсе кылыч тери –сизеп торам,
Мин – аларның яңа уенчыгы,
Яшәү көчен бирә алган корбан.

…Әкрен –әкрен буа барган уйдан
Бер уянсам саф һавага сусап,
Торам икән өнсез генә шулай
Җен туеның уртасында…
Юкса,
Башта бик тын, бик тын иде монда.
Тамчы пышылдавын ишетерлек.
Кинәт җирне басып алган ят көч:
Җеннәр, шамакайлар, төрле терлек…
Алар безгә ау ачырга тора,
Бу аларга тапшырылган нәзер.
Ә без исә ялгыз-ялгыз гына
Көрәшәбез.
Һәркем – батыр хәзер.

Комментарий язарга