Күңелемне салдым хатларга…

Ничә тапкыр сиңа хатлар яздым,
Жавап көтеп кичләр үткәрдем.
Ә хатларың? Алар сирәк, кыска …
Мин һәр сүзен җанга бикләдем.

Серебезне ятлар ишетмәсен.
Ул чит-ятка азык булмасын.
Хыялдагы йолдыз мәңгелеккә
Киләчәгебезне нурласын.

Сагынасың! Беләм… Үземдә дә
Тоташ дөрли сагыну ялкыны.
Йөрәгемне тышауларга телим,
Тик ул барыбер син дип талпына!

Икебез дә бер ялкыннан туган,
Ике күңел бердән яралган…
Бу бөтенне бүлмик, бәхетләрне
Ялгызлыкта кемнәр табалган?..

Сүзләремә җылы хисләр чигеп,
Күңелемне салдым хатларга…
Һәр жөмләмдә – күп нокталар… Тырыш
Хатка сыймас серне аңларга …

КЫШКЫ СӨЮ
Җир өстенә ап-ак карлар ява…
Нинди матур кышкы урамнар!
Мин юләргә сөю китердегез,
Мең-мең рәхмәт, сердәш бураннар.
Күпме йөрттем хыялымда сине –
Чынга әверелер өметне.
Ап-ак карлар – сөю хәбәрчесе.
Тоясыңмы шуны, сөеклем?!.

Ябалаклап яуган карлар булып
Килеп кердең минем язмышка.
Кем уйлаган, дуслык саф сөюгә
Әйләнер дип безнең тормышта.

Кышның сихри, айлы бер кичендә
Күздән күзгә нурлар агылды.
Бөтен дөнья кинәт тып-тын калды:
Без балкыткан нурга таң калды.

Кил, язмышым, көртләр ера-ера,
Яуласа да ак кар җиһанны.
Кайнар сулышым белән эретермен
Керфегеңә кунган һәр карны.

АК ӘБИЕМ ИСТӘЛЕГЕНӘ
Күршебездә генә өй бикләнде,
Ишегенә йозак эленде.
Кичен балкып торган тәрәзәләр –
Бүген караңгыга күмелде.

Ятимсерәп калды йорт-курасы,
Чүп үләне басты бакчасын.
Пар чиләге һаман эленеп тора,
Әйтерсең дә сагына чишмәсен.

Өй артында үскән кура җиләк
Кызарыплар пешеп өлгерде,
Тик җыялмас инде аны Ак әбием,
Ул мәңгелек йортка күченде.

Юксынабыз инде Ак әбине,
Шаян телен, көләч йөзләрен.
Без генәме, аны сагыныр сыман
Җиләкле җәй, язлар, көзләре.

Ак яулыгын бәйләп Ак әбием
Узып китәр төсле урамнан,
«Ничәлеләр алдың, сабыйкай,» – дип,
Сыйпап китәр төсле аркамнан.

Кеше кичермәсне кичерсә дә,
Тапламаган күңел сафлыгын.
Шул җисеме исеменә күчкән:
Ак әбием – дөнья аклыгы.

Ак әбиләр булса, ярлыланмас
Халкыбызның рухи байлыгы.

Комментарий язарга