Үзе – гади, үзе – бөек

«25 августта Әтием Туфан Миңнуллинга 80 яшь тулыр иде. Бик еш кына, бигрәк тә кичләрен, мин аның турында уйланам», — дип башлый үзенең хатирә-язмасын танылган журналист Әлфия Юнысова-Миңнуллина…

25 августта әтием Туфан Миңнуллинга 80 яшь тулыр иде. Бик еш кына, бигрәк тә кичләрен, мин аның турында уйланам. Әтием вафатына инде өч елдан артык вакыт үтте. Әйе, Татарстан, татар халкы үзенең бөек улын югалтты. Туфан Миңнуллин – танылган татар әдибе, бәхетле драматург, тынгысыз җәмәгать эшлеклесе, депутат, фани дөньяда югары исем һәм дәрәҗәләргә ирешкән шәхес кенә түгел ул. Аның тормышы, иҗаты, иҗтимагый эшчәнлеге үзе үлгәннән соң да битараф калдыра алмый. Теге яки бу вакыйга, вәзгыять, проблема уңаеннан Туфан ни дип әйтер иде икән – күпләр әнә сорау алдында кала. Миңнуллинның бөеклеге шунда түгелмени?!

Нәселдәнлек

Әтием гадәти булмаган гаиләдә һәм шактый авыр заманда дөньяга килә. Утызынчы еллар уртасы: Сталин репрессияләре якынлашуын хәтта ерак татар авыллары да үзендә сизгән вакытлар. Шул ук вакытта татар авылы әле патриархальлеген, традицион милли көнкүрешен югалтып бетермәгән заманнар. Бабай Абдулла Миңнуллин гаиләсе дә шактый үзенчәлекле һәм Олы Мәрәтхуҗа авылында башкалардан гыйлемле, хөрлеккә омтылуы, гаделлеге һәм… авыл тормышына гадәтләнмәгән булуы белән аерылып торган. Чөнки Абдулла Казанда туып үскән, мәдрәсәдә һәм Гафур Колахмәтовның җәдиди мәктәбендә белем алган. Гомере буе мәктәпләренә адашы Габдулла Тукайның килүен горурлык белән искә алган. Тарих зилзиләләре генә аны әтисенең туган ягы, бүгенге көндә Кама Тамагы районы дип аталган төбәккә китереп аткан.

Әлбәттә, хуҗалык эшләре – ирләрнеке дә, хатын-кызларныкы да – әбием Халисә җилкәсендә була. Абдулла бабам үлгәнче ат җигәргә дә, печән чабарга да, хәтта көтүдәге үз сыерын танырга да өйрәнә алмый. Әби, никадәр генә авыр сулап куйгаласа да, күңелендә ире белән горурлана: ни әйтсәң дә, бабай менә дигән хисапчы һәм бухгалтер була бит һәм шул сәбәпле аны бик нык хөрмәт тә итәләр. Аннан килеп, әбием үз туганнары арасында бердәнбер кыз бала була, әтисе һәм ир-туганнары исә аны теләсә нинди авыл эшенә яшьтән өйрәтәләр…

Бөек исемнәр йолдызлыгында

Әнә шундый гаиләдә 1935 елның 25 августында икенче ир бала туа. Хәсән Туфан иҗатын үз итүче, беркемгә сиздермичә шигырьләр дә язучы Абдулла бабай улына Туфан дигән мәгънәле исем куша. Ә тагын тугыз елдан тагын бер символик вакыйга була: 1944 елның 25 августында Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең башлары чабып өзелә.

Әйе, югарыда аталган өч символик исем – бала вакытында ук шул тирәдәге бөтен китапларны укып чыккан, гаять кызыксынучан егет Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Хәсән Туфан исемнәре йолдызлыгында  үсә. Ни гаҗәп, бертуганнары арасында китапка тартылу бөтенләй диярлек булмый. Ә улындагы ошбу омтылышны әнисенең берсүзсез хуплавы тагын да гаҗәп тоела. Нәкъ менә ана кеше Туфанга белем алырга ярдәм итә дә. Нәкъ менә ул язмышка малаен Тукайга, Җәлилгә, Туфанга якынайтуда зур көч куя…

Күргәнебезчә, әтинең яшәү принциплары да, тормышка карашы да күпмедер күләмдә әти-әнисеннән килә икән. Әбиемнең практик, крестьян акылы белән бабамның какшамас идеализмы анда гаҗәеп дәрәҗәдә берләшә алган. Янә бер тапкыр кабатлыймын: ул үз гаиләсендә уникаль. Иҗатка, әдәбиятка тартылу башка беркемдә дә юк. Әтием тышкы яктан туганнарыннан аерылып тора, һәрхәлдә, бөдрә чәчләр башкаларда булмый. Иске фотосурәтләрне караган саен, Туфанның әтисенә башкаларга караганда да ныграк ошавына инана барам.

Туфан бухгалтериясе

Ә бит ул баштан һөнәрен дә әтисенекен ала. Районда хисапчы, аннан бухгалтерлык курслары – һәм менә әзер белгеч Кустанай өлкәсендәге бер совхоз эшчеләр кооперативының баш бухгалтеры сыйфатында “чирәм күтәрергә” китә. 19 яшендә! Җирле райпотребсоюзның иң төп хисапчысы, аның кечкенә гәүдәсенә карап, “Маңка малайларны җибәрәләр!” дип зарланып та куя.

Әмма нәкъ менә биредә, чирәм җирләрендә әлеге малай үсә, ныгый, тормыш тәҗрибәсе туплый. Әтием ул елларны бик җылы искә ала иде. Халык медицинасы ярдәмендә ревматизмнан арындырган Уразбай бабайны, күзе төшкән казакъ кызын, совхоз директоры Панченконы, үзенең төрле “батырлыклар”ын…

Бу урында шунысын да искәртү урынлы булыр: җирле казакъ халкы, төрки халык белән аралашу тәҗрибәсе киләчәктә язучы һәм җәмәгать эшлеклесе булачак Туфан Миңнуллинда аның төп принципларының берсен – төркиләрне тугандаш халык буларак кабул итүне формалаштыра. Ул һәрчак һәм һәр җирдә төрки халыклар турында күбрәк белергә, алар белән танышырга, аралашырга тырышты. Әйтик, иң якын дусларыннан берсе Башкортстаннан шагыйрь Рафаэль Сафин иде. Озак еллар дәвамында ул казакъ язучысы Шерхан Мортазаев, үзбәк драматургы Абдукаххор Ибраһимов белән хатлар алышты, кунакка йөреште. Соңгы елларда Истамбулга, Кытайның Уйгур автоном районына бару турында хыялланды. Кызганыч, өлгерми калды…

Туфан Миңнуллин үзгә характерлы кеше иде. Миңа калса, барыбызга да таныш холык-фигыле нәкъ менә Казахстанда, мөстәкыйль тормышының чишмә башында аеруча чагылыш таба. Җирле халыкка, ягъни казакъларга берни дә сатмаска дигән таләп куелган булуга карамастан, кисәтүләргә дә карап тормыйча, ул даими рәвештә таләпләрне боза. Акча юклыктан, кешеләргә хезмәт хакы түли алмаудан иза чиккән совхоз директоры үтенечен дә кире какмый. Кызык бит: кибеткә кергән акча совхоз кассасына тапшырыла, аннан хезмәт хакы түлиләр, халык исә акча алуга янә кибеткә бара – акча әйләнеше совхоз эчендә башкарыла булып чыга… Ә нинди еллар! Сталин үлгәнгә дә бер-ике ел гына үткән, партиянең ХХ съезды да әле җитмәгән. Бер караганда, Туфанның “чирәм күтәрү” эпопеясы бик күңелсез тәмамланган булыр иде. Ярый әле шул ук совхоз директоры аңа вакытында китәргә киңәш итә. Киребеткән Туфан тыңлый аны…

Язмышның бормалы сукмаклары

Казакъстаннан ул туган якларына юл тота. Казан дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. Әдәбият, фән белән шөгыльләнергә ниятли. Әмма… Язмыш бөтенләй башкача хәл итә.

1956 елның җәендә Мәскәүнең Щепкин исемендәге училищесындагы татар студиясенә егетләр һәм кызлар туплау турында карар кылына. Университетка укырга кергән, һәм студент булырга өлгермәгән Миңнуллин көтмәгәндә актерлыкка китеп бара.

1956-1961 елларда училещеда укыган төркем Туфан өчен икенче гаиләгә әверелә. Биредәге кызлар һәм егетләр аның тормышындагы иң якын дусларына әйләнә.

Дөрес, яхшы укуына һәм белем йортына “кызыл диплом”га тәмамлауына карамастан, Туфан Миңнуллин артист та булмый. Шул ук вакытта әлеге уку йортында алган белеме, “Хрущев җепшеклеге” чорындагы башкала тормышы, булачак диссидентлар белән аралашулар аның шәхесен тулысынча формалаштыруга зур өлеш кертә. Шәхес дигәндә, хөрлеккә омтылган эчке “мин”не, теләсә кайда һәм теләсә кайчан үз принципларыңа тугры калуны, иҗади башлангычка табынуны атарга була.

Студентлык еллары – әтиемнең иҗат белән шөгыльләнә башлаган дәвер ул. “Язучы – ул язмыйча булдыра алмаучы кеше”, — дип кабатларга ярата иде. Ә әтием чыннан да язмыйча булдыра алмады. Баштарак әлеге язмыйча тора алмау кечкенә генә хикәяләрдә чагылыш таба. Шактый вакыт әсәрләрен автор башкаруындагы тыңлаучысы төркемдәше Фирдәвес Әхтәмова була. Нигәдер нәкъ менә Фирдәвес апа белән әтием арасында һәрвакыт үзгә дуслык, үзгә мөнәсәбәт булды. 2012 елда фикердәшенең үлемен дә ул бик авыр кичерде.

Шуннан Туфан Миңнуллин үзенең кайбер әсәрләрен татар басмаларына тәкъдим итә башлый. Язучылыкның бит аның тагын бер ягы бар: язганнарыңны кемнәр беләндер уртаклашасы да килә. Хәерхаклы мөнәсәбәт күрсәтүчеләрнең берсе ул вакытта “Чаян” журналының баш мөхәррире Альберт Яхин була. Ахыр чиктә, соңрак ул әтинең иң дусларының берсенә әверелә.

1957 елның Яңа ел төнендә Туфан Миңнуллин тормышындагы иң мөһим гамәлләрнең берсен ясый – төркемдәше, әнием Нәҗибә Ихсановга мәхәббәтен җиткерә. Шулай итеп, Мәскәү ике яшь йөрәкне табыштыруда, таныштыруда һәм кавыштыруда да хәлиткеч роль уйный.

Кайту

Щепкин училищесын 1961 елда тәмамлаган татар төркеме тулысынча Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына кабул ителә. Әмма Туфан Миңнуллин, һаман да Нәҗибәдән җавап хисләренә ия булмыйча, Минзәлә театрына юл тота. Күпләр хыялланганча провинциядән мәркәзгә түгел, бәлки кире юнәлештә. Язмыштан узмыш юк шул. Әмма Туфанга да бәхет елмая: Минзәләдә ул Сабир Өметбаев белән таныша. Тәҗрибәле режиссер аны беренче пьесасын – “Безнең авыл кешеләре”н сәхнәгә куя. Әмма бер шарт белән: әгәр дә Туфан тагын шундый бер ярымфабрикат әсәр алып килә икән, ул аның белән сөйләшеп тә тормаячак.

Ахыр чиктә, әтием барыбер Казанга әйләнеп кайта. Нәҗибәне дә  кияүгә чыгарга күндерә. Янә Камал театрына эләгә. Янә үз холкын күрсәтә. Мәскәүдән җибәрелгән һәм труппага андагы “татарлык”ны кысып чыгарырга вәгъдә биргән режиссерга каршы чыга. Аңлашыла ки, театрдан әтине куалар. Янә язмыш турында уйланам. Телевидениедә хезмәт итү, “Чаян” журналына күчү һәм ахыр чиктә даими язучылык эше. Бер-бер артлы аның әсәрләре языла башлый, пьесаларны Камал театрында да, күчмә – хәзерге К.Тинчурин исемендәге театры сәхнәсендә дә куя торалар. Монысы да очраклы түгел, чөнки Туфан Миңнуллин ике режиссер, ике фикердәш – Марсель Сәлимҗанов һәм Равил Тумашевлар белән таныша. Нәкъ менә алар әтинең исемен танытуда зур роль уйныйлар да инде. Равил абый берлектә куелган әсәр өчен Туфан Миңнуллин Муса Җәлил исемендәге премиягә ия була.

Мәңге истә калырлык

Муса Җәлил исеме Туфан Миңнуллинны гомере буена озата барды. Туу һәм үлү датасының символизмы турында мин инде яздым инде. Татарның каһарман шагыйре иҗаты һәм тормышына әти һәрвакыт игътибарлы булды. Нәкъ менә Җәлил Туфаннны Рафаэль Мостафин белән якынайтты. Аның белән әти һәрвакыт җылы мөнәсәбәттә иде. Әти Җәлилне еш искә алды, аның кайбер шигырьләрен яттан укый иде. Җәлил һәм җәлилчеләр турында “Моңлы бер җыр” исемле пьеса да язды. Туфан Миңнуллин үзенең бөтен барлыгы белән үз вакытында шагыйрьнең исеменә тап төшермәкче булганнарга каршы чыга алды.

Биредә мин Туфан Миңнуллинның тагын ике шагыйрь – Тукай һәм Хәсән Туфанга булган мөнәсәбәтен дә билгеләп үтәсем килә. Тукай әти өчен һәрвакыт үрнәк булды, әтинең яттан белгән шигырьләренең күбесе нәкъ менә Тукайныкы иде. Тукайның туган көне 26 апрельдә бәйрәмдә булу мәҗбүри иде. Кулай вакыт чыккан саен шагыйрьнең туган ягы – Арчага кайтып килү дә матур гадәт иде аның өчен.

Әти, Тукайга багышланган масштаблы интернет-порталны булдыруга күп көч куйган кешеләрнең берсе булды. Әлеге портал барлыкка килеп тулы көченә эшләсен өчен нык тырышты. Миңа да анда эшләргә туры килде. Әти һәрвакыт безнең нәрсә һәм ничек эшләвебез белән кызыксынып торды. Минем бер командировкадан соң ул Уральскига Тукай урыннарын йөреп кайту теләге белән янып йөри башлады, без инде бару юллары хакында ук сөйләшә башлаган идек. Ләкин барып чыкмады… Әти Тукайга багышланган пьеса язу хакында да озак уйланып йөрде. Безнең өйдә бу хакта сүз еш кузгатыла иде. Соңыннан Г.Камал исемендәге театрда Марсель Сәлимҗанов белән берлектә куелган спектакльне дә яхшы хәтерлим, Тукай ролен Илдус Әхмәтҗанов башкарган иде.

Ә менә Хәсән Туфан турындагы пьесаны әти сәхнәдә күрә алмады. Үземне белгәннән бирле әни белән шундый пьеса язу хакында сүз куерта иде алар. Илдар Юзеев белән бергә Себергә, шагыйрь сөрелгән җирләргә бардылар. Ул Хәсән Туфанны шәхсән белә иде, хәтта минем дә шагыйрь өенә кунакка барып, яшел кара белән язылган кәгазь битләрен күргәнем бар иде.

Мәңгелеккә дуслар

Алтмышынчы еллар ахырына янә кайтасым килә. Марсель Хәкимович белән әти яшьтәшләр кебек аралаштылар. Һәрвакыт бер-берсен иҗади яктан тулыландырып, вакыты-вакыты белән бер-берсен беркадәр котыртып торалар иде. Ахыр чиктә, алар бергәләшеп татар театрында тулы бер эпоха тудыруга ирештеләр. Әлеге чор кырык елны үз эченә ала – узган гасырның алтмышынчы еллар уртасыннан башлап, Марсель абыйның вафатына – 2002 елга кадәр. Тамашычлар һәм актерлар тарафыннан җылы кабул ителгән “Диләфрүзгә дүрт кияү”, “Гөргери кияүләре” спектакльләре Сәлимҗанов-Миңнуллин тандемы тудырган иң популяр һәм танылган эшләр булды…

Әйе, язмыш Туфан Миңнуллинга мәрхәмәтле булды. Тормыш юлында аңа гомерлеккә дус булырлык кешеләр һәрвакыт очрап торды. Бер яхшы дус һәрвакыт үзе белән тагын кемне дә булса ияртеп килә иде. Алтмышынчы еллар уртасында Альберт Яхин әтинең фикердәше булып кына калмады, гаиләләр дә үзара бик дуслашты. Мин аларның Займище бистәсендә урнашкан бакчаларына еш барганыбызны яхшы хәтерлим. Нәкъ менә шунда хәзер инде татар классиклары дип аталган башка шәхесләр арасында тыгыз элемтәләр, дустанә мөнәсәбәтләр барлыкка килгәндер дип уйлыйм. Шундыйлардан шагыйрь Шәүкәт Галиевны, язучы Аяз Гыйләҗевны, шулай ук Илдар Юзеевны билгеләп үтәсем килә. Илдар абый белән дуслык “гомерлек” булды. Алар әти белән һәрвакыт аралашып, фикердәшеп, бер-берсенең иҗатын югары бәяләп яшәделәр. Мөһим булган бер детальне искәртеп үтәсем килә. Илдар абый тыныч, күбрәк үз эченә бикләнгән кеше иде. Әти кычкырып сөйләшә башлагач, ул башын тагын да эчкәрәк батырыбрак куя иде кебек. Әти Илдар абыйның кайвакыт дәшми калу гадәтен өнәп бетерми иде. Ләкин нәкъ менә шул икетөрлелек, бер-берсенә ошамаганлык, минемчә аларны тагын да күбрәк якынайта иде.

Шул ук чор – алтмышынчы еллар уртасы – әтинең иҗтимагый эшчәнлеге башланган вакыт. Хәер, иҗтимагый тормыш мөгаен студент вакытыннан ук башлангандыр: ул вакытта ук инде әти үткәрелә торган җыелышларда үз фикерен әйтә торган булган, гәрчә аның фикере еш кына оештыручыларга капма-каршы булса да. Аннары, инде мин язып үткән Камал театрындагы демарш. Әдәби эшчәнлеккә ныклап керешкәч, Язучылар берлеге рәисе булгач, әтинең тынгысыз холкы язучылар җыелышларында да калкып чыга башлый. Сталин репрессияләренең нәрсә икәнлеген яхшы белгән өлкән яшьтәге язучылар Туфан Миңнуллинның арткы рәттән кычкырып әйтелгән сүзләрен төрлечә бәяләгәндер. Кемдер аны шунда ук өнәп бетерми һәм читләшә башлый. Кайберәүләргә яшьлек кайнарлыгы һәм принципиальлеге хуш килә. Ни булса да, шул чакларда әтигә гел тәнкыйтьләп кенә калмыйча, үзенә дә эшләп күрсәтергә кирәклекне җиткерәләр.

Хезмәт

Нәрсә нәрсә, ә эшләргә дигәндә, әти булдыра иде анысын. Үзен еш кына, шаяртып, Бохара ишәге белән чагыштыра иде. 70нче, 80нче еллар башлары – әтием өчен һич бетмәс һәм төрледән төрле эш вакыты. Үзе һаман иҗат итә, гел каядыр бара. Елына, аз дигәндә, ике-өч пьеса, проза язмалары, публицистик мәкаләләр… Шуның өстенә, укучылар белән клубларда, китапханәләрдә, мәктәпләрдә очрашулар, декада, көннәр, конференцияләрдә катнашулар…

Ә бит шул ук вакытта әтием чын мәгънәсендә төзергә дә омтылды: әти-әниләре өчен авылда өй, дача, йорт, янә бакча… Төзелеш эше һәм җирдә казыну аның шактый вакытын ала иде. Төзелешнең дә нәкъ менә эше кызык иде аңа.

Үзе – гади, үзе – бөек

Үзенең тынгысыз сәнгатьчә эзләнүләрендә Т.Миңнуллин “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәрендә аеруча зур уңышка иреште. 1977 елда сәхнә күргән бу әсәр 70нче еллар татар әдәбияты һәм театрында күренекле бер вакыйга булды. Шушы пьеса буенча куелган спектакль өчен әтием, Марсель абый һәм Шәүкәт абый Биктимировка 1979 елда Россия Федерациясенең Станиславский исемендәге Дәүләт иремиясе бирелде. Сүз уңаеннан, шул ук елда әти Әлмәт театрында куелган “Ай булмаса, йолдыз бар” спектакле өчен режиссер Гали абый Хөсәенов һәм төп герой Дамира Кузаева белән Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дә ия була.

Шунысы кызык, татарның башка бер генә театры да “Әлмәндәр”не янә куярга батырчылык итмәде. Гәрчә бөтен Советлар Союзында аңа еш мөрәҗәгать иттеләр. Мари Иленең Яшь тамашачылар театрында куелган соңгы спектакль дә әтигә бик ошады.

70нче-80нче елларда Туфан Миңнуллин язмышка зарлана алмый. Аның әсәрләре бик күп театрларда уйнала, шул исәптән Татарстаннан читтә дә. Карьера да югарыга омтыла. 1984 елда аны Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайлыйлар. Нәкъ менә ул әлеге оешмага җитәкчелек иткәндә, берлек Комлев (хәзерге Мөштәри) урамында биналы була. Әмма бер шарт белән: берлек аны үзе төзекләндерергә, тәртипкә китерергә тиеш. Әтием артык озак борчылмый. Ул әле – бер, әле икенче оешма белән сөйләшүләр алып бара, төзелеш эшләрендә катнашкан яшь әдипләрне ашату өчен өйдән ризыклар алып килә. Ахыр чиктә, әти тырышлыгы белән Язучылар берлегендә җылы атмосфера тудырыла. Сүз уңаенда, шундый өй мохите әтием соңгы елларда баш мөхәррир булып эшләгән “Сәхнә” журналы редакциясендә дә урнаша.

Үзгәртеп кору еллары да әтинең иҗат дәртен сүндерми. Иҗатында публицистика өлеше күбрәк урын ала башлый. Сәбәпчесе, миңа калса, аның иҗтимагый эшчәнлеге. Ни генә дисәң дә, Туфан Миңнуллинның депутатлык стажы да күпләрне хәйран калдырылык бит. Фикердәше, шагыйрь һәм депутат Разил Вәлиев белән алар гаҗәеп тандем тудыра алдылар. Минемчә, Марсель Сәлимҗанов белән Илдар Юзиев вафатыннан соң, нәкъ менә Разил абый, шулай ук бөек галимебез, кызганычка шулай ук мәрхүм булган Миркасыйм Госманов аның иң якын кешеләре булды.

Соңгы елларда әтинең драматургиясе фәлсәфәгә тагын да күбрәк урын бирә башлады. Хәер, элек тә, хәтта комедия жанрында иҗат ителгән пьесалары уйлануга чакыра иде. Әйтик, алтмышынчы еллар уртасында иҗат ителгән “Нигез ташлары” пьесасы бүген дә актуальлеген югалтмаган. Әти аны бераз төзәткәч, Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театрында янә куела башлады.

Әйе, Туфан Миңнуллин әсәрләре бик җиңел, халыкчан, гади тел белән язылган. Персонажлары да безнең әйләнә-тирәдән алынган кебек. Әнә шул гадилектә аның таланты һәм осталыгы күренә дә инде. Кемгәдер ошый, кемгәдер юк. Битарафлар гына юк. Туфан Миңнуллинның бөеклеге шунда түгелмени?!

Комментарий язарга