Журналист Рузилә Мөхәммәтова: Сүз дәвере бетте

Сүз дәвере тәмамланды. Шуңа бәйле рәвештә шигърият заманы үтте. Г.Тукай һәйкәле янында була торган традицион шигъри митингтан рәсми өлешнең алынуы — татарда шигъри сүзнең бетүенә ишарә генә түгел, шуның рәсми рәвештә танылуы дип аңлыйм һәм моның белән килешәм – бу табигый. Менә инде өченче ел — Г.Тукай туган көненә багышланган тантаналы кичә Опера театрының эченә күчте. Традицион шигырь бәйрәме дә Татарстан Язучылар берлеге дигән иҗтимагый оешманың корпоратив чарасына әверелеп бара.

Сәхнәдән дә сүз китте. Нәфис сүз остасы Айрат Арслановлар буынын кәмитче Данир Сабировлар алыштырды…

Татар театрыннан да соңгы сүз буыны китеп бара. Академия театры штатына тел өйрәнү шарты белән актриса алыну – татар театрында сүзнең әһәмияте калмавының танылуы. Фактура – беренчел!

“Актерның сөйләшә белмәве, сәхнәдән сүз ишетелмәве – сүзнең бәясе бетү”, – дигән иде “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгындагы матбугат конференциясендә яшь режиссер Резеда Гарипова. Ир-атлар сүзсезлекне фактура белән яшерергә омтылганда, ачы дөреслекне хатын-кыз әйтте!

Ачы дөреслекне һәрвакыт хатын-кыз әйтә. Соңгы сүзне! Барлыкка китерүче, иҗат итүче – ир-ат, саклап торучы – хатын-кыз. Табигатенә саклау инстинкты салынган хатын-кыз еш кына бетәргә дучар ителгәнне сакларга алына. Ул моны күпмедер вакыт булдыра да. Әмма бу озак баралмый – тарих шуны раслый – бетәсе барыбер бетә.

Мисаллармы? Әйтик, бүгенге яшь шагыйрьләр буыны. Дөресрәге, шушы буынның бер вәкиле – Йолдыз Миңнуллина һәм аның тирәсендәге башкалар бар. Әмма болар барысы да соңгы кар кебегрәк. Быелгы соңгы кар кебек. Ягъни, язын явып, кышкы корымлы карны томалады да, ап-ак килеш эреде.

Минемчә, хатын-кыз авырлыкны үз җилкәсенә алып, вакытны бераз тоткарлап кына тора ала. Бары тик шул гына. Казан ханлыгының соңгы ханбикәсе Сөембикә кебек. Ул ханлыкны саклап кала алмады, ханлык бетәргә дучар ителгән иде.

Йолдыз Миңнуллина исә  – шигърияттәге Сөембикәбез.

Әдәбиятның хатын-кыз кулына күчүен беркем дә инкарь итмидер дип уйлыйм. Татарның соңгы резонанслы әсәрен хатын-кыз – Гүзәл Яхина язды. Халык кырылып хатын-кыз романнарын – мәсәлән, Зифа Кадыйрованы укый.

Тагын мисаллар кирәкме? Быелгы Тукай премиясе лауреатлары исемлегенә карагыз. Лауреатлар – дин әһелләре һәм хатын-кызлар. Дин өчен сүз беренчел түгел, дин башка яссылыкта эш итә. Калганы – хатын-кызлар. Алар бүгенгене чагылдыручылар түгел, алар теге гасырдагы сүз заманы вәкилләре. Аларның бүген лауреат булуы җәмгыять өчен бернинди дә роль уйнамый. Бу аларга кичәге хезмәтләре өчен соңарып әйтелгән рәхмәт.

Яңадан югалып барган сүзгә әйләнеп кайтсак, сәнгатьтән сүз китте, җәмгыятьтә дә шигъри сүзнең әһәмияте бетте. Яшьләр оешмасы бөтенләй сүз белән мәшәкатьләнеп тормый. Бауманда татар яшьләре оештырган “Мин татарча сөйләшәм” – ул сүз түгел, ул традицион музыкага альтернатива итеп оештырылган музыка. Шул гына.

Татар матбугаты да укучыны тотып тору өчен сүзгә генә нигезләнмичә, инфографика ясарга мәҗбүр. Бу аптыраганнан.

Ә Тукаебыз? Ул бит беренче чиратта – шигъри сүз иде! Тукайның тууына 131 еллыкка багышланган тантаналы концертта Тукайның шигъри сүзенә түгел, аның татар җырына, татар театрына булган мөнәсәбәтенә басым ясалды. Шулай итеп без, үзебез дә сизмәстән, сүз дәвере белән бергә Тукайны да югалтмас өчен, аны моңга һәм пластикага трансформациялибез, Тукайны сөйләмибез, ә җырлыйбыз, биибез… Бу алдагы сүзсез дәвердә Тукаебызны саклап калырга омтылуыбыз. Әйтәсе сүзем шул иде.

http://intertat.ru

Комментарий язарга