Үзи кызы Роза

Роза апа Туфитуллованы татар дөньясындагы белмәүчеләр юктыр. Шушы көннәрдә ул үзенең олуг юбилеен билгеләп узды. Аның турында республика матбугатында бик күп яздылар. «Идел» журналында да аңа багышланган язма басылды.

Без – якташлар. Хәсән Туфан, Нәҗип Думави, Әнвәр Хәйри, Газиз Кашапов кебек олуг язучыларны тудырган Аксубай төбәгеннән. Студент елларында ук Роза Туфитуллова исеме миңа таныш иде. Тик әллә кыюсыз булдым, әллә гәзит-журналлар тирәсендә чуалуны җенем сөймәде – аңа якынаерга базмадым. Роза ханым миңа бик тә кырыс кеше булып күренгән иде шул. Ялгышканмын. Аның эчкерсез, риясыз җан икәнен белмәгәнмен. Бер сәфәр, нибарысы бер сәфәр, ә кешене таныр өчен шул да җитә икән. Үзем өчен гаҗәеп шәхес ачтым шунда.

Август аеның соңгы көннәре иде ул. Көзгә тартым, матур, җылы кич. Без Аксубайга – якташыбыз мәрхүм Газиз Кашаповның туган авылына, язучыны искә алу кичәсенә дип кайтып төштек. Кадерле дустыбызны югалтуыбызга бер генә ел узган, шуңа күрә күзләрдә мөлдерәмә яшь, йөрәктә әрнү, җанда моңсулык… Авыл халкы язучының музеен оештырган һәм шул музей каршында ук таш сынын да куярга әзерләнә, ашыга-кабалана, иртәгесе тантанага өлгерергә тырыша. Кайткан кунакларга күтәрелеп карарга да вакытлары юк сыман. Әмма юл читенә җиңел машина килеп туктауга һәммәсе дә – ир-аты, хатын-кызы дәррәү кузгалып безгә таба атлады. Менә:

– Роза кайткан, безнең Розабыз кайткан, – дип, әби-апалар сөенә-сөенә юлдашымны кочаклый да башлады. Авыл үзенең газиз баласын гына шулай аркасыннан сөеп, «безнеке» дип каршылыйдыр, мөгаен. Беренче чиратта, Роза Туфитуллова алар хәтерендә ялан тәпиле кызчык булып калган бит. Нәкъ менә Яңа Үзидә ул тәүге кат җиһанга аваз салган, тәүге кат кояш яктысын күргән, йомшак чирәменә баскан, салкын чишмә суларын эчкән… Шуннан соң гына дәрья кебек тирән, төпсез дөньяга кереп киткән.

Ул кичне без караңгы авыл урамнарыннан әкрен генә атлый-атлый, музейга юнәлдек. Нәрсә турында гына сөйләшсәк тә, сүз ирексездән Газиз Кашаповка барып тоташа иде. Роза ханым кебек бу язучы хакында яратып, якын итеп сөйләгән кешене күргәнем юк иде әле. Ул авылдашының, карендәшенең җан тетрәнүләрен, фаҗигасен, әйтерсең, үз йөрәге аша уздырган иде. Юкка гына Газиз абый Казанга килүгә тизрәк «Сөембикә» журналына ашыкмаган икән. Ул анда барып, Роза ханым янына кереп, эч серләрен бушаткан. Таш түгел лә ир йөрәге! Хәсрәтеңне бүлешергә, шатлык-сөенечләреңне уртаклашырга әзер шушы сизгер җанга иң яшерен серләр дә сыйган. Сүзләрнең җилгә чәчелмәячәгенә ышанган шул язучы.

…Музейдан без Газиз Кашаповның магнитофон тасмасына язылган шигырьләрен тыңлап, бик нык тәэсирләнеп кайттык. Төн йокысыз үтте. Таң ату белән, юлдашым мине алдыбызда җәйрәп яткан болынга алып чыкты. Кояш нурлары чык тамчыларын үрелеп эчә генә башлаган якты иртә иде. Үзи кызы, аякларыннан салып, сак кына күпертек чирәмгә басты. Бу минутларда табигать белән ул бербөтен иде. Шундый ук садәлек, шундый ук саклык, шундый ук әйтеп-аңлатып бетерә алмаслык сер һәм бөек гадилек. Гадәттә кайбер адәм балалары, югары урыннар биләгәч, тимер кабыкларга төренеп, «ярый-ярамый» дигән кануннарга буйсынып яши. Бер уйласаң, Рәхмәтулла кызының да «мин-минлек» каланчасына күтәрелерлек исем-дәрәҗәләре шактый. «Сөембикә» журналының баш мөхәррире, «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары ассоциациясе президенты, җөмһүриятебезнең ярлыкау комиссиясе әгъзасы. Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары, күренекле җәмәгать эшлеклесе һ.б.

Мондый кеше кичтән үк кайтып, моңсу хатирәләргә чумып йөрмәскә, көнендә генә, тантана сәгате сукканда гына түрә рәвешен китереп, машинадан төшәргә тиеш сыман иде. Сөбханалла! Ходай аны борын чөеп масаюлардан да, ясалма кыланышлардан да саклаган. Бәлки ул ялантәпи җиргә басу белән күземә чалынган әлеге бербөтенлек тә шуның нәтиҗәседер? Ә бәлки затлы кешеләрнең асылы беркайчан да үзгәрмидер? Соңгысы Роза ханымга аеруча туры килә бугай. Эштәме, җыелышлардамы яки юл йөргәндәме, аңардан һәрвакыт ниндидер затлылык бөркелеп торганын сизәсең. Баксаң, ул укымышлы нәселнең кыйпылчыгы икән. Иске Кармәттә яшәгән дәү әнисенең атасы Хәсәнша мәэзин Хәсән Туфанның укытучысы булган. Бу авылга Гаяз Исхакый да ике тапкыр сугылган һәм һәр сугылуында Хәсәнша янына кермичә китмәгән. Мәэзин абзый Фәсыйгелбаян исемле кызын Чистайда урыс гимназиясендә укыткан.

Әтисенең әнисе Мәликә карчык исә Үзидә бик белдекле саналган. Аны «имче карчык» дип тә йөрткәннәр. «Җиде кыз тавы», «Әүлия» чишмәсе, Биләр чорындагы Мәрҗән шәһәре, Кала елгалары турындагы риваятьләрне иң беренче Мәликә карчык авызыннан ишетә кыз. «Нигә Кала елгасы дип атала икән?» – дип аптырый. Борынгы елга, һәр яз саен ташып, Яңа Үзинең болыннарына җәелә. Соңрак ул аны Мәрҗән дигән шанлы каладан агып төшкәнгә күрә шулай атаганнарын аңлый.

Бер яктан, риваятьләр белән могҗизалы дөньяда яшәсә, икенче яктан, Тукай рухы белән аралашып үсә Роза. Үзидән Акташ урманнары, җиләкле аланнары белән сихерләгән Иске Кармәткә егерме чакрым. Кыз мәктәптә укулар тәмамланганын түземсезләнеп көтә, чөнки анда аны Фәсыйгелбаян әбисе тәмле бәлешләрдән дә тәмлерәк Тукай шигырьләре белән «сыйлый». Гаҗәеп моңлы тавыш белән көйли-көйли яттан укый карчык, үзәкләрне өзәрлек итеп укый. Күңеле нечкәргән кызның күзеннән яшь тама. Җанның, тәннең һәр күзәнәге шигырь белән тула.

…Кайчакта мин Роза ханымда карендәше Хәсән Туфанның сыйфатларын да күрәм. Шагыйрь абыйсы кебек Үзи кызы да тыйнак, сабыр, ихлас.

Еш кына туганы Газиз Кашапов чалымнарын да төсмерлим: Роза ханым аның сыман горур, мескенләнүне, түрә-мазарларга тәлинкә тотуны яратмый, кемнеңдер җилкә ышыгында яшәү дә аңа ят. Әгәр ул тормышның төбеннән күтәрелеп, дан-шөһрәткә ирешкән икән, бары тик үз сәләте, үз тырышлыгы, үз булдыклылыгы аркасында гына.

Бу сәфәр сагынып сөйләрлек булып хәтергә уелып калды. Газиз абый – югалтуым, ә Роза ханым табышым иде. Шуннан бирле Үзи кызының эш-гамәлләрен аеруча игътибар белән күзәтеп бара башладым. Якташым белән горурланырлык та иде шул. Укытучылар гаиләсендә туган кыз, мөгаллимә булырга хыялланып, Казан университетының татар бүлеген тәмамлый, ләкин язмыш аны тота да журналистика сукмагыннан кертеп җибәрә. Хәер, балалардан аермый иҗат казанында кайнаган Розаны, алар белән матбугат аша очраштыра.

«Яшь ленинчы» хәзерге («Сабантуй») газетасына баш мөхәррир итеп билгеләнгән яшь ханым сабыйлар өчен хыялый дөнья тудырып яшәүче иң оптимист кешеләрнең берсе була. Бервакыт ул очраклы рәвештә генә, Мәскәүгә Италиядән Джанни Родари килә икән, дип ишетә. «Олысын-кечесен мавыктыргыч әкият иленә әйдәгән шушы язучы белән күрешеп, әңгәмә оештырсаң иде», – дип уйлый баш мөхәррир һәм тәвәккәлләп комсомолның Үзәк Комитетына шылтырата. «Юк, – диләр аңа. – Родариның вакыты тар. Нәшриятта эшләре күп». Алай да Роза ханым, үҗәтләнеп, нәшрият белән элемтәгә керә. «Килеп карагыз», – ди директор. Язма әзерләп кайту өчен Мәскәүгә Зөлфәт Маликовны җибәрәләр. Тик Зөлфәт, барып җитү белән, телефоннан күңелсез хәбәр ишеттерә. «Туфитуллова, бу авантюраң барып чыкмый, кире Казанга кайтам». «Ашыкма, хәзер җайлыйбыз», – дип тынычландыра өметен өзмәгән баш мөхәррир. «Комсомольская правда» газетасына мөрәҗәгать итә. Кыскасы, хыялы тормышка аша Роза ханымның: Родари янына унбиш кенә минутка дип кертелгән Зөлфәт, язучы белән ике сәгать ярым сөйләшеп утыра.

Татар хатын-кызларының йөрәге булып типкән «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналына баш мөхәррир итеп билгеләнү белән, журналның исеме җисеменә туры килсен иде, дип хыяллана башлый ул. Әмма «Сөембикә» исемен яулау җиңел генә бирелми. Юлда төрле киртәләр корыла, йөрәк бәнахакка рәнҗетүләрне дә кичерә, тагылган ярлыкларга да түзә. Югыйсә, «Сөембикә» дип аталу үз асылыбызга кайту, өзелгән тарихыбызга барып ялгану максатыннан эшләнә.

Редакциянең кабул итү бүлмәсе бер дә ябылмый. «Кая гына бармадык, иң соңгы чиктә яклау эзләп сезгә килдек, сез генә ярдәм итәсез», – дип Урта Азияләрдән кадәр килеп төшәләр. Нишләсен, кире бормый баш мөхәррир, гозерләрен тыңлый, үтенечләрен юллап югары оешмаларның бусагасын таптый. Бу аның вазыйфасына керми, әлбәттә. Журналның төп эше фикер уяту, күңелләрне кузгату бит.

Алга киткән илләрдә хатын-кызлар өчен структуралар бар. Ә бездә нигә хөкүмәтебез каршында берәр комитет юк икән, дип уфтанырга гына кала. Тик Роза Туфитуллова уфтанып, нәрсәдер көтеп утыра торган кеше түгел. Кемнәрдер митингларда, урамнарда: «Милләт, милләт», – дип кычкырып йөргәндә, ул «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары ассоциациясе оештырды да куйды. Чөнки милләтебезне бары тик конкрет эш күрсәтеп кенә терелтергә була, дип саный ул. Әле бу ассоциациянең сибелгән татарны бергә туплауда, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләре үрнәгендә кызларыбызны әхлакый тәрбияләүдә керткән өлешен тарих бер көн килеп бәяләр. Аның бүлекчәләре илебезнең төрле почмакларында ачылды, хәтта чит илләрдә дә «Ак калфак» милләт көзгесе булып танылды.

Роза Рәхмәтулла кызы тынгысызлыгы белән гел шаккатырып торды. 1999 елда ул ТР Дәүләт Советы депутаты булып сайланып, даими комиссиядә эшләде. Монда да күпме ятим бала, күпме хатын-кыз язмышын кайгыртты. 2006 елда исә икенче бер йөк өстәлде: аны Русия Иҗтимагый палатасы әгъзасы итеп сайладылар. Җәмәгать эшләре алтынга тиң вакытны урласа да, иҗат уты аның җанында дөрләп торган икән. Шагыйрь Хәсән Туфанның нечкәдән-нечкә йөрәк хисләренә багышланган «Бәйлисе бар йөрәкне» (2012 ел) китабы белән ул моны раслап та куйды. Берникадәр вакыттан соң мөкатдәс каләм безне тагын бер әсәр белән куандырачак та, тетрәндерәчәк тә. Анысы әлегә сер булсын. Серле таулардан, Акташ урманнарыннан моң алып үскән Үзи кызының иҗат чишмәсе, ниһаять, Кала елгасы кебек, ак кәгазь битләреннән ташып акты. Чираттагы гомер бәйрәмен каршыларга җыенган кадерле якташымны, асыл татар кызын бары тик уңышлар гына озатып барсын иде.

Комментарий язарга