Зиннур Хөснияр: «Яхшылык эшлә дә — суга сал. Халык күрмәсә, балык күрер»

«Яхшылык эшлә дә — суга сал. Халык күрмәсә, балык күрер. Балык ул Ходай җанвары». Бу сүзләр  «Сәхнә» журналының Юбилее уңаеннан узачак чараларга багышланган матбугат конференциядә «Сәхнә» журналының баш мөхәррире  Зиннур Хөснияр белдердтуры килеп тора. 

Бүген, 3 октябрьдә, «Татмедиа» бинасында «Сәхнә» журналының Юбилее уңаеннан узачак чараларга багышланган матбугат конференция булды.  Матбугат конференциясендә  «Сәхнә» журналының юбилее уңаеннан К.Тинчурин исемендәге театр бинасында үтәчәк Хәйрия кичәсе турында «Салават күпере» һәм «Сәхнә» журналларының җитәкчесе, язучы Зиннур Хөснияр, бу кичәнең режиссеры Алмаз Хәмзин һәм Татарстанның атказанган артисты Алинә Шәрипҗанова сөйләделәр.

«Сәхнә» журналы минем балам кебек. 15 ел кечкенә дата булса да, аны билгеләп үтү кирәк, — дип белдерде Зиннур Хөснияр. — 15 декабрьдә «Салават күпере» журналын җитәкләвемә 28 ел була. Мин бу журналга беренче балам дип карыйм.»

Зиннур Хөснияр нигә юбилейда Хәйрия кичәсен уздыруны аңлатты. «Салават күпере» журналына балалардан сәпит, курчак һ.б. сорап күп хат килә. Ул хатларны редакция 30 ел буе кабул итә, ә сораган әйберне алып бирәбез. Почта аша да, үзебез дә барып бирдек».

«Журналда Шүркә дигән герой да уйлап таптык. Балалар аның исеменә хатлар җибәрә башлады. Алар һаман да килә. Шулай итеп Хәйрия кичәсе уздырып, без ятим балалар йортларына, ятим балаларга ярдәм итәргә телибез», — дип аңлатты Зиннур Хөснияр.

Ярдәм сорыйлар икән — ярдәм ит. Минем әнинең сүзләре миңа бик туры килеп тора. «Яхшылык эшлә дә — суга сал. Халык белмәсә, балык белер».

Алмаз Хәмзин 8 ел эчендә 800 мәктәптә булып, үзенә күрә Хәйрия белән шөгыльләнә. Өлкәннәр көненә дә бушлар бәйрәм оештырган. Кичәнең режиссеры буларак, ул аны кызыклы һәм файдалы үткәрергә ышана.

Зиннур Хөснияр президентыбызның «Матбугат халыкка якынаерга тиеш» дигән сүзләрен куәтләп болай диде: «Халыкка төрле юллар белән якынаерга мөмкин. Шуларның берсе — Хәйрия. Без журналларда балалар өчен төрле бәйгеләр оештырабыз, аларны кыйммәтле бүләкләр белән бүләклибез. Халыкка шулай якынаерга кирәк».

 Алинә Шәрипҗанова җыелган журналистларга Әлфия Авзалова җырын башкарды.

Комментарий язарга