«Зираттагы җир өчен судлашучылар бар»

«Бакчачы синдромы» дигән төшенчә уйлап таптым. Кайбер имансыз бәндәләр, якыннарын җир куенына иңдергәч, уртак аллеядән ун-унбиш сантиметр җир урлап, чардуганны зуррак итеп куярга тырыша.

1

Иске Татар зираты директоры Роберт Вәлиев белән Казанның «Ал мәчете»ндә уздырылган чараларның берсендә таныштык. Республикада ислам үсешенә зур өлеш керткән хөрмәтле хәзрәтләребезнең берсе Габделхак Саматов турында сөйләгәндә елап җибәргәч, әзмәвердәй ир-атның күңелен дә дин шултикле йомшартыр икән, дип гаҗәпләндем.

Роберт әфәнде белән эш бүлмәсендә шактый озак сөйләшеп утырсак та, минем өчен чишелмәгән табышмак булып калды ул. Үзе, тормышы турында сөйләргә яратмый. Ә дин өлкәсендә куйган хезмәтләрен батырлыкка санамый, гади бер бәндәнең көндәлек яшәеше итеп кабул итә. Шуңа күрә сорауларга да күбрәк фәлсәфә белән җавап кайтара.

– Һәр эшкә дога белән керешергә кирәк, – дип иң элек дога кылды. – Аллаһ Тәгаләнең исеме белән һәм пәйгамбәребезгә салават әйтеп башланган гамәлнең генә бәрәкәте була, ахыры хәерле тәмамлана.

Аннары Иске Татар зираты янында урнашкан баракларның берсендә үсүе турында сөйләп китте. Хәер, ул корылмалар күптән юк инде. Роберт әфәнденең дә әти-әнисе (әнисе мәрхүм булган. – ред.) моннан шактый еллар элек шәһәрнең Таулар ягына күченеп киткән. Әтисе КМЗ «Союз»да слесарь-җыючы, әнисе мехчылар берләшмәсендә аш пешерүче булып эшләгән. Еллар узгач, язмыш җиле әңгәмәдәшемне кабат ялан тәпи уйнап үскән урынга – Иске Татар зиратына китереп ташлаган. Моннан бер ел элек аны бирегә директор итеп куйганнар. Гомер юлында ниндидер очраклылык эзләми ул. Ничек тиеш, гомер арбасы шулай тәгәри, дип кабул итә. Әлеге вазыйфага билгеләнүе турында сүз чыккач та:

– Иске Татар зираты директоры вазыйфасына алынырга тәкъдим иткәч, ризалык биргәнче, истигфар намазы укыдым. Аллаһ Тәгалә төшемдә дөрес юл күрсәтте. Нәрсә турында сөйләсәм дә, мин дип әйтә алмыйм. Адәм баласының гамәлләре кысан, чикле бит. Аллаһ Тәгаләгә тәвәккәл иттем дисәм, Аның белән бергә буласың. Ул кемгә нәрсә хәерле икәнен Белүче. Чөнки бала әнисе карынында яралып, аңаҗан кергәч, ике фәрештә килә. Алар Аллаһ Тәгаләнең рөхсәте белән дүрт кәлимә – сабыйның гомер озынлыгын, ризыгын (моны азык-төлек итеп кенә түгел, ә җәмгыятьтәге урын дип тә кабул итәргә кирәк), башкарачак гамәлен һәм бәхетле буламы-юкмы икәнен яза. Шуңа да ни өчен бу урынга эшкә билгеләүләрен аңлата алмыйм.

Һөнәре буенча шофер булган Роберт әфәнде хәзер Иске Татар зиратыннан тыш, Победилово, Отар бистәсе һәм Киров районындагы ябык Окольный каберлекләре өчен дә җаваплы. Уенын-чынын бергә кушып, ул үзен «чик сакчысы» дип атый. Уйлап баксаң, чынлап та шулай бит, фани һәм бакый дөньялар «чиге»ндә хезмәт итә. Безнең арада яшәп, төрле сәбәпләр белән җан тәслим кылган адәм затларын мәңгелек йортка озату белән шөгыльләнә. Ә андыйлар аена утыз-кырыкка җыела икән.

– Адәм балаларының, гомерләре чагыштырмача кыска икәнен белсәләр дә, юк кына нәрсәләрне, яшәеш кыйммәтләрен аңламаулары, аңлара теләмәүләре хафага сала, – ди ул. – «Бакчачы синдромы» дигән төшенчә уйлап таптым. Кайбер имансыз бәндәләр, якыннарын җир куенына иңдергәч, уртак аллеядән ун-унбиш сантиметр җир урлап, чардуганны зуррак итеп куярга тырыша. Шул рәвешле күршеләренә уңайсызлык тудыра, ике чардуган арасыннан узып булмый башлый. Кайчак хәтта каберне атлап чыгарга туры килә. Ул кешеләрнең үзләреннән: «Нигә шулай эшләдегез?» – дип сорасаң, җаваплары юк, аңлата алмыйлар. Аларны зиратка чакыртып, җитешсезлекне төзәтүне таләп итәбез. Чардуганны кабер өстеннән бер читкә алып куйган очраклар да бар. Ә бит җир норма буенча бөтен кешегә тигез итеп, бушка бирелә. Күрсәтелгән хезмәт, ләхет, тагарак кебек мәрхүмне соңгы юлга озатканда хаҗәтле кирәк-ярактан файдаланган өчен генә түлиләр. Кабер казучыларның аерым штаты бар. Кеше үзе казырга теләсә, рәхим итсен!

Монда эшли башлагач туганнарның зираттагы җир өчен дошманлашып бетүләрен күреп тә хәйран калдым. Бервакыт шулай бер ханымның туган апасын җирлибез. Кабер казылган, мәетне алып килделәр. Теге ханым кабер янында кулын җәеп басты да, «бу урынны берәүгә дә бирмим, ул минеке, мин карап тордым», дип үзенекен тәкрарлый. Санитария кагыйдәләре буенча унбиш ел узгач, кабер булган урынга икенче мәетне җирләргә ярый. Аны көч-хәл белән үгетләдек. Зираттагы җир өчен судлашып йөрүчеләр дә бар. Яки бер туганы мәрхүмнең кабер өстенә таш куйдыра, чистарта, карап-барлап тора. Икенче кардәше килә дә, шуны ошатмыйча, «монда цемент таш тора иде, ул кая китте» дип, канәгатьсезлек белдерә. Бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләр, әҗәл якынайгач, җир даулап йөри башлый. Адәм балалары динне белсә, мондый күңелсезлекләр килеп чыкмас, шундый түбәнчелеккә төшмәсләр иде.

Роберт әфәнде үзе намазга моннан ундүрт ел элек баса. Ул чагында Борисково бистәсендәге «Шамил» мәчетен төзү эшләрендә җаваплылыкны аңа йөклиләр. Танышым борчылудан көнгә икешәр кап тәмәке тарта торган була. Ходай рәхмәте белән, төзелеш эшләре рамазан аена туры килә. Роберт әфәнденең күңелендә ураза тоту теләге уяна. Хәзрәттән гыйбадәтнең тәртибен, шартларын сорашып белешә дә, икенче көнне үк сәхәр ашарга тора. Шул көннән башлап унбиш ел инде бер көн дә калдырмый ураза тота икән. Әлеге хәлдән соң ел ярым узгач намазга баса. Хәзер дә биш вакыт намазын үти.

– Яшермим, миңа болар җиңел бирелмәде. Дин юлына кереп китүем – Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте. Өйгә кайтып хатыныма: «Мин намаз укырга өйрәнәм», – дигәч, хәләл җефетем: «Әтисе, хәзер сакал үстереп, озын күлмәк киеп йөри башлаячаксыңмы?» – дип куркып калды. Сакал үстереп, озын күлмәк киеп йөрерменме, анысын белмим, әмма тәмәке тартуны ташлыйм, дигәч, йөзе яктырып китте. Сүземдә тордым. Иң мөһиме – тәхлил сүзен, ягъни «Лә Илаһә илләллаһ Мүхәммәдүр расүлуллаһ» кәлимәсен әйтү. Ул – дин һәм иманның нигезе. Чукрак, аксак, ятып кына торган кеше дә бу сүзләрне кабатлый ала.

Кечкенәдән хәзрәтләр белән аралашып, шактый еллар үз машинасы белән заманында мөфти булып торган Госман хәзрәт Исхакыйны йөрткән Роберт әфәнде республикадагы дини тормышның эчке кухнясын да яхшы белә. Бөтен дин әһелләренә безнең кебек хәзрәт дип тә дәшми ул. Аның өчен бу исемгә лаек булырга кирәк дип саный. Ә инде берничә дога, сүрә өйрәнеп, кулына кыйммәтле сәгать тагып, затлы пинжәк киеп йөргән дин әһелләрен хәсрәткә тиңли. Дин аның өчен бик нечкә мәсьәлә. Татарстан мөселманнары тәүге мәртәбә Согуд Гарәбстанына хаҗ сәфәренә барырга әзерләнә башлагач, Госман хәзрәт Исхакый бушка юллама тәкъдим иткәч тә «мин аңа лаек түгел» дип ризалашмаган. Хәзер ул – дүрт мәртәбә Мәдинә, Мәккәдә булган хаҗи. Моннан тыш, заманында гыйлемнәре белән хөрмәт казанган Зәкәрия, Габделхак Саматов кебек хәзрәтләр белән якыннан аралашкан. Габделхак хәзрәтне үз әтиседәй карап, тәрбияләп торган, соңгы юлга озаткан. Ул аның өченче улына әйләнсә дә, танышым бу хакта сораганны яратмый, сөйләргә дә теләми.

– Хәзрәтне тәрбияләү аша үземә күпме гыйлем һәм гыйбрәт алдым, эчке дөньямны баеттым, иманымны ныгыттым. Калганы әһәмиятле түгел, – ди.

Белүебезчә, ислам динендә рия, ягъни кешегә күрсәтеп изге гамәл кылу гөнаһ санала. Бәлки танышымның да үзе эшләгән яхшылыкларын сөйләп, мактанып, әҗер-савабын бетерәсе килмидер. Мавыгулары хакында кы¬зыксынгач та, «хоббием – җәмгыятькә файдалы булу» дип кенә чикләнде. Ә менә теге вакытта «Ал мәчет»тә күңеле тулып, күз яшьләрен тыя алмавы турында сорагач:

– Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтен аңлаган кешенең күңеле йомшармый калмый. Кеше әфлисун ашап карамаган икән, аңа бу җимешнең тәмен аңлатып бирә алмыйм. Монда да шуның кебек. Ул халәтне сүз белән генә тасвирлау мөмкин түгел. Аның өчен дин белән яшәргә кирәк. Бу да Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте, – диде.

Шунысы да игътибарга лаек: бер ел гына директор вазыйфасын үтәүгә карамастан, Роберт Вәлиев Иске Татар зиратында шактый эшләр башкарырга өлгергән. Республика җитәкчеләре ярдәме белән каберлеккә илтә торган юл төзекләндерелгән, арткы яктан койма яңартылган. Хәзер инде танышым биредә мәчет төзү теләге белән яна. Әлеге изге эшкә алынырга теләүче дә бар икән.

– Бирүче дә, алучы да – Аллаһ Тәгалә. Аңа тәвәккәл итеп йөрергә генә кирәк. Барыбер Аңа кайтачакбыз, – ди ул.

Энҗе БАСЫЙРОВА

Комментарий язарга