«Минем өчен зур сәхнә – ул халык мәхәббәте»

Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале һәм «Татар моңы» конкурсы лауреаты Зөһрә Вәлиуллина: «Ике яктан да бабайларым гармунда шәп итеп уйный, әти-әни җырлый. Аларга тартканмындыр инде. Балалар бакчасына йөргәндә үк сәхнәгә чыгарга ярата идем, тамашачыны да шул чагында ук үз итеп өлгердем»…

Зөһрә Вәлиуллина күптән түгел Италиянең Рим шәһәрендә шунда яшәүче татарлар өчен өченче мәртәбә үткәрелгән җыр фестивалендә катнашып кайтты. Бу чараны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Русия фән һәм мәдәният үзәге (РЦНК) ярдәме белән «Италия татарлары» берләшмәсе оештыра. Фестиваль турында Зөһрәнең үзеннән сораштык.

Досье:

Туган вакыты: 1994 ел, 22 декабрь;

Туган урыны: Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авылы;

Белеме: Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында магистратурада укый, Венера Ганиева шәкерте. Шунда ук кафедра мөдире ярдәмчесе булып эшли.

Зухра

Зөһрә, әңгәмәне әлеге күңелле сәяхәттән алган хис-кичерешләрне уртаклашудан башлыйк әле.

– О, бик теләп бүлешәм! Римга килеп төшүем күңелле сюрпризлардан башланды. Аэропорттан каршы алган Зөһрә Мәҗитова кулында Татарстан флагы һәм афишамны (Римда басылган афиша!) күргәч, телсез калдым. Бу минутларда миннән дә бәхетле кеше булмагандыр! Адашым үз милләте өчен янып-көеп яшәүче искиткеч мөлаем хатын-кыз гына түгел, мәгариф, фән, спорт өлкәсендә зур уңышларга ирешкән күпкырлы талант иясе булып чыкты. Ул «Италия татарлары» («Татарки в Италии») берләшмәсе президенты вазифасын да үти. Шунда яшәүче татарларда милли хисне, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау, үстерү өчен искиткеч зур эшләр башкара. Милли бизәкләр! Милли музыка! Татар халык ашлары! Кайда бит әле – Италиянең Рим шәһәрендә! Фестивальгә килүчеләрнең бик күп булуы тагын да сөендерде. Зал шыгрым тулы иде, кемгәдер урын җитмәде хәтта. Мин милләттәшләремә «Ак калфак», «Ай, былбылым», «Мин сине шундый сагындым», «Каз канаты», «Сандугач-күгәрчен», «Гармун алыйк әле, дускай», «Ак чәчәкләр» кебек җырларны бүләк иттем. Татарстаннан килеп, чит илдә яшәүче җыр-моңга сусаган татарларга халык җырларын башкару әйтеп бетергесез рәхәтлек бирде. Бу – искиткеч зур җаваплылык та, горурлык та икән. Җырлаганда, татарлар миңа кушылгач, күзләрем яшьләнде. Кайбер җырларымны кабат-кабат сорап җырлаттылар. Хәтта Рим урамнарында да татар халык җырлары җырлап йөрдем. Милләттәшләремнең шундый җылы каршы алуы, якын туганнары кебек кабул итүе сөендерде. Милләтем белән горурлану хисләре тагын да артты. Татарлар Җир шарының кайсы гына почмагында яшәсә дә, үз телен, динен онытмый. Алай гына да түгел, татар милләте үсешенә, булдыра алганча, үзләреннән өлеш кертергә тырышалар. Мин моны үз күзләрем белән күреп, моңа инанып кайттым.

– Әле кайчан гына алсу күлмәк кигән, ал тасма белән чәче үрелгән, үзе урындыкка менеп басып, «җырла-җырла дип әйтәсез, сезгә нинди җыр кирәк…» дип җырлап йөргән кызчык бүген инде Аурупа сәхнәсен яулый. Бу – халык көйләренә, ретро җырларга мәхәббәт нәтиҗәседер. Аларны яратуың нидән башланды?

– Ике яктан да бабайларым гармунда шәп итеп уйный, әти-әни җырлый. Аларга тартканмындыр инде. Балалар бакчасына йөргәндә үк сәхнәгә чыгарга ярата идем, тамашачыны да шул чагында ук үз итеп өлгердем. Аларның сокланып карап утырулары, кул чабулары ошый иде. Балачактан алып җырчы булу максатына барам. Әйе, хәзер башкаручылар күп, үз йөзеңне табу авыр. Сәхнәгә чыккансың икән, стилең, җырлау алымнарың, җырларың, үзенчәлекле аранжировкаң булырга тиеш. Җырны тамашачыга ничек тәкъдим итүең дә мөһим. Җырчы булу, минемчә, халыкка үзеңне күрсәтү генә түгел, милләтеңнең гореф-гадәтләрен саклап, шуларны җыр аша башкаларга җиткерү дә. Шуңа да эстрада белән генә чикләнәсем килми. Теләгем – ретро җырларны, халык көйләрен, заманча аранжировкалар белән яздырып, тамашачыга тәкъдим итү.

– Сәхнәгә нинди хис белән чыгасың?

– Яңа җыр башкарам икән, дулкынланам. Җыр тамашачы күңеленә үтеп керерлек итеп җырлыйсы, әйтәсе килгән фикерне ачып бирәсе иде, дим. Әти: «Кызым, син җырлаганда халык йә еларга, йә көләргә тиеш», – ди. Әгәр шушы хисләрне уята алсам, димәк, максатыма ирешкәнмен дигән сүз. Үземнән канәгать калмаган чаклар да, сәхнә артына чыгып елаганым да бар. Без – яшьләр күп нәрсәне аңлап тә бетермибез бит. Шуңа да андый чакта тизрәк үземне кулга алып, башны эшләтергә тотынам. Нишләп халык мине аңламады икән, дим, җитешсезлекләрне барларга керешәм.

– Яшьләрнең күбесе эзләнүдә. Ә син үз юнәлешеңне чамалый башладыңмы инде?

– Халык күңеленә эстрада җыры белән генә керәм, димә. Шуңа да, әйткәнемчә, тамашачы күңелен ретро җырлар, халык көйләре белән яулыйсым килә. Концертларда, башка урыннарда чыгыш ясаганда, андый җырларны башкарганда халык мөкиббән китә, яше дә, карты да кушылып җырлый.

– Бер капчык алтын бирсәләр дә, нинди җырны башкармас идең?

– Андый җыр юк. Күңелгә хуш килмәгән җырны да җырлый алам һәм бу кәефкә бәйле. Әйе, кайберләре сиңа килешмәскә мөмкин. Әйтик, яшь башкаручыныңа «яшьлектә сөйгән яр, сагындым, килеп ал…» дип җырлавы мантыйкка сыеп бетми.

– Татар сәнгатенең дәрәҗәсен төшерә торган мәгънәсез җырлар ачуыңны китермиме?

– Аларны тыңламыйм. Яхшы җырлар да, сәләтле башкаручылар да җитәрлек. Гомумән, татар эстрадасы аксый, дип уйламыйм. Әлбәттә, җырның көен дә, сүзләрен дә, аранжировкасын да яхшырту зарур. Элеккеге кебек «худсоветлар» эшләсә, бу мәсьәлә тиз җайга салыныр, эстрада күтәрелеп китәр иде.

– Продюсерың кем?

– Продюсер булса, яшь башкаручыларга җиңелрәктер дә, тик мин әлегә үз көчем белән эшлим. Сине канаты астына алган кеше үз эшенең остасы икән, үзенчәлегеңне күреп, дөрес юнәлеш бирәчәк һәм бөтен яклап үстерергә тырышачак. Яшермим, продюсерга мохтаҗмын.

– Хәзер бит акчасыз дә сәхнәгә чыгып булмый…

– Җырчы һөнәренең үз авырлыклары бар. Алдыма максат куйганмын икән, мин аңа барам инде, холкым шундый. Бу юлда әти-әни, ирем, туганнарым, дусларым булыша.

– Хитның өч канаты – ике автор һәм башкаручы бар дип әйтсәләр дә, җырчының тоемлау хисе дә мөһим роль уйный, дип саныйм. Кайсы җыр «атачагын» ул алдан сизәргә тиеш. Әлеге сыйфат тәҗрибә белән киләме?

– Әлбәттә! Җырны никадәр күбрәк яздырсаң, ягъни эшләсәң, тәҗрибәң, хезмәтеңнең сыйфаты шулчаклы арта. Башкаларның иҗатын күзәтеп бару, аларның өстенлекле якларын өйрәнү дә файдага. Ни өчен аның җыры «аткан», нигә популяр булып киткән? Бер үк җырны тамашачы төрле халәттә тыңлый һәм төрлечә кабул итә, моны да белеп тору шарт. Әлбәттә, җырчының үзенең күңел халәте дә моңа йогынты ясый. Әгәр үзе җырны яратмаса, аны берничек тә хит дәрәҗәсенә күтәрә алмый.

– Иң кадерле тәнкыйть сүзен кемнән ишеттең?

– Остазым Венера Ганиеваның һәр тәнкыйте кадерле. Ул безне Татарстан буйлап «Йолдызлар фабрикасы» дигән проекты белән йөртә. Чыгышлардан соң фикерләрен җиткерә. «Бу юлы болай булды, алай эшләргә ярамый», «җырлаганда сүзләрең аңлашылып бетми, ачык итеп әйтергә кирәк», «син җырларга түгел, моңлы итеп сөйләргә тиеш», «елмаймадың, дөрес атламыйсың» дип, матур гына барысын да әкренләп сеңдерә белә ул. Биш ел буе аңарда уку дәверендә ишеткән файдалы киңәшләр чиксез.

– Иҗат итү өчен рухи азык каян аласың?

– Ул ләззәт авылда әти-әни йортында саклана. Анда тыныч, рәхәт, бергә эшлибез, сөйләшәбез, киңәшләшәбез… Ирем Илнар белән танышып, кавышуыбызга бер генә ел булса да, кечкенә генә шушы гаиләм дә галәм кадәр зур көч бирә. Туган һәр көнне шатланып каршы алам. Кояш чыгу, кешеләр белән аралашудан тәм табам.

– Иҗатыңа нинди билге куясың?

– Билге куярлык иҗатым юк, ул әле бик кечкенә, сабый бала яшендә генә.

– Бәхет өчен күп кирәкми, бер елмаюлы караш та җитә, диләр. Сине елмаерга нәрсә мәҗбүр итә?

– Һәр яңа таңны күрү, әти-әнинең исән-сау булуы, аларның минем белән горурлануы, эшемнән канәгать калу, ирем, туганнарым, дусларым белән яхшы мөгамәлә кору – һәммәсе бәхет һәм йөземә нур өсти. Җырчымы син, башка һөнәр иясеме, иң мөһиме – кешелеклелек сыйфатларын саклап яшәү.

– Тырышлык – бер нәрсә, кирәк чакта җай чыгу яки уңыш елмаю да язмышны үзгәртми калмый. Синең белән андый очраклар булганы бармы?

– Әни: «Өйдән чыкканда догаларыңны укы. Аллаһы Тәгаләдән кирәкле вакытта тиешле кешеләр белән очраштыр, дип сора», – дип гел үгет-нәсыйхәтен бирә. Аллага шөкер, юлымда яхшы бәндәләр генә очрый да. Италиягә сәяхәтем – моңа ачык мисал.

– Синең өчен иң зур бүләк нәрсә?

– Мәктәптә укыган елларда әти туган көнемә музыкаль үзәк алды. Дәрестән кайтуга шуны көйләп утырганын күрдем дә, түбәм җиденче кат күккә тиде. Илһам Шакиров, Рәшит Ваһапов, Сара Садыйкова һ.б. тасмалы кассеталарын да алган бит! Аларны әле дә кадерләп саклыйм.

– Нинди көчкә ия булырга теләр идең?

– Эх, яхшы итеп бии, берәр уен коралында уйный, шигырь яза… алсам иде. Хәер, тырышсаң, боларга өйрәнергә мөмкин.

– Нинди хыяллар белән яшисең?       

– Зур сәхнәгә чыгасым килә. Минем өчен ул – халыкка танылу, аның мәхәббәтен яулау. Сәхнә тормышы белән генә чикләнмичә, үземне укытучы буларак та сынап карыйсы иде, үзебезнең университетта укытырга телим. Укуымны дәвам итү ниятем дә бар.

– Зөһрә, киләчәктә зур сәхнәләрне яулавыңны телибез!

Комментарий язарга