«ЗУР» булмыйк

Моңа кадәр астыртын гына көйрәп килгән көнчелек уты мәктәпләргә яңа канун кергәч аеруча көчәеп китте. Бу канун укытучы хезмәтенә түләүне балалар санына бәйләп куйды. Болай дип әйтү, мөгаен, күпләргә аңлашылып бетмәс…

Әмма шушы гади сүзләр артында чынбарлыкта хәтәр куркыныч ята: балалар аз икән, укытучыларны кыскартасы, димәк!

Менә шуннан соң Гали белән Вәли арасында үчегү башланды да инде. Алар икесе дә югары белемле, икесе дә урыс теле укыта. Татар белән башкорт урыс теле укытмый ни укытсын инде тагы? Яшьтәшләр дә бугай әле, ягъни, берсен дә пенсиягә озатып булмый. Аермалары тик шунда: Гали – тел белгече, Вәли – телле белгеч, Гали – филология остасы, Вәли – болтология остасы (ягъни, мәсәлән, гайбәт сөйләргә, юкны уйлап чыгарып кеше ышандырырга дисәң, аннан да гаярь адәм юк).
Галинең бер гадәте бар, балалар тәртип бозса: «Син зур бит, үзең аңларга тиешсең», – дип гарьләндерә. Вәлигә аның кыланышы күптән ошамый иде. Гомумән, кыска буйлы булганлыктан, ул «зур» сүзен өнәми. Уйлап караганда, бу – сәяси хата бит! Без нишләп зур булыйк? Менә Русия – зур, ичмасам, ә Татарстан – Идел буена кысылган бер кечкенә төбәк. «Территория» дип авыз тутырып әйтерлеге дә юк. Хәтта ярты халкы сыеп бетәлмичә Башкортстанда яши. Аннары, «без – зур» дип әйтү Мәскәүне санга сукмау була ласа, Аллам сакласын, ишетеп калсалар… Мондый кешене мәктәптә тотуы да куркыныч, шуңа да Вәли Галинең коллективта калуына җаны-тәне белән каршы иде.

ЗУР булмыйк
Күп тә үтмәде, Галине эштән кудылар. Авылдан чыгып киткән, югары белеме белән кайдадыр эт сугара, имеш. Нигә кудылар дисәгез, әнә шул «зур» сүзе өчен. Директор коллектив алдында Вәлинең шикаятен укыды, үзе дә бик кызу телмәр тотты. «Иптәшләр, безнең арада шундый әшәке кеше булуын белми йөрүебез бик хәтәр. Гали балаларны «син – зур» дип хурлаганын барыбыз да ишетә килдек, ләкин игътибар итмәдек. Ул бит «зур» сүзенә басым ясап әйтә, аны «ЗУР» дип әйтә! Менә шул «зур» дигән сүз урысча «задержка умственного развития» була икән. Димәк, ул безнең укучыларыбызны аңгыра дип атый, без моны гафу итә алмыйбыз, андый әхлаксызга безнең коллективта урын юк!»
Шулай итеп, яңа канун куйган таләп үтәлде, ике укытучының берсе «куылды». Зур булырга ярамый шул! Хәзер бәләкәй генә Вәли, гайбәт теленнән башка бер тел белмәсә дә, урыс, татар, башкортчаны укыта икән. Инде инглиз теле укытучысы Илгизәгә бәйләнә башлаган, анысы балаларны «чәлдерин» дип атый, имеш. Кайчак азактан «с» хәрефе дә кушып куйгалый икән, Вәли үзе ишеткән. «Аның урынында эшли алмас идемме әллә, балаларга әтмиткә куя беләм бит, циферләр инглизчә дә шул инде ул», – дип әйтә ди.
Булыр, булыр, инглиз телен дә укытыр, физикасын, математикасын да. Тик шунысы бар: бу мәктәптән хәзер «зур белемле» балалар чыкмас, чыкса шул «ЗУР»лар гына чыгар инде.

Комментарий язарга