ТАССР 100 ел
-
17 майда Казанда «Музей төне» булачак (программа)
Бөтенроссия «Музейлар төне» акциясе кысаларында шактый кызыклы чаралар көтелә.
28800 -
Киләсе елда Россиядә уртача пенсия күпме булачак?
Пенсияләр 2 тапкыр: февральдән – узган елгы инфляция буенча, ә апрельдән Социаль фондтагы керемнәр дәрәҗәсе буенча артачак
47500 -
Казанда өмә кайчан була?
Быел өмә, язның иртә килүе сәбәпле, гадәттәгедән алданрак узачак.
40300 -
Алексеевск – Әлмәт трассасы хәзер түләүле
Трасса өчен күпме һәм ничек түләргә икәнен сөйлибез!
48400
МИН РИЗА... (Резеда Гобәева шигыре)
Резеда Гобәева шигыре
***
Мин риза…
Җыр булып салынган авазның
Җан булып кайтуы хакына.
Шул җырга ымсынып, йолдызлар
Йөзәрләп, меңәрләп атыла…
Әрнетә күңелне
Өзлексез –
Җырланмый калганы, җан тырнап…
Атылган йолдызлар хакы бар –
Янып та куярсың ялкынлап…
Китмәскә сүз куеп,
Ашкыну
Алдапмы йөдәткән чагында,
Уеннар чын булып әйләнсә,
Хаклыкның йөзенә чалынма…
Көтәсе юлларда –
Үгетләү,
Үкенү, тәүбәләр, вәгъдәләр…
Ут бармы тәрәзә артында? –
Карадан тегелгән пәрдәләр…
Китәргә ашыкма.
Таңнарда
Бер җырга сыеша бар галәм.
Җилләрдә тирбәлә моң булып:
«Син минем бергенәм, бергенәм…»
«Идел» журналы 16+
Теги: татар шигърияте резеда гобәева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Поделиться:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев