Хакатон яшьләрне җыя!
13-14 сентябрьдә Казан дәүләт мәдәният институтында «Арт-галәм» («Арт-вселенная») хакатоны узачак.
Хакатон — программист, дизайнер, проект менеджерлары бергәләп бик кыска вакыт эчендә тормышның төрле өлкәләренә караган мәсьәләләрне чишүнең прототипларын булдыра торган чара.
Ул «KazanDigitalWeek-2023» Халыкара форумы кысаларында digital-инновацияләрне креатив индустриягә җәлеп итү максатыннан оештырыла.
Хакатон мәйданчыгында мәдәният һәм инновацияләр чигендә продукт алу өчен мәдәният, сәнгать экспертларын һәм программа белән тәэмин итүчеләр һәм IT-компания вәкилләре бергә берләшәчәк.
48 сәгать эчендә катнашучыларга инновацион сәнгати бурычларның прототибын эшләргә, шулай ук үз эшләренең нәтиҗәләрен тәкъдим итәргә кирәк.
Хакатонда Россия Федерациясе мәктәп укучылары, урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укучылары, югары уку йортлары студентлары, шул исәптән чит ил студентлары катнаша. Иң яхшы проект авторлары акчалата грант алачак. Катнашучылар 10 сентябрьгә кадәр теркәлә.
Хакатон ел саен дистәләгән яшьләрне җыя: узган ел Россиянең төрле төбәкләреннән 115 вәкил катнашкан, 54 катнашучы хакатон финалисты булган, ә проектлар эшләгән һәм аларны уңышлы яклаган 3 команда җиңү яулаган.
чыганак: Татар-информ
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев