Логотип Идель
Заман

СӨМБЕЛ КЫЯМОВА: «Татар музыкасына яңа ноталар керү табигый»

Күптән түгел ул күңелләрне тетрәндерерлек «Мөһаҗирләр» җырын тәкъдим итте. Аның белән зәвыклы җырлар, затлы тамашачылар кытлыгы, әлеге кытлык сәбәпләре турында сөйләштек.

Гөлинә Гыймадова

Казан консерваториясен тәмамлаган җырчылар сирәк очрый торган җәүһәрләр кебек әллә нигә бер ялтырап алалар. Сөмбел Кыямова да шулай: сирәк күренә, әмма һәр чыгышы, һәр әсәре күңелдә кала торган. Күптән түгел ул күңелләрне тетрәндерерлек «Мөһаҗирләр» җырын тәкъдим итте. Аның белән зәвыклы җырлар, затлы тамашачылар кытлыгы, әлеге кытлык сәбәпләре турында сөйләштек.

– Cөмбел, күптән түгел синең башкаруда «Мөһаҗирләр» җырын ишеттек. Әлеге әсәргә алынуның сәбәпләрен аңлатып китсәң иде. Бәлки мөһаҗирлек темасы сезнең гаиләгезгә якын темадыр...

– «Мөһаҗирләр» җыры беренче чиратта киң тамашачыга билгеле булмавы белән җәлеп итте. Өйрәнә башлагач, нәфислеге һәм фәлсәфилеге белән күңелемә ятты. Нәтиҗәдә, музыкант Дмитрий Маланчук белән сезгә мәгълүм җыр туды. Җырга юл мотивы да, сагыну мотивы да салынган, ышаныч, өмет белән алга карау хисләрен дә яңгыратырга тырыштым. Ничек кенә булмасын, Аллаһы Тәгалә биргән язмышыңны шөкерана кылып кабул итү дә ярылып ята бу җырда. Ә тирәнрәк өйрәнсәң, мөһаҗирлек темасы күпчелек татар гаиләсенә якындыр, дип уйлыйм. Тарихка күз салсак, татар халкы Явыз Иван вакытында да, 1897 елгы крестьян чуалышларыннан соң да, Сталин заманы репрессияләре аркасында да туган җиреннән аерылып яшәргә мәҗбүр булган. Соңгысы – әтием ягыннан ерак бабам Өркәнәй гаиләсенә туры килә. Өркәнәйнең нәселен 1928-1929 елларда Сәмәкәй авылыннан Хабаровск, Магнитогорск, Бишкәк, Чиләбе, Башкортстан якларына сөргәннәр. Карт әбием генә туган авылында калган...

– Ә менә шундый җитди җырларны тыңлый торган тамашачы күпме бездә?

– Татарда зәвыклы тамашачы күп, дип ышанам. Бәлки ул уянып җитмәгәндер, бәлки татар эстрадасына кул селтәгәндер... Шулай да без зәвык төшенчәсен онытмаска тиеш. Массага ияреп, җыр сәнгатенең асылын, төп миссиясен истән чыгармаска кирәк. Гомумән алганда, татар – ул үзенең табигате белән үк эстет халык. Тамаша яратуыбыз күптән мәгълүм. Игътибар иткәнегез бардыр: туйларда да шигырь сөйли безнең апаларыбыз. Милли моңнарыбыз катлам-катлам. Аларны әби-бабаларыбыз күңел түрендә йөртеп, безгә – яшьләргә тапшырган. Шуларны түкми-чәчми дигәндәй, килер буыннарга җиткерәсе иде. Ул җырларда бит тарих та, милли рухыбыз да, якты хыялларыбыз да ярылып ята. – Зәвыклы, эчтәлекле җырларны популярлаштыру юлларын да эзлик әле. – Җырны популярлаштыру акчага корылганлыктан, күп кенә яхшы җырларны эфирга чыгару кыенлаша. Капитал гегемониясе, ягъни акчага табыну, бөтен мөнәсәбәтләрне исәп-хисапка кору чын сәнгатькә нык сукты. Масса мәдәнияте халыкка ирексезләп диярлек тагыла. Мондый вазгыятьтә борынгы җырлар, классик репертуар турында авыз тутырып сөйләп тә булмый, билгеле. Күпмедер дәрәҗәдә классика – ул элитар сәнгать. Алар яклауга, пропагандалауга, үстерүгә мохтаҗ. Югары сәнгатькә дәүләт ярдәме артык булмас иде, дип уйлыйм. Бәлки, ниндидер программа кабул итү кирәктер? Уйланыр җирлек бар... Җитди сәнгатьне аңлый торган тамашачы булсын өчен – тәрбия процессын балалар бакчасыннан ук башларга кирәк. 3-5 яшьтән музыкага һәм берәр музыка коралында уйнарга өйрәнә башласа, яхшы. Классик концертларга, театрларга йөрү – баланың эчке дөньясын баета һәм дөрес музыкаль зәвыгын формалаштыра. Минем беренче тапкыр зур сәхнәгә аяк басуым 5 яшьтә булды, ә профессиональ музыка белән танышуым 6 нчы сыйныфта башланды.

– Татар эстрадасын эчтәлек ягыннан да барлыйк әле. Күпләрдән Совет заманында язылган җырлар гына камил, хәзергеләре фикер ягыннан да, музыка ягыннан да сай дигәнне ишетергә туры килә. Килешәсеңме?

– Чыннан да, ретро җырларны тыңлаганда күңелдә кайтаваз уяна. Вакыт сынавын узып, бүгенге көнгә, иң камилләре килеп җиткән, ләкин алар барысы да хәзерге көн сулышын, XXI гасыр кешесенең күңел халәтен чагылдыра, дип әйтмәс идем. Хәзер бит өлкән яшькә җитеп килүчеләр дә кимендә өч тел белә. Рус һәм чит ил сәнгате белән азмы-күпме танышлар, балаларын музыка мәктәбендә укытучылар күп. Шулай булгач, татар музыка сәнгатенә яңа ноталар, башкачарак яңгыраш килеп керү табигый түгелме? Ә милли моңның югалмавы, яңа әсәрләрдә чагылыш табуы – профессиональ музыкантлар җаваплылыгында. Әгәр аларга җиң сызганып эшләргә мөмкинлек бирелсә, барысы да әйбәт булыр, дип ышанам...

– «Безнең җыр» проекты бу җәһәттән аз гына булса да ярдәм иттеме? Шул ук вакытта әлеге проект әсәрләрендә татар моңы ишетелми дигән сүзләр дә бар...

– «Безнең җыр» – шул идеянең башлангычы иде инде. Беренче беленнең төерле булуы да мөмкин. Ләкин ул – яхшы башлангыч, дәвамлы да булырга тиеш! Фикердәшләр бергә җыелып, татар җыры язмышы турында сөйләште, эзләнде. Бу үзенә күрә иҗади лаборатория булды. Никадәр матур, эчтәлекле, аһәңле җырлар язылды. Иң абруйлы җыр авторлары, шагыйрьләр, композиторлар, сәнгатькәрләр, җырчылар катнашты. Бик файдалы җыелыш бит инде бу! Аны дәвам иттерергә, милли җыр сәнгатен үстерү юларын бергәләп эзләүдән тукталмаска иде. Хакыйкать бәхәстә туа диләр бит. Бәлки, яшь профессиональ җырчылар катнашында күбрәк концертлар оештырыргадыр, яшь композиторларның да эшләргә илһамы артыр иде. Һәрбер яңа туган җырга музыкаль яктан бай аранжировка ясатып тавышны да яздырсаң – җырның гомере озыная.

– Остазыгыз Зилә Сөнгатуллинаны да телгә алыйк әле!

– Зилә Даяновна – камиллек һәм осталык өлгесе. Ул даһи җырчы, таләпчән педагог булуы белән бергә талантлы остаз да. Шул ук вакытта фән нигезен, җыр осталыгын, сәнгать серләрен ачып бирүдән, төшендерүдән тыш, гади кеше, студентның дусты, фикердәше, киңәшчесе дә булып кала белә. Зилә Даяновнаның искиткеч бай тәҗрибәсе, осталыгы – аның шәкертләре өчен чиксез байлык та, илһам чыганагы да. Мондый мөгаллимәдә сабак алуыма, вокалның нечкә хасиятләрен өйрәнүемә бик шатмын. Зилә ханымга мин гомер буе рәхмәтлемен. Аңа озын гомер, сөенечле иҗади мизгелләренең дәвамлы булуын телим!

– Әйдә, нәрсә ул моң, дигән сорауга җавап эзләп карыйк әле.

– Моң – сүзгә сыйдырып бетерә алмаган хис-тойгыларыңны көй белән генә түгел, һәрбер күзәнәгең аша саркыту. Шул халәттә эрү, тамашачыңның да күңелен эретү. Җырчы үзенең моңы белән тамашачының күңел кылларын тирбәтә ала икән, бу – бәхет. Ул аз гына булса да, кешеләрнең күңелен чистартты һәм яктыртты дигән сүз. Шундый максатка иҗатыңны багышлау кызганыч түгел. Моң – безнең чын милли феноменыбыз, аның башка телләргә тәрҗемә ителмәве дә бик хикмәтле нәрсә.

– Үзеңнең җырчы карьераңнан канәгатьме?

– Җырчы карьерасы җиңел була алмый. Мин акрын гына, читкә тайпылмыйча, ялтыравыкларга кызыкмыйча, үз максатыма барам, үземне даими камилләштерәм. Чит ил студентларын укыту процессы да миңа тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирә, тавыш мөмкинлекләрен киңәйтергә ярдәм итә. Кытайдан килгән студентларым гыйлемгә омтылучан. Музыкаль әсәрне «сүтеп җыйганда» татар, рус әсәрләре белән чагыштырабыз, алар үзләренекен мисалга китерә. Аларның да җыр сәнгате пентатоникага корылган бит. Алар безнең әсәрләрне бик ярата, аваз-аһәңгә игътибарлылар, татар сүзләрен төгәл, дөрес әйтәләр. Бу аларга авыр түгел. Җанлы тавыш, тере музыка дәүләт тарафыннан яклауга һәм тагын да зуррак игътибарга мохтаҗ. Киләчәктә консерватория тәмамлаган көчле тавышлы җырчыларга мәртәбәле, лаеклы эш мәйданнары булдырылыр, дигән теләктә калам.

– Әгәр мөмкинлек булса, музыка сәнгатендә нәрсәне үзгәртер идең?

– Музыка сәнгатендә җанлы тавыш, тере музыкага өстенлек бирер идем. Фонограммага җырлау бөтен мәдәни киңлекне басып алырга тиеш түгел. Камера әсәрләре, романсларны халыкка таратырга иде. Нинди дә булса бина бирелсә, мәсәлән, безнең опера студиясе (аны профессор Әлфия Җәббарова җитәкли), бәлки ул татар музыкаль театры булып китәр иде. Репертуар бар бит. Талантлы артистлар җитәрлек. Ә безнең халык музыкаль драмаларны, комедияләрне яратып караган, бүген дә алар шушы зәвыкка тугрыдыр дип беләм. Шундый репертуар аша акрын-акрын гына опералар тыңларга да гадәтләндерергә мөмкин булыр иде кебек. Кеше нәрсә тыңлый, шуңа ияләшә. Зәвыклы репертуар тәкъдим итсәң, шуны тыңлый. Арзанлы шоу күрсәтсәң, шуны камиллекнең чиге дип кабул итә ала. Затлы әсәрләргә йөз тоту мөһим.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев