РИФӘ РАХМАННЫҢ ЯҢА КИТАБЫ ЧЫКТЫ

Язучы Рифә Рахманның «Таулар һаман ерак…» дип исемләнгән китабы дөнья күрде. Әле генә табадан төшкән повестьлар һәм хикәяләрдән торган китапны язучы редакциябезгә бүләк итеп калдырды. 

06.12.2016

Башка яңалыклар »

lvzh1gXy_YU

ЫШАНМА!

Син ышанма!
Муса Җәлилдән

Йөрәгемдә яра эзе кала,
Карашларың мине кисәләр.
Син ышанма минем күзләремә,
Сиңа гашыйк булдык, дисәләр.

Миндә йөрәк берәү генә түгел –
Мең кисәктән тора, белсәләр.
Йөрәгендә аның мең сагыш бар, –
Син ышанма, – синнән, дисәләр. Алга таба

Илназ

Оясында ни күрсә, очканында шул булыр

Иксез-чиксез галәмебездә кеше язмышлары төрлечә языла. Һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы бар. Якты дөньяларга барыбыз да яратырга, яратылырга, гаиләле булырга, тәрбияле балалар үстерергә, бәхетебезне табарга килгәнбез. Ә язмышлар барыбер төрлечә языла. Танылган җырчылар арасында үрнәк гаиләләр бар. Аларны күреп күңел сөенә. Шуларның берсе – Илназ Минвәлиев гаиләсе. Танылган җырчының гаилә корып яшәвенә 19 ел икән.

Алга таба

arFvuqLWVIM

«ЙОЛДЫЗЛЫК ЧИРЕ»: МИФ ЯКИ ЧЫНБАРЛЫК?

Масаюмы, тәкәбберлекме? Үз-үзеңә нык ышану, әллә үзең турында ялгыш фикер йөртүме? «Йолдызлык чире»н һәр кеше төрлечә аңлый. Кемдер иҗаты турында уйлаудан туктап, шәхесен күрсәтергә тотына, кемдер бу хакта уйланмыйча да «йолдыз» булып китә. «Йолдызлык чире» – ул кешенең әйләнә-тирә дөньяга аерым карашы. Үз-үзеңә югары бәя, туганнарыңнан, дусларыңнан, тамашачыңнан аерылу… Алга таба

Хәния Фәрхи

Хәния ФӘРХИ: “Туганлык хисләрен акчага алыштырып булмый”

Татарстанның халык артисты, 16 тапкыр “Алтын барс” премиясенә лаек булган җырчыбыз Хәния Фәрхи-Биктаһирова илебезнең татарлар яшәгән төбәкләренә гастрольләргә йөри. 30 елдан артык сәхнәдә ул. Кайда гына чыгыш ясаса да, тамашачы аның һәр җырын алкышларга, ә үзен чәчәкләргә күмә. Шушы көннәрдә ул туган ягы Башкортстанда һәм Ырынбург өлкәсе шәһәрләрендә чыгыш ясап, Казанга кайтты. Алга таба

Алия һәм Денис Кәримовлар

Җыр-моңга гашыйк Кәримовлар гаиләсе

Редакциябезгә күптән түгел Башкортстанның Салават шәһәреннән кунаклар килгән иде. Алия һәм Денис Кәримовлар һәм Эльвира Әскәрова «Идел» журналын бик яратып укыйлар, коллектив белән дә танышасылары килгән. Рәхәтләнеп аралаштык ул көнне. Казанга алар, беренче чиратта, Фирдүс Тямаев чакыруы буенча «ҖырлаОКе» тапшыруында катнашу өчен килгәннәр иде. Бер уңайдан «Болгар радиосы»на, «Идел» журналына да  кереп чыгарга уйлаганнар. Алга таба

bff7853660ef812c48ae286f5cc5812a_L

Яхшырак язу өчен Габдулла Тукайга нинди шартлар кирәк булган соң?

– Бүгенге әдәбият торышын ничек бәялисез? Кайберәүләр, укыр­лык әсәр юк бүген татар әдәбиятында, дип зарланырга ярата. Сезнеңчә ничек?
– Мин айга бер тапкыр Татарстан китап нәшрияты кибетенә кереп, ике пакет тулы китап җыеп чыгам. Кайтышлый ук «боларны укып бетерергә ничек вакыт җиткерим икән» дип баш вата башлыйм. Күрәсез, «укырлык әйбер юк» дисәм, телем корыр. Алга таба