Ай гөлебез, әниебез!

Ул пешерми, ә иҗат итәдер. Чөнки әниемнең бәлешләре, өчпочмаклары һәм әллә нинди француз "блюдалары" өстәлгә куелгач, Гордон Рамзи почмакта гына посып торадыр. Кайчан "Мишлен йолдызы" бирерләр, билгесез!
Ике кире кызы гына түгел, утызлап баласы бар әнинең. Язын тагы да арта әле. Бакча тулы гөлчәчәк, өйдә ел буе чәчкәләр ата. Барысы яратылып үстерелгән.
Өебезнең энциклопедиясе ул, бер дә "Яндекс" тан ким түгел. Нигә кояш көнчыгыштан күтәрелә? Нигә аяк бармаклары бишәү? Барысына да җавап бар!
Уттай әтәчтән курка!
М. Мәһдиев әсәрләрен 40 тапкыр, хәтта артыгын да укып чыгарга әзер.
Әкиятләргә ышана минем әни. Яхшылыкка, игелеккә. Сабый бала сыман әкияти фильмнар карарга ярата.
Музыкага килгәндә, безнең кызыксынуларыбыз бер. Jony, Ришат Тухватуллин, Билли Айлиш. Кухняда концертлар да куйгалаштыргалаштыргалыйбыз.
Шәхси психолог, мотиватор, бизнес-тренер. Күз нурыбыз, кадерлебез, җимешебез, энҗебез. Ай гөлебез, әниебез. Чиксез сөям, яратам!
Әнием, бары сәламәтлек кенә телим сиңа. Шуны бел: минем һәр кылган гамәлем, эшем һәм омтылышларым синең өметләреңне баглар, йөзеңә кызыллык китермәсен өчен башкарыла. Мин бит сине чиксез яратам, әнием. Саф, ихлас Ай гөлем.
Нет комментариев