Логотип Идель
«ӘНИЕМНЕ КОТЛАП»

Минем кумирым - Әни.

23 ноября 2020, 16:45
292
0
0

Һәр кешенең үз кумиры бар. Җырчы,биюче, артист... ә минем кумирым - Әни.

Минем әниемнән дә сабыррак,акылрак, көчлерәк кеше күргәнем юк. Аның аңлата белү сәләте сокландыра мине. Иң авыр әйберләрне дә җиңел итеп аңлатып бирә бит ул (укытучы булып эшләве дә роль уйныйдыр). Балаларның мәхәббәтен яулап ала торган кешеләрнең берсе ул.

Әни - ул барында аңлаучы, барын да белүче кеше.
Әни - мине "йомры" дип йөртүче бердәнбер кеше.
Әни - мине һәрвакыт яраткан кеше, ( минем әйткән сүзләремә,кәефемә карамыйча яраткан кеше).
Әни - минем иң-иң якын кешем.

Һәр кеше үз кумирына охшарга тели, мин дә шулар арасында.
"Син әниеңә охшагансын!" - дигән сүзләр иң татлы сүзләр.

Яратам, әнием!

Нет комментариев