«ӘНИЕМНЕ КОТЛАП»
Минем әни бик мәзәк кеше!

Минем әни бик мәзәк кеше бит әле ул. Ышанмыйсызмы? Әйдә, язам, укыгыз! Тик тотынып утырыгыз, яме? Хәтәр әйберләр булуы бар.
Шулай итеп! Киттек!
- Әнием унике балалы гаиләдә туган. Хөснетдиновларның гаиләсенә унберенче елак тавыш ишеттергән кызчык ул.
- Туган көне дә бит әле! ⚔ Ватанны саклаучылар көне! Шуңа күрә, безнең өйдә бу көнне иң төп бәйрәм бары тик аның туган көне.
- Кечкенә чагында, иң өлкән абыйсының кызы Зөлфирә апай белән, печән (әллә салам инде) түгендә бәлеш пешергәндә зур янгын чыгарганнар.
- Шуңа да, үсеп җиткәч тизрәк пешекче профессиясенә укырга булган ул. Инде кечкенәдән печән түгендә бәлеш пешергәнне, хәәәәй! Әнием чыннан да бииик тәмле пешерә. Ашлар була калса, гел әни пешерә бәлешләрне.
- Шулай да бөтен авылны гөрләтеп мәдәният йорты мөдире булып эшли. Ә балачак хыялы - укытучы яки полиция хезмәткәре булу. Кызганыч, бу хәл булмый кала...
- Чөнки ул 12 яшендә иң кадерле кешесе, әнисе, бу дөньядан китеп бара.
- Ярар, әйдәгез күңелле, җанга җылыларын гына языйм әле. Кече апайсы Гөлнара апайга әни апай дими. Сәбәбе - алар игезәкләр кебек бергә тәгәрәшеп үскәннәр, киемнәрне дә бертөрлерәк киеп йөрергә тырышканнар.
- Тииик! Күпме генә игезәкләр булып кыланмасыннар, әнине гел олырак күргәннәр. Бөтен хикмәт тә размерда. Гөлнара апай ул безнең теш кебек кенә, нәни.
- Мәктәптә укыганда бер табышмак өчен аны бөтенләй дәрестән куып чыгарганнар. Бу табышмакны монда язырга була микән ул?
- Әни шигырьләр язгалый. Язгалый да, бозгалый... Ә шундый матурлары булаааа!!!
Ул безнең тормышыбызның яктыдан якты, җылыдан җылы кояшы! Безнең өчен туры юл күрсәтүче маяк! Без дә синең өчен терәк булырбыз, синең бәхетле елмаюыңны алма йөзеңдә саклар өчен барысын да эшләрбез!
Нет комментариев