Туган нигезгә кайтып керү үзе бер бәйрәм, чөнки анда әни көтә

Иң рәхәт чактан-әни кочагыннан, әни тәрбиясеннән мөстәкыйль тормышка аяк баскан көнем. Туй көнемнән фотосүрәт...
Мөстәкыйль тормышка чыккач та, әни ярдәменнән, әни киңәшләреннән башка яшәп буламы соң дөньяда!? Юк, юк. Шуңа күрә һәркөн Аллаһы Тәгаләдән әнигә исәнлек, озын гомер телим.
Үзең әни булгач кына, ана мәхәббәтен тирәнтен аңлыйсың икән ул. Җилбәзәк күңел хәзер генә аналык хисен белде. Йокысыз төннәр, китергән борчу-мәшәкатьләр, йөзендәге җыерчыклар өчен гафу ит ӘНИ!
Без гаиләдә өч кыз үстек, мин – төпчеге. "Кайсыбызны күбрәк яратасың?" - дип еш сорый идек әнидән. "Бармакларның кайсын тешләсәң дә авырта, сез дә әнә шулай якын, өчегез дә бик кадерле бит", - дия иде. Иксез-чиксез наз, ярату сыйган шул аның йөрәгенә.
Без кечкенә чакта күпчелек эш әни җилкәсендә булды. Шулай да зарлана белмәде ул. Өч баланы аякка бастыру өчен бик күп кирәк булды. Шуның өчен әти белән ялсыз эшләделәр, күпләп мал асрадылар. Бар тапканнары безнең өчен булды. Үзләре өчен яшәделәр микән? Юк... Кеше арасында ким-хур булмасыннар дип тырыштылар.
Әни бик тырыш, сабыр, көчле рухлы хатын-кыз. Тормышны ярату, сиңа таш аткан кешеләрне дә хөрмәт итә белү, эшеңне ахыргача җиткерү – болар әни үрнәге, тәрбиясе. Беркайчан да югалып калмаска өйрәтте. Яңа үрләргә менәргә ярдәм итүче, башкалар кул селтәгәндә ышанычымны арттыручым да ул. Ә шулай да, иң дәрәҗәле исемем: "Надия кызы" булып калачак.
Әни авырлыкларны да күп күрде. Ныклы терәгебез, әтиебезнең үлемен бик авыр кичердек. Тик әни бирешмәскә, балалары хакына алга таба яшәргә үзендә көч тапты. Рәхмәт, әни! Безгә күрсәтмичә елап, әтине сагынып күпме төннәрен узгандыр.
Язмышның кырыс җилләре сине урап узсын, югалту ачысын башка татырга язмасын.
Туган нигезгә кайтып керү үзе бер бәйрәм, чөнки анда әни көтә. Мунча ягылган, бәлеш пешкән, оныклар өчен тәм-томнар алынган. Шушы бәхеттән Аллаһым аермасын. Әни назы, әни яратуы миңа бик кирәк.
Исән чакта әти-әниләрнең кадерен белик! Матур сүзләрне, игьтибарыбызны кызганмыйк! Аздан да күңел була бит...
Нет комментариев