Йөрәге тулы наз һәм ярату.

Ралия сеңлем Әниләр көне уңаеннан бәйгедә катнаша. Шушы язмам әниемә бәйрәм бүләге булсын, - ди ул.
Минем әниемнең исеме - Лилия. Ул балалар бакчасында физик культура инструкторы булып эшли. Үз эшенең чын остасы. Бакчада тәрбияләнүче балаларны да якын күрә, ярата. Йөрәге тулы наз һәм ярату.
Әниемнең эше бик күп булса да, ул минем өчен һәркайчан вакыт таба. Минем үсешем өчен барысын да эшли, ныклы тәрбия бирә.
Әниемнең кулыннан барысы да килә: ул тәмле ризыклар пешерә, гөлләр үстерә, кул эшләренә дә бик оста, матур итеп бәйли. Өйне дә һәрвакыт чиста тота.
Иҗади яктан да талантлы ул. Әни белән һәрдаим төрле бәйгеләрдә дә катнашабыз. Буш вакытларда җырларга, китаплар укырга, биергә, рәсем ясарга, кроссвордлар чишәргә яратабыз.
Әниемнең яхшы сыйфатлары бик күп. Ул матур да, шәфкатьле дә, ягымлы да, хезмәт сөючән, йомшак күңелле дә.
Назлап үстерүче, вакытында шелтәләгән, дөрес киңәшләр биргән кешем, әнием, син...Әнием! Мин синең алдыңда бурычлы...Ул бурычымны киләчәктә яхшы эшләрем белән кайтарырга тырышырмын.
Һәр кеше өчен әнисе- иң яхшы, иң кадерле кеше. Минем өчен дә шулай. Мин әниемнең исән-сау булуын телим!
Алдагы көннәрендә аңа озын гомер, бәхет, эшеңдә зур уңышлар телим. Син безгә терәк һәм һәрвакыт кирәк! Мин яратам сине әнием!
Хатыпова Ралия Рамил кызы. Олы Әтнә урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы.
Нет комментариев