Логотип Идель
«ӘНИЕМНЕ КОТЛАП»

Үз туган телемдә иркен сөйләшүемә әниемә рәхмәтле!

23 ноября 2020, 16:47
168
0
0

Әни.
Өч хәрефле сүз, ә күпме җылылык, мәхәббәт һәм мәгънә! Әни - ул дөньядагы барлык авырлыкларны кичеп, сиңа ярдәмгә килүче дә, шул ук вакытта сине ырышучы да. Күп вакытта без әниләренең сүзләрен ишетмибез. Ә нигә? Чөнки без яшь, максатчан, дөресрәге максимализм шаукымында очучы бәндәләр. Ә соңыннан үз хатабызны аңлыйбыз.

Әни бит ул туган телеңне өйрәтүче дә, сине әдәпле һәм акыллы булып үстерүче дә. Мин үз туган телемдә иркен сөйләшүемә әниемә рәхмәтле! Ул бит мине сабый чагымнан ана телемә, туган телемә өйрәткән. Рус телен мин өч яшемә җиткәч кенә өйрәнә башлаган. Соңрак өйрәнсәм яхшырак булыр иде. Ә бүгенге көндә нәрсә? Күп татар гаиләләрендә аналар үз балалары белән, "улым" белән "кызым"нан башка бернәрсәгә дә өйрәтмиләр, ә аннары барысында да әйләнә-тирәне гаеплиләр. Ярар аналар, ул балалар бит үзләрен татар итеп тоймыйлар. Әле авылдан килгән яшьтәшләремә гаҗәпләнәм, үзләрен әллә кем итеп "я не люблю татарскую литерауру, зарубежная интереснее", "татарские композиторы не интересны", дип фикер йөртәләр бит. Кайчак "кайсы тишектән чыканыңны онытмадыңмы?" диясе килә. Әлбәттә бар яктан да үсәргә кирәк, чит ил әдәбиятын да, чит ил композиторларын да белергә кирәк. Ләкин үз милләтеңә, сәнгатенә мәхәббәтне әниләр тәрбияли! Минем әни үзе гади кеше, сәнгатькә дә, әдәбиятка да кызысынуы зур түгел. Эше авыр, заводта эшли, шуңа эштән кайткач өй эшләре көтә, башка нәрсәгә вакыты калмый. Шуңа карамастан, Аллага шөкер, мине сәнгатькә, әдәбиятка тартылуымны хуплый һәм гел янәшә бара! РӘХМӘТ, ӘНИЕМӘ!

Сез дә әниләрегезгә сәбәпсез мәхәббәтегезне, рәхмәтегезне белдерегез!

Нет комментариев