Үземдә әни сыйфатларын булдырасым килә

Интернет челтәрләренә якыннарым белән фотосурәтләрне еш куярга яратмасам да, "Идел" журналы уздырган бәйгедә катнашырга булдым.
Һәркемнең үз әнисе турында бары тик җылы сүзләр генә язып торасы килә, әлбәттә, чөнки бала өчен әнисеннән дә кадерлерәк кеше юктыр.
Мин үземдә әнидә күргән киләсе сыйфатларны булдырасым килә:
1) Аз сүзле булу
Әни һәрвакыт : "Кирәк чакта үз фикереңне әйтә белгән кебек, кайбер вакытта телеңне дә тешләп кала белү кирәк. ", — ди. Күпсүзлелегем белән аерылмасам да, кайвакыт мишәр каны үзен белдертә.
2) Сабырлык
Сабыр төбе - сары алтын. Әнидән дә түземлерәк кешене белмим. Авыр чакта да белгертмәскә тырыша, кешегә чыгармый, көчле булып кала белә.
3) Эш сөючәнлек
Мөгаллимлек хезмәте белән безнең зур хуҗалыгыбызны бергә алып бару — ай-хаай.... Иртән кичкә кадәр аяк өстендә. Эшкә мәхәббәт булмаса, барсына да ничек өлгерәсең?!
4) Балаларның мәхәббәтен яулау
Әнинең укучылары миңа еш кына: "Люция апа кебек укытучы юк ул" — дип әйтә иделәр.
5) Зирәклек
Минем әнидән алган иң яраткан киңәшләремнең берсе:
"Кызым, яшь килеш йөреп, дөнья күреп, яшьлекнең тәмен татып кал. Гаиләле булырга 30 дан соң да өлгерәсең әле, аннары кире юл булмаячак".
Нет комментариев