АСРАМАГА АЛ МИНЕ (Гадел Низами шигыре)
Бер тәҗрибә ясыйсым килә: Кара карга асрыйсым килә!
Идел, ноябрь, 1994 ел.
Бер тәҗрибә ясыйсым килә:
Кара карга асрыйсым килә!
Тутый-мазар түгел, ә карга.
Кара булсын. Булсын кап-кара.
Алпан-тилпән атлап йөрсә дә,
"Кар-карр!" диеп, йокым бүлсә дә,
Күзгә туры карар иде ул,
Һәр сүземне аңлар иде ул.
Чытлыкланып, бушка сүз катмас,
Көтмәгәндә китеп, соң кайтмас.
Хыянәтсез булыр. Чәпчемәс.
Караны - ак, юкны - хак димәс.
Ул зур, сәер кара кош булыр,
Күзе очкын, күңеле хуш булыр,
Кенәридәй купшы булмас та,
Ямьсез, ләкин тугры дус булыр.
Бу тәҗрибәм, хәер уңмастыр -
Өйдә карга асрап булмастыр:
Таш фатирда, кара-карама,
Яшәү яшәүмени каргага?
Хөр дөньяга, чиста кырларга
Асрамага ал мине, карга!
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев